Бугаз җырлавы

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан
Моңа күчү: навигация, эзләү

Бугаз җырлавы – ул нигездә Саян-Алтай регионы халыкларына хас уникаль сәнгать төре. Бугаз җырлавы тувалылы, алтайлы, монголлар, тибетлеләрдә киң таралган, "өзләү" исемле стиль Башкортстанда очрый, башка төбәкләрдән канадалы инуитлар, Төнъяк Африкадан косалар, Сардиния көтүчеләренең традицион җырларын атап була. Бу сәнгатьнең уникальлеге бер үк вакытта ике нота ишеттерүдә.

Бугаз җырлавы Аурупа әдәбиятендә XIX гасырның урталарында телгә алына. Ауропалыларда бу стиль гәҗәпләнү тудыра. Этнограф Е.К. Яковлев язганча: «"Сүзсез җырлаудан" тәэсире сүзләр белән тапшырып булмый. Бу җырлау бугаз җырлавы – "кумайлер" ("хөөмейлээр") дип атала һәм гыжлаулар гаммасыннан тора. Җырчы үпкәләргә сыя торган һава күләмен эчкә сулый һәм "эчтән гәҗәп гыжлауларны тудыра башлый", шул гыжлауларның өзлексезлеге белән озаклыгы диафрагманы йөртү осталыгыннан тора. Шуннан яңа сулыш һәм "гәҗәп тавышларын ике кыллы озын грифтан һәм куык белән тышлаган кузовдан торган топшулурма аккомпанементында" тудыру сузыла. Көтмәгәндә бу тавышлар тоник һәм ритмик ахырсыз бетәләр, шуннан "бу тавышларга "көй" сүзен кулланып булмый имеш".

Белгечләр фикеренчә, тувалылар бугаз җырлавы – хөөмей – алтайлы, бурят, монголларның тиңдәш сәнгатеннән нык аера, беренчедән стильләр күптөрлелеге белән. 5 стиль төпләр булып саналалар – каргыраа, хөөмей, сыгыт, эзеңгилээр, борбаннадыр, алардан тыш – думчуктар (новализация), хөректээр (күкрәк белән җырлау), хову каргыраазы (дала каргыраасы).

Бугаз җырлавының чыгышы турында тувалыларда берничә риваять бар. Бер легендача, каргыраа дөя үрчетүчеләрдә барлыкка килгән. Бута (дөя баласы) үлгәндә, анна дөя каргыраага охшаш таваышлар бирә.

Үзе каргыраа төшенчәсендә аваз ияртеме нигезе бар. Мәсәлән, тува телендә каргыраар (каргыра) фигыле бар, аның мәгънәләре: 1) хырылдау 2) ургылу

Бу сүз «карк»-ка – карга тавышына охшаш.

Хөөмей төшенчәсенең чыгышы төрлечә аңлаталар. Кемдер аны махсус аваз ияртү сәнгате "хөөлээр" (гүләү) белән, кемдер тувача "хоо", "хоозу" сүзләре (бугаз я тамак) белән бәйли.

Монгол телендә дә "хөөмий" сүзе бар. Бу бугаз да, тамак да, бугаз җырлавы дигән сүз. Бәлки бу сүз монголлар тувалылардан отып алганнар.

Хөөмей стилендә түбән ешлы моңы җырның шигъриятеннән мөһимрәк. Монголлар хөөмееннән аермалы буларак тувалылар хөөмее текстсыз башкарып була.

Риваятьләрчә, бер ятим егет кыя итегендә өч ел яшәгән. Һава ташкыннарының резонансы нәтиҗәсендә кыя күптавышлы кайтаваз биргән. Бер көн егет кыяда утырып җил тавышына ияргән. кешеләр шундый җырны ишетеп анны "хөөмей" дип атаган.

Сыгыт дигән стиль сыгыр (сызгыру) фигыленнән килеп чыга. Шулай ук сыгыт ул такмаклап елау, шуннан сыгытчы – елаучы сүзе. Шуннан сыгытның күмү йоласы белән бәйләнеше уйланыла.

Эзеңгилээр термины эзеңги – өзәңге (стремя) сүзеннән килеп чыга һәм бу стильнең төп сыфатларын тапшыра. Атланып барганда йөгән һәм ияргә беркетелгән чүмеч, өзәңгегләргә кагылып махсус тавышлар бирәләр. Эзиңгилээр бу тавышларга иярү иде.

Борбаннадыр тува «борбаннат» фигылеленнән (тәгәрәтүнән) килеп чыга. Шундый стильгә ритмик формалар хас.

Бугаз җырлавы сәнгатенең чыгышына берничә караш бар. Шундый карашлардан ламаизм дине версиясен атап була. Соло ике тавышлы җырлау ламаист монастырендәге дини җырлар нигезендә барлыкка килгән имештер. Ләкин ламаизм Тувага XVII гасырда килгән һәм XVIII гасырда рәсми дин булып килгән. Ләкин бугаз җырлавы элегрәк барлыкка килгән. Күмү йолалары да, шаман ялварулары да җырларның нигезедә булмаган, ә лирик һәм мәхәббәт җырларынан килгәндер шикелле.

Ике тавышлы бугаз җырлавыннан аермалы буларак, Тува, монгол һәм Тибет ламалары бугаз җырлавы һармоник коллектив күптавышлылык иде.

Барлыкка килү вакыты шулай итеп билгелеп була. "Бока-Шокар ат иясе карт Боралдай" дастаныннан: "Боралдай тирмәгә карагач, Алтын Шаһинәне күрә… Алты кыз Шаһинә толымнарына көмеш-алтын җепләр кушып үрә, өч кыз муенса бәйли, ә артында алты егет каргыраа, хөөмей, сыгыт башкара". Дастанның туу вакыты VI-VIII гасырларга исәплиләр, шуннан бугаз җырлавы барлыкка килү вакыты элегрәк һишчиксез.

Бугаз җырлавы башкаручылары, әкиятчеләр кебек, халык музыкасы һәм традицияләре саклаучылары булалар, бөтен тувалыларда ихтирам казаналар.

Әдәбият[үзгәртү]

  • З. Кыргыс "ХООМЕЙ – жемчужина Тувы", Кызыл, 1992 г