Апостроф

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан
Моңа күчү: навигация, эзләү
' ’

Апостроф (')

Апостроф ( ' ) (tat. lat. Apostrof) — хәрефсез орфография билгесе.

Апостроф сирәк кулланылганлыктан, татар латин әлифбасында аерым урын алмаган, ул, һәмзәне (тәэмин - tä'min) белдерүче һәм нечкәлек билгесе (уникаль- unikal', роль - rol') буларак, бары орфографиәдә генә исәпкә алына.

Апостроф тамгасы түбәндәге очракларда языла:

а) “һәмзә” тартыгын белдерү өчен: мәсьәлә - mäs'älä, тәэмин - tä'min, тәэсир - tä'sir, Коръән - Qor'än һ.б.;

ә) Рус алынмаларында калын сузыктан - a, o, u, ı - соң, килүче нечкә тартыкларны (күбрәк [ль] авазын) белдерү өчен апостроф билгесе куела: роль - rol', культура - kul'tura, тальян - tal'yan, асфальт - asfal't, Рязань - Ryazan', асфальт - asfal't, культура - kul'tura.

Нечкә сузыктан - ä, ö, ü, e, i - соң апостроф билгесе куелмый: автомобиль - avtomobil, мобиль - mobil, фильм - film, Эльмира - Elmira, Рафаэль - Rafael, Лионель - Lionel, Эльдорадо - Eldorado.

Татар теле Кирил, Латин, Гарәп әлифбасы кануны һәм Tatar teleneñ orfografiäse буенча расланган. Интертат, Татар-Информ, Безнең гәҗит, TRT-Tatar гәҗитләренең сәхифәсендә кулланыла.

Бүтән телләрдә [үзгәртү]

Апостроф француз, инглиз, украин, белорус телләрендә кулланыла.

Кодлар [үзгәртү]

Стандарт латин клавиатурасына керә.


Моны да карагыз [үзгәртү]