Борылмалы мәчет (Доха)

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Борылмалы мәчет (Доха) latin yazuında])
Мәчет
Борылмалы мәчет
Фәнар мәчете
Катар ислам мәдәнияте үзәге

гарәп. المركز الثقافي الإسلامي القطري
гарәп. الفنار
Ил Катар
шәһәр Доха
Дин Ислам
Кайсы дини агымга карый сөнни
Төп даталар:
2008 ( төзелеш тәмамланган)
Халәте гамәлдә

Борылмалы мәчет, шулай ук Фәнар мәчете, Катар ислам мәдәнияте үзәге (гарәп. المركز ;الثقافي الإسلامي القطري‎) — Катар башкаласы Доха шәһәрендә урнашкан мәчет. Мәчет танылган Ислам галиме һәм Катар суд системасына нигез салучы шәех Габдулла бин Зәед әл-Мәхмүд хөрмәтенә аталган. Үзәктә шулай ук китапханә урнашкан. Мәчет популяр туристик урын булып тора[1].

Тарих[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Мәчет 2008 елда Катар премьер-министры шәех Хәмәд бин Җәсим әс-Сани(ингл.) катнашында ачылган. Мәчет Катар мәчетләрен төзү традицияләрен саклап төзелгән, шуңа күрә хәзерге заман ислам архитектурасының матур үрнәге булып тора.

Архитектурасы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Мәчетнең иң күренекле үзенчәлеге — манарасының дизайны (борылмалы булуы). 2009 елга кадәр Фәнар мәчете Катарда иң зур мәчет булган. 2009 елда аны бу параметр буенча Мөхәммәд ибн Габделваһһаб мәчете узып китә[2]. Фәнар мәчете Катарда иң биек мәчет булып кала бирә.

Cылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Mohammed Hassan Al-Kuwari, Maryam Khulaifi, Jamila Abdulla Ahmed & Sawsan Al-Haddad (2013). "دليـل المؤسسات الثقافية في قطر (Directory of Cultural Institutions in Qatar) (PDF). Ministry of Culture, Arts and Heritage. p. 29.(гар.)
  2. Imam Muhammad ibn Abdul Wahhab Mosque in Doha - Qatar(ингл.)