Вил Мирзаянов

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан
Моңа күчү: навигация, эзләү
Вил Мирзаянов
Тулы исеме Вил Солтан улы Мирзаянов
Һөнәре химик
Туу датасы 9 март 1935(1935-03-09) (79 яшь)
Туу җире Иске Кәңгеш авылы, Дүртөйле районы, Башкортстан
Ватандашлыгы АКШ байрагы АКШ
Милләте татар
Хатыны Нурия Измайлова
Сайт www.mirzayanov.com

Вил Солтан улы Мирзаяновтатар галиме, химия белгече, милли хәрәкәт активисты.

Тәрҗемәи хәле[үзгәртү]

1935 елда укытучы гаиләсендә дөньяга килә. 1953 елда, Дүртөйленең №1 татар мәктәбен көмеш медаль белән тәмамлап, Мәскәү химия технологияләре институтына укырга керә. 1965 елда химия фәннәре буенча кандидатлык диссертациясен яклый. Мәскәүдәге ГосНИИХТ стратегик предприятиедә өлкән фәнни хезмәткәр буларак урнаша. Озак еллар химик агулы матдәләрнең физик-химик анализы белән шөгыльләнә. 1985 елда докторлык диссертациясен яклый, профессор исеменә лаек була. Соңгы вазифасы — чит илләрнең техник шымчылыгына каршы тору бүлеге мөдире.

1991 елның 10 октябрендә Мәскәүдә нәшер ителгән «Куранты» гәзитендә әлегә исеме билгеле булмаган В. Мирзаяновның «Инверсия» дигән мәкаләсе басыла. Анда автор СССРда химик корал җитештерү өлкәсендәге сәясәткә каршы чыга. Күп тә үтми, органик химия һәм технология фәнни-тикшеренү институтының фәнни хезмәткәре В. Мирзаяновны, «штат кыскарту»га сылтынып, эштән бушаталар.

Әмма галим ярты юлда тукталып калмый. 1992 елның 16 сентябрендә «Московские новости» гәзитендә Л. Федоров белән берлектә «Агуланган сәясәт» дигән мәкалә бастыралар.[1] Анда галимнәр СССРда химик корал җитештерүнең кызу темплар белән алып барылуын яза. Генпрокуратура, «дәүләт серен чишү»дә гаепләп, В. Мирзаяновка карата җинаять эше кузгата һәм ул кулга алына. Генпрокуратура тикшерүчесенә биргән җавабында Вил Солтан улы болай ди: “Әлеге вакытта илдә яшерен рәвештә агулы матдәләр җитештерелеп, бинар корал ясауга керешү бара. Хәрби-химик комплекс җитәкчеләренә генә табыш бирә. Моңа юл куярга ярамый. Мин язган мәкаләләремдә бер генә дәүләт серен дә ачмадым”.

В. Мирзаяновны эзәрлекләүне туктатуны сорап, 32 галим — Нобель премиясе лауреатлары — ил Президенты Б. Ельцинга мөрәҗәгать белән чыга.

1994 елның 26 гыйнварында Вил Солтан улын янә кулга алалар һәм «Матросская тишина» төрмәсенә озаталар. Ләкин озакка түгел. Күпләр якташыбызның, әгәр химик корал җитештерүгә чик куелмаса, кешелек яшәвенә нинди куркыныч янаганын раслаучы чыгышын уңай бәһалиләр. Дөньяның төрле почмакларыннан ил җитәкчелегенә, аны аклауны таләп итеп, мөрәҗәгатьләр килә.

РФ Генераль Прокуратурасы 1994 елның 14 мартында шундый карар чыгара: «Мирзаянов дәүләт сере булып исәпләнгән мәгълүматларны фашламаган, шунлыктан җинаять җаваплылыгына тарттырыла алмый…»

1995 елның февралендә сәяси качкын буларак АКШка күченә. 2002 елда Русия хөкүмәте профессорга илгә кире аяк басарга тыя.[2]

2008 елда Милли Мәҗлес президиумына сайлана[3]. Хәзерге вакытта Нью Джерси штатының Принстон шәһәрендә яши. Үз сайтында [4] публикацияләрне һәм тәрҗемәләрне чыгара.

Әдәби һәм тарих фәнендәге эшчәнлеге[үзгәртү]

Мирзаянов АКШта көнбатыш тарихчыларының борынгы татар тарихына кагылышлы хезмәтләрен инглиз теленнән урыс һәм татар телләренә тәрҗемә итеп бастыру эшенә керешә. Тарихи материалларга байлыгы ягыннан АКШ Конгрессы китапханәсеннән генә калышучы Принстон университеты китапханәсендә Вил Мирзаянов татар эмигранты, Сент-Луис университеты профессоры Борис Ишболдин әл-Бәкринең “Татарлар тормышыннан очерклар” дигән хезмәтен табып, аны инглиз теленнән урыс теленә тәрҗемә итә. Китап Казанда 2003 елда “Раннур” нәшриятында татар телендә дөнья күрә. Хезмәтенең кереш сүзендә автор түбәндәгеләрне бәян итә: “Бу китапның төп максаты — инглиз телендә укучыларны әлегә кадәр мәгълүм булмаган татар тарихы белән таныштыру фалыдыр. Дөньяви вакыйгаларга гаять дәрәҗәдә бай булган татар тарихы Русия һәм Көнбатыш илләре һәм аларның үсешенә заманында үтә нык тәэсир итә. Китапның төп әһәмияте әнә шуннан гыйбарәт...”

Шушы ук китапханәдә якташыбыз, күренекле инглиз тарихчысы Э. Паркерның “Татарлар тарихыннан мең ел (Чыңгыз ханга кадәр)” дигән хезмәтен таба һәм аны 2003 елда Казанда “Идел-Пресс” нәшриятында бастыра. Инглиз галименең бу китабы әле XIX гасыр азагында ук борынгы кытай язмалары нигезендә язылган була.

2011 ел башында Вил Солтан улының тагын бер хезмәте Казанда урыс телендә нәшер ителде. Ул — Маенхен-Хельфенның «Гуннар дөньясы» китабы. Татарстан галимнәре якташыбыз хезмәтенә югары бәя бирде.

2002 елда Татарстан китап нәшриятында Мирзаяновның «Вызов» исемле автобиографик китабы чыга.

Чыганаклар[үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү]