Бәхәс:Көнчыгыш Төркистан гимны

Битнең эчтәлекләре башка телләрдә бирелми.
Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Көнчыгыш Төркистан гимны latin yazuında])


Уйгырлар яшәгән автономия исеме[вики-текстны үзгәртү]

Уйгырлар укмашып яшәгән төбәк исеменең беренче өлеше кытай телендә “Синцзяң” дип, уйгыр телендә “Синҗаң” дип әйтелә. Шуңа күрә бөтен татар тупланмасында да “Синҗаң-Уйгыр автономияле районы” дип үзгәртелсә, минемчә, дөресрәк булыр иде.

Сәлам белән, Фәһим бабагыз. Tolimbayli (бәхәс) 7 ноя 2022, 12:51 (UTC)[җавап бирергә]

Хөрмәтле Фәһим әфәнде, Шеңҗан-Уйгыр автономияле районы мәкаләсенең исемен Сез тәкъдим иткәнчә үзгәртү өчен, абруйлы чыганакка (АЧ) сылтама кирәк. Шул АЧ табылганчы, юнәлтү куеп торам. --Әмир (бәхәс) 18 ноя 2022, 16:08 (UTC)[җавап бирергә]
Сезнең турыда «Ирек мәйданы»нда (8.09.2022) Зилә Нигмәтуллинаның мәкаләсен укыдым, менә аны Forvo битенә сылтама итеп өстәргә була.--Әмир (бәхәс) 18 ноя 2022, 16:08 (UTC)[җавап бирергә]
Әмир! "Ирек мәйданы"нда язманың кыскартылган варианты гына. Күбрәк укыйсың килсә, китапханәдә "Мәдәни җомга"ның 36 нчы, 38 нче һәм 39 нчы саннарын сорап ал. Һәркайсының 14-15 битләрендә. Анда әле беркем белми торган мәгълүматлар да бар. Tolimbayli (бәхәс) 19 ноя 2022, 02:25 (UTC)[җавап бирергә]

Азия ае 2022 вики-марафоны бәяләү җәдвәле[вики-текстны үзгәртү]

«Азия ае 2022» бәйгесе чикләрендә булдырылган мәкаләне яки баетылган өлешен бәяләү җәдвәле:

# Критерий күрсәткеч +/*
1 Кереш өлеше: Феноменның әһәмиятлелеген һәм асылын кыскача ачыклаучы кереш бүлеге (калганын укымасам, нәрсә белүем җитә, юк - бар - темага юлны ача - җитәрлек аңлата) 3 +
2 Мәгълүмати калыплар: {{УК}} яки тематик карточкасы, {{Тышкы сылтамалар}}, {{Бу темага Татнетта}}, башка төр навигацион калыплар 0 +
3 Тексттагы вики-сылтамалар: Мәкаләдән башкаларга вики-сылтамалар урнаштырылган (0/1-5/6-15/16+, визуаль) 0 +
4 Мәкалә сурәтләнгән 3 +
5 Чыганаклар: Мәгълүматны тикшереп алу өчен бәйсез чыганакларга искәрмәләр, сылтамалар, аларның күләме, табу җиңеллеге һәм абруйлылык дәрәҗәсе 1 +
6 Төркемләү төгәллеге 2 +
7 Мәкалә структурасы: Стандарт бүлекләре барлыгы, детальлелеге 1 +
8 Татар фәнен һәм чыганакларын популярлаштыру: ТР ФАнең татар институтлары, Татмедиа, Бөтендөнья татарлар конгрессы басмалары һәм башка татар телле сайтлары мәкаләләренә, Викимәгълүмат элементында — «Tatarica» энциклопедиясенең бәйле татар/рус версияләренә сылтама урнаштыру 0 +
9 Татар теле һәм стиль: Белешмә-энциклопедик стильдә, нейтраль караштан, лексика сайлавы. 3 +
10 Текст күләме: (Стандарт, 3000+, 4500+, 6000+) 3 +
11 Викимәгълүмат: ясалма интеллект аңларлык элементы татарчалаштырылган: (0/Тамгасы/Тасвирламасы/Синонимнары) 0 +
12 Викимәгълүмат: элементы фактлар белән тутырылган: (0/1-5/6-15/16+, визуаль) 0 +
13 Викимәгълүмат: элемент чыганаклар белән дәлилләнгән: (0/1-5/6-15/16+, визуаль) 0 +
14 Википедия:Бирегә нәрсә сылтый: Мәкалә Вики эченә яхшы кертелгән (0/1-5/6+, сул баганадан Кораллар: Бирегә нәрсә сылтый төймәсенә басып күренә) 1 *
15 Википедия:Таләп ителгән көч: Тулыландыру (1), тәрҗемә юлы белән булдырылган яңа мәкалә (2) яки чыганаклар буенча язылган яңа мәкалә (3) - Мәкалә тарихыннан һәм вики-ара тикшерү белән билгеләнә. 2 *
16 Викимәгълүмат:Бирегә нәрсә сылтый: Элемент Вики эченә яхшы кертелгән (0/1-5/6+, сул баганадан Кораллар: Бирегә нәрсә сылтый төймәсенә басып күренә) 1 *
17 Мәгариф, фән, югары белем һәм мәдәният өлкәсендә эшләүче Татарстан, Кавказ илләре һәм ЮНЕСКОга караган рәсми оешмаларны таныту: мәкаләдә бәйле Татарстан, Кавказ илләренең рәсми илкүләм һәм төбәк, ЮНЕСКО һәм гомумән БМО системасы рәсми оешмалары мәгълүматлары телгә алына һәм/яки сайтларындагы тематик материалларга искәрмәләр/сылтамалар китерелгән (0/1-4/5+, визуаль) 1 *
Нәтиҗә: ([1]+[2]+[3]+[4]+[5]+[6]+[7]+[8]+[9]+[10]+[11]+[12]+[13])*[14]*[15]*[16]*[17]=16*2= 32

Казый --frhdkazan (бәхәс) 8 гый 2024, 13:44 (UTC)[җавап бирергә]