Г. Минһаҗев исемендәге Кыйгы башкорт халык театры

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Г. Минһаҗев исемендәге Кыйгы башкорт халык театры latin yazuında])
Г. Минһаҗев исемендәге Кыйгы башкорт халык театры
Урынлашу Башкортстан Республикасының Кыйгы районы Югары Кыйгы авылы
Төр Халык театры
Нигезләнгән 1934

Гыймалетдин Минһаҗев исемендәге Кыйгы башкорт халык театрыБашкортстан Республикасының Кыйгы районы Югары Кыйгы авылында урнашкан башкорт халык театры.

Тарих[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1934 елда Кыйгы колхоз-совхоз театры буларак оештырыла.

1959 елдан алып театр «халык» исемен йөртә, ә 1977 елда аңа РСФСРның һәм Башкорт АССРның халык артисты Г. М. Минһаҗев исеме бирелә.

Репертуары[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Кадыйр Даянның «Таңчулпан»ы театрның беренче постановкасы була. Кыйгы башкорт халык театрында 150-дән артык спектаклькуела, шулар арасыннан:

Составы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Халык театры коллектив составында уйныйлар: Б. Б. Бикмөхәммәтов, М. Г. Исламова, Г. Х. Сәгыйтова; Башкорт АССРның атказанган мәдәният хезмәткәрләре, М. Г. Бадамшина һәм М. Л. Локманов, Башкортстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре М. Б. Вәлиев, Ф. Б. Хәбибуллин һәм башкалар.

Театрның беренче сәнгать җитәкчесе И. Ибраһимов була. Төрле вакытта театр белән Башкортстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре Р. А. Кутупов, Р . С. Самиков һәм башкалар җитәкчелек итә.

Театр постановкаларының сәнгать бизәлеше өстендә Башкорт АССРның атказанган мәдәният хезмәткәре Е. А. Белоусов, К. Г. Гайфуллин, ә музыкаль яктан — Башкорт АССРның атказанган мәдәният хезмәткәре Сибәгать Яруллин эшли.

Казанышлары[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Авыл драма коллективларының Бөтенрәсәй смотрлары лауреаты (Ырынбур шәһәре, 1964, 1967);
  • Халык театрларының Бөтенрәсәй смотрлары лауреаты (Чебоксар, 1969);
  • Авыл үзешчәннәренең Бөтенррәсәй смотрлары лауреаты (Уфа, 1972);
  • Үзешчән сәнгать иҗаты Бөтенсоюз фестивальләре лауреаты (Уфа, 1977, 1985);
  • Үзешчән сәнгать иҗаты Бөтенсоюз фестивальләре лауреаты (Уфа, 1987);
  • Респпублика театр сәнгате смотры лауреаты (Югары Кыйгы авылы, 1990);
  • Халык театрларының «Алтын тирмә — Золотая юрта» фестивальләре лауреаты (Кыргыз-Миякә авылы, 1996; Яңавыл шәһәре, 2005).

Фактлар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Г. Минһажев исемендәге Кыйгы башкорт халык театры карамагында Балаларның якынча «Кажигер» театры эшли[2].

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Г. Минһаҗев исемендәге Кыйгы башкорт халык театры // Башкорт энциклопедиясе — Уфа: «Башкорт энциклопедиясе» гыйльми-нәшрият комплексы, 2015—2020. — ISBN 978-5-88185-143-9. (Тикшерелгән 11 декабрь 2020)