Брюс Ли

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Брюс Ли latin yazuında])
Брюс Ли
Туган телдә исем ингл. Bruce Lee
кыт. 李振藩и кыт. 李小龍
Туган 27 ноябрь 1940(1940-11-27)[1][2][3][…]
Сан-Франциско
Үлгән 20 июль 1973(1973-07-20)[4][2][3][…] (32 яшь)
Коулун Тоң[d], Британ Һоңкоңы[d], Бөекбритания[5]
Үлем сәбәбе ми шешенүе[d][6]
Күмү урыны Lake View Cemetery[d][7]
Яшәгән урын Һоң Коң
Сан-Франциско
Сиәтл
Ватандашлыгы АКШ
Әлма-матер Вашиңтон университеты[d][8] һәм Seattle Central College[d]
Һөнәре актёр, режиссер
Җефет Линда Ли Кэдвелл
Балалар Брэндон Ли (1965—1993)
Шеннон Ли
Ата-ана
  • Ли Хой Чен (әти)
  • Грейс Ли (әни)
Кардәшләр Phoebe Lee[d], Agnes Lee[d], Роберт Ли[d] һәм Peter Lee Jung-sum[d]

 Брюс Ли Викиҗыентыкта

Брюс Ли (ингл. Bruce Lee, 1940 елның 27 ноябре, Сан-Франциско — 1973 елның 20 июле, Һоңкоң) — Һоңкоң һәм Америка киноактёры, режиссёр, сценарист, продюсер, Кытай сугышу сәнгатләре өлкәсендә популяризатор һәм реформатор, сугыш сәхнәләштерүләрен куючы һәм фәлсәфәче.

Биографиясе[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Брюс Ли әтисе-әнисе белән

1940 елның 27 ноябренда Сан-Францискода Кытай календаре буенча Аждаһа елында һәм Аждаһа сәгатендә туган (иртәнге сәгать 6 һәм 8 арасында) әти-әнисенең Америка гастрольләре вакытында туган - әтисе Кантон Кытай операсы актёр-комикы Ли Хой Чен һәм аның хатыны Грейс Ли булган. Әнисе Грейс Ли Аурупа-Азия тамырыннан булган (яртылаш немец булган) һәм Һоңкоң магнаты Роберт Хотхун гаиләсендә тәрбияләнгән, әтисе кытай булган.

Брюс Ли кинода бала чагыннан ук төшкән. Аның балачагындагы исеме - Ли Сяолун (кыт. 李小龙, ингл. Li Xiao Long, рус. Кечкенә Аждаһа), олы яшьтәге исеме Ли Чжэньфань (кыт. 李振藩).

3 ай яшендә Брюс Ли үзенең беренче фильмында "Алтын капка кызы"нда төшкән (бәби кыз роле), 6 яшендә "Кешелекнең тууы". Брюс Ли атасы белән беркайчан да төшмәгән дигән ялгыш бар, ләкин бу дөреслеккә туры килми. Бала һәм үсмер чагында Брюс Ли шактый зәгыйфь булган, кинода күбесенчә "авыр" бала яки ятим урам сугыш чукмары роленда төшкән. Күпчлек яшь кешеләр кебек Брюс Ли бала чагыннан сугышу сәнгатьләре белән кызыксынган, ләкин җитди рәвештә шөгыльләнмәгән, ә мәктәптә тырышып укымаган. 1954 елда Брюс Ли ча-ча-ча дәресләрен ала башлый, ә 4 елдан соң бу бию буенча Һоңкоңта чемпионатны ота, "Ятим" фильмында төп рольне башкара һәм мәктәпара бокс ярышларында катнаша (өч ел чемпион титулын тоткан Гари Элмсны җиңә). Шул ук вакытта ул кунг-фу белән җитди шөгыльләнә башларга карар кыла. Аның беренче кунг-фу укытычысы искә төшергәнчә, Брюс Ли аның янына килгән дә: "Укытучы, сез кунг-фуны яхшы беләсез - ә мин барысыннан да яхшы ча-ча-ча биим. Әйдәгез белемнәребезне алмашыйк, сез мине кунг-фу техникасына өйрәтерсез, ә мин сезне ча-ча-ча биергә өйрәтәм." Брюс бик сәләтле булып чыкты, ул 3 көн өйрәнүдән соң диярлек Тайцзицюань техникасы хәрәкәтләрен үзләштергән, аны база өйрәнүе гадәттә атналар таләп итә. Шуннан бирле Брюс Ли кунг-фу белән шөгыльләнүен беркайчан да озакка калдырмаган һәм даими тренирланган.

Брюс һәм аның укытучысы Ип Ман
Брюс Ли (уңда) «Яшел божан» сериалында Като роленда (1966)

Кунг-фуда аның төп стиле вин чун булган, ул аны 1956 елдан бирле Ип Ман мастерыннан өйрәнгән. Брюс Ли бу стильне популяштырылуына шактый кертем ясаган һәм аның турында берничә фильмда катнашкан (мәсәлән, «Ярсу йодрыгы»). Бу стиль коралсыз көрәшүне ассызыклый, гәрчә Ли корал белән дә сугыша алса да. Бигрәк тә ул нунтяку белән яхшы сугышкан. Соңрак ул шулай ук дзюдо, джиу-джитсу һәм боксны яхшы өйрәнгән. Соңрак Ли үзенең стилен уйлап чыгарган, ул джиткундо дип аталган. 19 яшендә, туу хакы буенча бирелгән Америка гражданлыгын раслау өчен Брюс Ли АКШ-ка барган, башта Сан-Францискога, ә аннан соң Сиәтлга Руби Чоуга барган (аның әтисенең ресторан тоткан танышы), ул аны официант булып эшкә алган. Анда ул сәнгатьне өйрәнгән, Эдиссонның Техник мәктәбен бетергән һәм Вашингтон университетына фәлсәфә факультетына кереп киләчәк хатыны (1964 елдан бирле) Линда Эмери белән танышкан, ул кызга ул чакта 17 яшь булган. Линда аңа ике бала тудырган: улы Брэндонны (1965-1993) һәм кызы Шеннонны (1969 елда туган). Брюс АКШ-та телесериалларда төшкән һәм сугыш сәнгатьләрен күрсәткән. Ул популяр булган, һәм аның укучылары була башланган, алар арасында танылган кешеләре булган, мәсәлән, мәшһүр баскетболчы, НБА йолдызы Кәрим Абдул-Жаббар (соңрак Кәрим һәм Брюс Үлем сугышы фильмында сокландыргыч сугышу күренешен куйганнар.)

Брюс һәм аның улы Брэндон Ли

Брюс үзенең сугыш сәнгатьләре мәктәбен ачкан, анда Брюс Ли үзе уйлап чыгарган һәм үлеменә кадәр укыткан стилен джиткундоны өйрәткән. Брюс Линың шәхси дәресләре сәгатенә 275 доллар тирәсе торган, бу шактый кыйбат булган һәм Лига киләчәккә күп елга алга финанс бәйсезлеген тәэмин итә алган. Әмма кинода төп рольләр аңа бирелмәгән һәм бу аның шактый күңелен төшергән. Канәгатьсезләнүдән 1971 елда Брюс Ли АКШ-тан киткән һәм гаиләсе белән Һоңкоңка кайтырга булган.

Шул вакытта Һоңкоңта яңа киностудия «Golden Harvest» ачылган (соңыннан ул бик мәшһүр булган). Брюс Ли студия директорын Рэймонд Чоуны аңа "Зур босс" фильмында төп рольне бирергә һәм сугышу күренешләрен сәхнәләштерергә инандырган. Риск үз-үзен акландырган: фильм шактый уңышлы булган. Брюс Ли кинода сугышу сәнгатьләре турында фикерне әйләндергән. Аның шома тиз хәрәкәтләре, табигый сугышу сәхнәләре һәм канлы тәмамланулары Азия караучыларына ошаган һәм соңыннан бу дулкын бөтен дөнья караучыларына тапшырылган. Чоу Лига тагын ике фильм төшерергә ышанып тапшырган: "«Ярсу йодрыгы» һәм «Аждаһа кайтуы» - бу юлы инде солид бюджетлар белән. Фильмнар бик уңышлы булган һәм Лины суперйолдыз иткән.

Көрәш һәм сугыш хореографияне куючы буларак үз фильмнарында Брюс Ли сәләтле новатор булган: ул күп яңа бәрү бәйләнешләрен һәм төрле трюкларны уйлап чыгарган; бу шул исәптән нунчаку белән сәхнәләргә кагыла: бу корал белән күп эләктереп алулар һәм манипуляция элементлары Брюс Линың оригиналь уйлап чыгарулары. "Аждаһа кайтуы" финалындагы Чак Норрис белән көрәше жанрның классикасы гына түгел, ә күп еллар дәвамында үрнәк булып торган: киләсе елларның кинокаратэ йолдызлары ул сугышуга ориентирланганнар, алар аның режиссурасын узып китмәскә, ә кимендә аның дәрәҗәсенә лаек булырга һәм ниндидер оригиналь табуларны кертергә тырышкан.

Брюс Ли тарафыннан куелган экран сугышуларның хасияте булып аларның барысының да гомуми план белән төшерелгәне, ягъни ике көрәшүче дә тулы буйга күрсәтелә, бу экранда күрсәтелгәнне иң тулы рәвештә сизәргә мөмкин бирә; Брюс Ли шулай ук бик тиз кадрлар алмашуы белән клип монтажын кулланмаган, чөнки бу тамашачыга катнашучыларның гамәлләрен тәфсилләп карарга мөмкин иткән.

Брюс Ли гел гыйсъянларча тренирланган һәм күп еллар буена тәфсилле көндәлекләр алып барган, анда ул тренировкаларда ясалганны ваклыларга кадәр язып куйган (бу язмаларның фрагментлары соңыннан нәшер ителгән). Ли даими рәвештә кунг-фу күнегүләрен камилләштергән, үзенең джиткундо стилен эшләгән, ул заманда булган кул сугышу техника һәм тактикага яңалык кертергә тырышкан, аларны камилләштермәкче булган. Моннан гайре ул шулай ук үзенең туклану системасын эшләп чыгарган, гомуми атлетик әзерлеккә күп игътибар һәм тренажёр залында күнегүләргә күп игътибар биргән. Ул үзенең тәнен бик яхшы үстергән һәм тренировкалар һәм күнегүләр методикаларын публикацияләнгән, алар мәшһүр булган. Ли шулай ук үзен гаять зур йөкләнешләргә дучар иткән һәм үзен хәтта электр тогы белән сугып караган. Шул ук вакытта, Брюс Ли күп вакытны фильм төшерүгә сарыф иткән һәм экранда һәр хәрәкәтне камиллеккә кадәр җиткерергә тырышкан.

Чак Норрис үзенең "Эчке көч сере: Минем тарих" (1987) китабында Брюс Лига багышланган китабында раслаганча, аның белән очрашканчы (1966) Брюс Ли арсеналындагы кушактан өстәрәк (башка) аяк белән тибүләрен эшләмәгән дип раслый: бу Брюс Ли туры килерлек сузылучанлыкка ия булмаганга күрә түгел, ә ул андый тибүләр чын көрәштә эффектив булмаганга күрә дип уйлаганга күрә; ләкин Норрисның андый тибүләрсез кинематографта сугышучының карьерасын үз алдыңа китерергә булмаганга ышандыруыннан соң, Ли ярты ел эчендә генә көнчыгыш көрәшүләрнең арсеналындагы барлык төп башка биек тибүләрне үзләштергән (классик әйләнүләр; маваши; уромаваши; йоко-гери һәм башкалар) һәм "Алтын божан" (1966-1967) сериалында ул башка тибүләрне иркен куллана.

Ли амбицияле һәм үзенә таләпчән кеше иде. Әмма, үзенең экран образына карамастан, җәмгыятьтә бик ихтирамлы һәм мөгамәләле булган, әйләнә-тирә кешеләргә ихтирам белән караган. Ул XX гасырның икенче яртсында Көнбатыш илләрдә көнчыгыш сугышу сәнгатьләрен популярлаштырган. Ул сугышу сәнгатьләре өлкәсендә мәшһүр булып киткән һәм кинода һәм телевидениеда күп кабатлаучыларны илһамландырган. Барысы Брюс Ли 36 фильмда катнашкан.

Үлем[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Брюс Ли Һоңкоңта тиз вакытта 1973 елның 20 июленда үлгән, бу аның "Үлем манарасы" фильмы өстендә эш чоры булган: ул (бер юрама буенча) составында аспирин һәм мепробамат булган баш авыртудан «Экваджестик» таблеткасын эчкән, бу аның ми шешенүенә китергән, моны яру да күрсәткән. Бернинди махсус анализлар алынмаган булган (гәрчә яру булса да), бу аның таблеткадан үлгәнлеген шиктә калдыра. Аның үлеменнән соң аны башка мастер үтергән дигән гайбәтләр сатыла башлаган, әмма алар исбатланмаган. Брюс Лины күмүе гомумшәһәр траурына әйләнгән. Дуслар һәм меңнәрчә баш иючеләр аңа соңгы ихтирамын күрсәтергә килгәннәр. Аннан соң Брюс Линың тәне Сиәтлга күчерелгән, анда аның белән гаиләсе саубуллашкан һәм ул анда күмелгән. Әле дә Брюс Линың каберенә Сиәтлга килүче сугышу сәнгатьләрен сөючеләр килә. Брюс Линың соңгы фильмы "Үлем уены" аның үлеменнән соң 5 елдан соң гына төшерелеп беткән (1978 елда), монда ике дублёр катнашкан: күпчелек Тай Чун Ким һәм Йен Бяо (ул акробатик трюкларны башкарган); фильм кунг-фуга һәм көнчыгыш сугышу сәнгатьләренә яңа кызыксыну дулкынын барлыкка китергән.

Үлемгә мөнәсәбәте[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Һоңкоңта Брюс Лига һәйкәл

«Брюс Ли. Мин генә белгән ир кеше» китабыннан (автор — Брюсның хатыны, Линда Ли):


Мин төрле фантастик теорияләр ишеттем, һәрбер кеше аның үлеме белән теләгәнчә спекулирлаган; һәм бу уйландыруларны күбрәк анализлаган саен, алар абсурдрак булып тоелган. Әле аны Ран Ран Шоу үтергән дип фараз иткәннәр, әле аны үтерүне Раймонд Чоу оештырган дип әйткәннәр. Ләкин чынлыкта кытайлар үзенең бөек каһарманын югалтканнар һәм аны үлгән килеш күрергә баш тартканнар; аларның суперкаһарманы - кеше камиллеге - теләсә кем башка кеше кебек үк үлгәненә ышарга теләмәгәннәр. Бу гайбәтләр һәм контргайбәтләр агымыннан, төрле сенсацион расламалардан арып мин халык алдында Һоңкоң кешеләреннән аның җанын тынычлыкта калдырырга сорадым: "Әһәмияткә ия булган бердәнбер нәрсә ул Брюсның бездән китүе һәм беркайчан да кайтмавы. Әмма ул безнең хәтеребездә һәм үзенең фильмнарында яшәвен дәвам итәчәк. Зинһар өчен, аны истә калдырыгыз, аның гениен, аның сәнгатен, аның безгә юнәлдергән сихерен истә калдырыгыз. Сезнең барыгызга да аны тынычлыкта калдырырга, аның җанын дулкынландырмаска ялварам". Әмма аларның берсе дә, кызганычка каршы, күргәнчә, безне тыңламаган.

Мин Һоңкоңта тикшерү беткәнче алты атна уздырдым, йорт җиһазларын җибәргәнче, һәм октябрьдә мин Америкага кайтырга әзер булдым. Мин авыр сынауларны, селкенмәслек хәлдә кичердем. Мин Сиәтлга кайтыума, балалар янына кайтыума шат булдым, тормышка кайтыума, ләкин хәзер инде Брюссыз. Алты атна эчендә мин Брюсның дуслары һәм туганнары арасында булдым, алар минем газаплануларны мөмкин кадәр җиңеләйтмәкче булганнар. Мин тормыш миңа гадел булмаган дип сиздем, мин тормыш миңа рәхимсез булган дип санадым, кемгә булса да ул рәхимсез булса, ул беренче чиратта Брюска рәхимсез булган.

.

Кайбер физик ирешүләре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Һоңкоңда Брюс Ли йолдызы
  • Брюс кулын алга туры итеп берничә секунда эчендә 75 фунт (34 килограмм) герне тота алган[9].
  • Брюс Линың бәрүләре шул кадәр көчле булган ки, аларны гадәти секундына 24 кадр технология белән төшереп булмаганга күрә, кайбер күренешләрне 32-кадрлы ысул белән төшерергә туры килгән.[10][11][12].
  • Брюс Ли аякларын терәлеп почмак итеп 30 минут һәм артык тота алган.[13][14].
  • Брюс Ли һавага дөге бөртекләрен орып аларны ашау өчен таякчыклар белән тота алган.[15].
  • Брюс Ли бармаклары белән ябылган кола банкасын бәреп үтә алган. (ул вакытта банкалардан корычтан ясалган, һәм хәзерге алюминий банкалардан гаять калынрак булган..
  • Брюс Ли бер кулның ике бармагында идәннән сыгыла алган, һәм шулай ук аркылы борысны чәнти бармагын гына кулланып тотынып тәнен күтәрә алган.[14][16].
  • Брюс Ли тормышы һәм иҗаты турында 30 фильмнан артык төшерелгән булган.

Фактлар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Калып:Trivia

Голливудның дан аллеясында йолдызы
  • Брюса Линың биеклеге 175 см булган (5,75 фут)[17]. Кайбер чыганакларда ялгышып 168 см дип язылган. Авырлыгы — 59 кг[18]. Шул ук вакытта ул үлем мизгелендә 65 кг булганы билгеле.[19].
  • Нунчаку турында Брюс мәшһүр карате остасы Хидехико "Хиди" Отиятидан белгән, ул аның белән Лос-Анджелес Яшьләрнең христиан ассоциациясенең Христиан яшьләре үзәгендә (Young Men’s Christian Association) 1960-ынчы елларда танышкан. * Практик рәвештә файтинг жанрындагы бер дә санак һәм видеоуеннарның прототипы Брюс булган персонажсыз булмый - Mortal Kombatтан Лю Кан, Маршалл Лоу (Tekken 1-2, 4-7) һәм аның улы Форест Лоу (Tekken 3 — Tekken Tag Tournament),World Heroesтан Аждаһа, Street Fighterдан Фэй Лонг, Dead or Aliveтан Чжэнь Ли, Soul Caliburдан Макси һәм Sony Ericsson Xperia PLAYда чыккан бер үк исемдәге уен — Bruce Lee: Dragon Warrior (Брюс Ли: Аждаһа Сугышчысы), League of Legendsтан Lee Sin.
  • Арнольд Шварценеггер аның тән төзелешен организмда артык май булмавының эталоны дип исәпли.
  • Линың чын күмүеннән кадрлар аның соңгы фильмы «Игра смерти»нда кулланылган.
  • 1993 елда Брюс ЛиҺолливудта дан аллеясында йолдызга киноиндустрияне үстерү өчен ирешкән. Шул ук вакытта аның турында фильм төшерелгән.
  • Брюс Линың яраткан чәчәкләре хризантемалар булган.

Өйрәнчекләре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Кыска тормыш дәверендә Брюсның аз санлы өйрәнчекләре булган, ләкин аларның кайберләре шактый мәшһүр кешеләр булган.

Фильмография[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Ел Исем Роль
1941 Алтын капка кызы Бала
1946 Кеше булып туган
1948 Байлык турында хыял
1949 Хыялларда Сэй Си Ям Ли
1950 Чунг бәби
1951 Бала (/Минем улым А Чунг)
1951 Иртә балачак
1953 Яктылык үткәргече
1953 Минем әтием гаепле
1953 Җимерелү йөзе алдында
1953 Ана яшьләре
1953 Сансыз йортлар
1955 Мәхәббәт
1955 Мәхәббәт (2 өлеш)
1955 ятим фаҗигасе
1955 Тугры хатын
1955 Ятим җыры
1955 Моның белән балаларыбызга бурычлыбыз
1955 Акыллы егетләр шамакайлана
1956 Аерылышу өчен артык соң
1957 Яшен
1957 Газиз кыз
1958 Ятим А Сан
19661967 Яшел божан (телесериал) Като
1968 Марлоу (фильм) эпизодик роль
1971 Зур босс Чжэн Чаоань
1972 Ярсу йодрыгы (фильм) Чэнь Чжэнь
1972 Аждаһа юлы Тан Лунг
1972 The Game of Death Хай Тянь
1973 Аждаһа чыгуы Ли
1978 Үлем уены (фильм) Билли Ло
1981 Үлем манарасы Билли Ло

Concord Production Inc.[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Бүләкләре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Телевизион эшләре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Брюсе Ли турындагы фильмнар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • 1975 — Брюс Ли: бу минем тормышым иде/ (Lei Siu Lung jyu ngo)
  • 1975 — Брюс Ли, сау бул / Goodbye, Bruce Lee: His Last Game of Death
  • 1977 — Брюс Ли: Риваять / Bruce Lee, the Legend
  • 1979 — Брюса Ли рухы / Spirits of Bruce Lee
  • 1980 — Брюса Ли риваяте / The Legend of Bruce Lee
  • 1993 — Брюса Ли тормышы тарихы: аждаһа / Dragon: The Bruce Lee Story
  • 2000 — Брюс Ли: гаскәри юлы / Bruce Lee: A Warrior’s Journey
  • 2004 — Сугышу сәнгатьләре остасы: Брюс Ли тормышы / Martial Arts Master: The Life of Bruce Lee
  • 2008 — Брюсе Ли турында риваять / The Legend of Bruce Lee
  • 2009 — Брюс Ли ничек дөньяны үзгәрткән / How Bruce Lee Changed the World
  • 2010 — Минем туганым Брюс Ли / Bruce Lee, My Brother
  • 2012 — Мин — Брюс Ли / I am Bruce Lee
  • 2016 — Аждаһа тууы

Брюс Ли искә алынган фильмнар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Гонорарлар[17][үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Санак уеннарында[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Шулай ук кара[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Әдәбият[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Bruce Lee
  2. 2,0 2,1 Bibliothèque nationale de France data.bnf.fr: اوپن ڈیٹا پلیٹ فارم, платформа відкритих даних, платформа открытых данных, plateforme de données ouvertes, piattaforma di dati aperti, Opendata-Plattform, otevřená data platforma, åben-data-platform, տվյալների բաց շտեմարան, platforma za odprte podatke, plataforma de datos abierta, plataforma de dados aberta, платформа адкрытых даных, платформа на отворените данни, platforma otwartych danych, ашық деректер платформасы, ачык маалыматтарды платформа, açıq məlumat platforması, ochiq ma'lumotlar platforma, açık verilerin platformu, платформа отвореног података, platforma otvorenih podataka, platforma otvorenog podataka, platforma otvorených údajov, πλατφόρμα ανοικτών δεδομένων, platformu atklātā datu, platforma atvira duomenų, platvormi avatud andmete, avoimen datan foorumi, nyílt adatok platformja, პლატფორმა ღია მონაცემები, платформа за отворени податоци, нээлттэй мэдээллийн тавцан, platformă de date deschise, platformo de malferma datumoj, open data platform, плятформа адкрытых зьвестак, Усьтэм даннойёслэн платформазы, асыҡ мәғлүмәт платформаһы, açıq malümat platforması, açıq malümat platforması, ачык малюмат платформасы, öppen dataplattform, платформаи додаҳои боз, ачык кӧргӱзӱлердиҥ платформазы, гом бæрæггæнæнты платформæ — 2011.
  3. 3,0 3,1 Augustyn A. Encyclopædia Britannica
  4. Bruce Lee anniversaryThe Hindu, 2008.
  5. 5,0 5,1 http://www.hollywoodreporter.com/news/proposed-bruce-lee-museum-shelved-205740
  6. People — ISSN 0301-5645
  7. 7,0 7,1 Bruce Lee and his Seattle roots — A retrospective comes to the WingNorthwest Asian Weekly, 2014.
  8. Alumni of the Century from J Through OUniversity of Washington.
  9. Little, John (1998). The Art of Expressing the Human Body. Tuttle Publishing. pp. 12, 22. ISBN 978-0804831291. 
  10. Vaughn, 1986, p. 110
  11. Bruce Lee answers a challenge. Bruce Lee Divine Wind (2007). әлеге чыганактан 2011-08-25 архивланды. 2008-05-30 тикшерелгән.
  12. Little, 1997, p. 66–67
  13. Калып:Cite video
  14. 14,0 14,1 Little, 1998, p. 22
  15. Little, John. "WARM MARBLE" The Lethal Physique of Bruce Lee. Mike Mentzer. әлеге чыганактан 2011-08-25 архивланды. 2008-05-30 тикшерелгән.
  16. Little, 1997, p. 82
  17. 17,0 17,1 Bruce Lee (I) — Biography
  18. Гай Скуттерның (Guy Scutter) документаль, биографик телефильмы «Брюса Ли тормышы» (The Life of Bruce Lee), 1994 ел. Аның дуслары исендә калганнарыннан.
  19. «КиноПоиск»/Имена/Брюс Ли
  20. Award for Bruce Lee // South China Morning Post & the Hongkong Telegraph 16 Oct 1972: 9.