Гөлшат Нигъмәтуллина
Гөлшат Нигъмәтуллина | |
---|---|
ТР МК Гражданлык хәле актларын теркәү идарәсе башлыгы | |
Вазыйфада 2019 ел – 2024 ел | |
Туган | 26 июль 1968 (55 яшь) |
Гөлшат Рәдиф кызы Нигъмәтуллина (рус. Гульшат Нигматуллина яки рус. Нигматуллина Гульшат Радифовна, 1968 елның 26 июле, ССРБ, РСФСР, ТАССР, Казан) — Татарстан Җөмһүрияте Министрлар Кабинетының Гражданлык хәле актларын теркәү идарәсе башлыгы (2019 елның 22 феврале ― 2024 елның 21 марты).
Тәрҗемәи хәле[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
1968 елның 26 июлендә Казанда туган. «Музыка белеме» белгечлеге буенча Казан дәүләт консерваториясен (1993), MBA программасы буенча Казан дәүләт финанс-икътисад институтын (2007) тәмамлаган.
Хезмәт юлы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
1988-1990 елларда — Казан шәһәренең махсуслаштырылган уку йортларында укытучы.
1990—1993 елларда — Татарстан ДТРК радиосының музыка тапшырулары редакторы.
1993—2009 елларда — ТР мәдәният министрлыгында: сәнгать бүлеге баш белгече, министр ярдәмчесе, социаль-мәдәни эш һәм муниципаль мәдәният оешмалары белән бәйләнешләр бүлеге җитәкчесе, 2008—2009 елларда — Татарстан мәдәният министры урынбасары.
2009—2019 елларда — Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты аппаратының мәдәният һәм ТР халыклары телләрен үстерү идарәсе башлыгы.
2019 елның 22 февраленнән — Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Гражданлык хәле актларын теркәү идарәсе башлыгы[1].
2024 елның 21 мартында Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Гражданлык хәле актларын теркәү идарәсе башлыгы вазыйфасыннан азат ителгән[2].
Бүләкләре, мактаулы исемнәре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
- 2005 — «Казанның 1000 еллыгы истәлегенә» медале
- 2023 ― «Татарстан Республикасы алдындагы казанышлар өчен» ордены медале ― республикада Гражданлык хәле актларын дәүләт теркәве системасын үстерүгә һәм камилләштерүгә керткән аерым өлеше, дәүләт хакимияте органнарында күпьеллык нәтиҗәле хезмәте өчен[3]
Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
- ↑ Нигматуллина Гульшат Радифовна. Деловой центр РТ - интернет-портал TatCenter.ru (Татцентр.ру)(рус.)
- ↑ Регина Шафиева, Анастасия Гусева. Коррупционный скандал в загсе: Гульшат Нигматуллина уволена на фоне задержания подчиненных. Бизнес-Онлайн, 22.03.2024
- ↑ Наиль Маганов и Гульшат Нигматуллина награждены за заслуги перед Татарстаном. Татар-информ, 30.07.2023
Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
- Гөлшат Рәдиф кызы Нигъмәтуллина 2019 елның 14 август көнендә архивланган.