Вятка аты

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Вятка аты latin yazuında])

Вятка аты (рус. вятская) — җигем атлар токымы. Токымны Вятка губернасында җирле ат һәм эстон клепперы, арден токымнары нигезендә китереп чыгарганнар. «Вяткалар» күптәннән чыдам ям һәм җигем атлар буларак мәглүм. Атлар туры килеп торган, базык һәм нык төзелешле. Башы зур түгел, янтыктан туры яки батынкы, маңгае киң; муены кыска һәм калын; җилкәсе биек түгел; сырты еш кына йомшак; савыры йомры, әмма кыска һәм төшмә; аяклары кыска, арткы — еш кына кылычсыман; ялы һәм койрыгы калын. Җилкә биеклеге 140–145, гәүдә кыек озынлыгы 145–150, күкрәк колачы 167–172, уч колачы 18,5–19 см. Төсе кола, кызыл-кола, туры һәм кара. Токымны Киров өлкәсендә һәм Удмуртиядә үрчетәләр.

Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Сельскохозяйственный энциклопедический словарь (тат. Авыл хуҗалыгы энциклопедия сүзлеге). — М.: Советская энциклопедия, 1989. — 718 с.