Виктор Деринг урамы (Казан)

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Виктор Деринг урамы (Казан) latin yazuında])
Виктор Деринг урамы
Төбәк Татарстан
Шәһәр Казан
Район Идел буе районы

Виктор Деринг урамы (рус. улица Виктора Деринга) — Казанның Идел буе районы Примавера коттеджлы бистәсендә урнашкан урам. Урамга исем Кытайдан кайтып, 1947 елдан Казанда яшәгән һәм иҗат иткән композитор, джазмен, эстрада оркестры дирижеры, ТАССР халык артисты, РФ шәрәфле кинематографисты Виктор Эдуард улы Деринг (1921-2009) хөрмәтенә Казан шәһәре башкарма комитетының 2017 елның 17 апрелендәге 1 339нчы санлы карары буенча бирелгән.
Почта индексы 420064.
Оренбург тракты буенча Казан һава аланына барганда Примавера коттеджлы бистәсе Усадка барып җиткәнче сул якта юл өстендә кала. Олег Лундстрем урамы белән кисешә. Параллель урамнар: Рудольф Нуриев урамы, Шаһиәхмәт Алкин урамы.

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]