Ваба

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан
Моңа күчү: навигация, эзләү
Кешеләрне ваба белән чалгы урынына кискән үлем образы. XX гасыр башы француз журналыннан иллюстрация

Вабá (грек. cholera) - кешенең косу, эч китү кебек күренешләр хас үтә хәвефле инфекцияләр төркеменә караган кискен инфекцион авыруы.

Ваба тудыручы — Vibrio choleraе бактериясе, киптерүгә, кайнатуга, дезинфекция чаралары тәэсиренә сизгер.

Авыру барышы авырлыгының 4 клиник дәрәҗәсе бар, вибрион йөртүчәнлек булуы ихтимал. В. тудыручы аш сеңдерү юлына эләккәндә (ешрак — зарарланган су эчкәндә) йога. Вибрионнар эчәк тукымаларында үрчи һәм токсин бүлеп чыгара, аның йогынтысында организмнан сыеклык чыгу көчәя һәм бу сусызландыруга китерә. Инкубация чоры бер ничә сәгатьтән 5 тәүлеккә кадәр дәвам итә. Төп симптомнары: косу, гомуми хәлсезлек, еш тышка чыгу, тизәкнең сусыл, дөге пешергән саны хәтерләткән тонык ак төстә булуы. Диагностика өчен эпидемиологик анамнез, клиник һәм лаборатор (бактериологик, серологик) тикшерү мәгълүмәтләре кулланыла.

Дәвалау медикаментоз (регидратация терапиясе, бактерияләргә каршы препаратлар һ.б.). Ихтимал булган өзлегүләр: гиповолемия шогы, икенчел инфекция кушылу һ.б. Башкортстанда ваба эпидемияләре 1948, 1972 елларда билгеләнә; 1985 елда авыруның аерым очраклары теркәлә.

Чыганаклар[үзгәртү]