Гали ибне Әбү Талиб

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан
Моңа күчү: навигация, эзләү

Гали ибне Әбү Талиб - Мөхәммәд галәйһиссәләмнең икетуган энесе, аның кызы - Фатыйманың ире һәм якын сәхабәсе. Исән чагында ук Мөхәммәд галәйһиссәләм тарафыннан җәннәт вәгъдә ителгән 10 сәхабәнең берсе була.

Гали әтисенең исеме - Әбу Талиб Габде Мәнәф бин Габдел-Мотталиб бин Хишәм Габде Мәнәф. Әнисе - Фатыйма бинте Асад. Галигә "Әбү-с-сибтәйн" (ике онык әтисе), ягъни Мөхәммәд галәйһиссәләмнең оныклары - әл-Хәсән һәм әл-Хөсәеннең әтисе. Галинең кунияте - Әбүл-Хәсән (Хәсән әтисе). Шулай ук Пәйгамбәр галәйһиссәләм аңа "Әбу Тураб" кушаматын бирә.

Гали - ислам кабул итүче беренче бала. Мөхәммәд галәйһиссәләмнең пәйгамбәрлек чоры башланганда һәм аннан соң, ул аның өендә яшәгән. Галигә бу вакытта 8 яки 10 яшь була.

Мөселманнар белән Мәдинәгә һиҗрәт кыла. Һ. 2 елда Бәдер сугышында байрак тотучы буларак катнаша. Ә бәрелеш алдыннан мөшрикләрнең лидерларының берсе Вәлид ибне Мугирә белән бергә-бер сугыша һәм аны җиңә. Әлеге сугышта күрсәткән батырлыклары өчен аңа "Аллаһ арысланы" кушаматын бирәләр. Мөхәммәд галәйһиссәләм аңа икегә бүленгән йөзле кылыч бүләк итә. Шулай ук Бәдердән соң аңа трофей буларак кылыч, калкан һәм бер дөя бирәләр.

Әлеге сугыштан соң Гали Фатыймага - Мөхәммәд галәйһиссәләм кызына өйләнә. Әлеге никахтан 3 малай - Хәсән, Хөсәен һәм Мөхсин, һәм ике кыз - Зәйнәп һәм Өмм Көлсем туа.

Һ. 3 елда Өхед сугышында Гали Мөхәммәд галәйһиссәләмне мөшрикләрдән саклый һәм яралана.

Һ. 6 елда Хәйбәр сугышында Гали күп батырлык күрсәтә, һәм мөселманнар оазисны алуга ирешәләр.

Мәккәне алганда (һ. 8) Гали мөселман гаскәренең байрак йөртүчесе була. Шәһәрне алганнан соң, Мөхәмәд гаәлйһиссәләм Гали белән Кәгъбәдәге потларны вата.

Мәккәне алганнан соң, Хәвәзия, Сәкиф һәм башка кайбер кабиләләр мөселманнарга каршы берләшәләр. Һәлиткеч сугышта Гали җиңүгә өлешен кертә.

Гали, Мөхәммәд галәйһиссәләм үлеменә кадәр, аның янында була, аның җеназа эшләре белән шөгыльләнә. Хәлифәт үсешенә зур өлеш кертә. Икенче хәлиф Гомәр, үзе ниндидер сәбәпле Мәдинәне калдырып киткән вакытларында, Галине үзе урынына калдырган. Гали ул вакытта Хәлифәтнең олы казые вазыйфасын үтәгән. Гомәр, үлеме алдыннан, хәлиф уынына алты кандидатны әйтә, алар арасында Гали дә була, ләкин Шурада Госман хәлиф булып сайлана.

Госман хәлифәлеге чорында, Гали шулай ук казый вазыйфасында була. Госманга каршы фетнә күтәрелгәч, ул баш күтәрүчеләр белән сөйләшүләр алып барырга тели, уллары - Хәсән һәм Хөсенне хәлифне сакларга җибәрә. Госман үтерелүеннән соң, хәлифәттәге хәл кискенләшә. Дәүләтне җитәкләүне Галигә тәкъдим итәләр, һәм ул әлеге тәкъдимне кабул итәргә мәҗбүр була. Шулай итеп һ. 35 елда (656 ел) Гали дүртенче хәлиф була.