Галимҗан Әхмәтшин

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Галимҗан Әхмәтшин latin yazuında])
Галимҗан Әхмәтшин
Туган телдә исем Галимҗан Мөбәрәкша улы Әхмәтшин
Туган 1 октябрь 1947(1947-10-01) (76 яшь)
СССР, РСФСР, ТАССР, Минзәлә районы, Гөлек
Милләт татар
Ватандашлыгы ССБР байрагы СССР
Россия байрагы РФ
Һөнәре табиб
Бүләк һәм премияләре Татарстанның атказанган табибыРоссия Федерациясенең атказанган табибыСССР сәламәтлек саклау отличнигы

Галимҗан Әхмәтшин, Галимҗан Мөбәрәкша улы Әхмәтшин (1947 елның 1 октябре, СССР, РСФСР, ТАССР, Минзәлә районы, Гөлек) ― табиб, Алабуга үзәк хастаханәсенең районара травматология бүлеге мөдире (1980 елдан) [1], Татарстанның һәм Россия Федерациясенең атказанган табибы. 1990―1995 елларда Татарстан Югары Советы депутаты.

Тәрҗемәи хәле[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1947 елның 1 октябрендә Минзәлә районы (хәзер Урыс авыл җирлегенә керүче [2]) Гөлек авылында туган. Дәвек җидееллык, Күзкәй урта мәктәпләрен тәмамлаган. 1967-1968 елларда Архангельск өлкәсендә ракета гаскәрләрендә хәрби хезмәт үткән. С. В. Курашов исемендәге [3] Казан дәүләт медицина институтын «Дәвалау эше» белгечлеге, «хирург» квалификациясе буенча тәмамлаган (1975). 1978―1980 елларда Казан травматология һәм ортопедия фәнни-тикшеренү институтында (рус. КНИИТО) ординатура үтә. Югары уку йортын тәмамлагач, 1975―1978 елларда Алабуга медицина училищесында укыта һәм бер үк вакытта Алабуга районы үзәк хастаханәсендә табиб-хирург булып эшли. 1976 елның апреленнән аның тырышылыгы белән хастаханәдә аерым травматология бүлеге ачылган. 1980 елдан алып, Алабуга үзәк хастаханәсенең районара ((Алабуга, Мамадыш, Менделеевск районнары һәм М-7 трассасында (Е017 Европа маршруты) зыян күрүчеләр өчен) травматология бүлеге мөдире, югары категорияле табиб-травматолог-ортопед [4].

Җәмәгать эше[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1990―1995 елларда ― XII чакырылыш Татарстан АССР Югары Советы депутаты [5].

Бүләкләре, мактаулы исемнәре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Гаиләсе[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Өйләнгән, хатыны шәфкать туташы; ике баласы бар, улы Айрат, эшмәкәр, «Кровля» ҖЧҖ директоры [7].
Согуд Гарәбстанында хаҗда булган, намазлы.

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Ахметшин Галимзян Мубаракшинович.(үле сылтама) Портал здравоохранения Республики Татарстан(рус.)
  2. Урусовское сельское поселение. О сельском поселении, archived from the original on 2019-07-29, retrieved 2022-05-22 
  3. 1966-1994 елларда Казан дәүләт медицина университеты С. В. Курашов исемен йөрткән.
  4. Известный травматолог Елабуги рассказал о том, как стал врачом. «Новая Кама», 18.10.2020
  5. Врач-травматолог из Елабуги Галимзян Ахметшин в профессиональный праздник расскажет о себе и своей работе. 2022 елның 28 май көнендә архивланган. Министерство здравоохранения Республики Татарстан, 20.05.2022
  6. Галимзян Мубаракшинович Ахметшин: «Протянуть руку помощи каждому». 2022 елның 6 июль көнендә архивланган. Сайт города Елабуга
  7. ООО "КРОВЛЯ" - Елабуга - Директор Ахметшин Айрат Галимзянович(үле сылтама)

Әдәбият[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Моны да карагыз[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]