Джон Бёрд

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Джон Бёрд latin yazuında])
Джон Бёрд (John Bird)
Туган 30 гыйнвар 1946(1946-01-30) (78 яшь)
Лондон
Милләт ирланд
Ватандашлыгы  Бөекбритания
Һөнәре Социаль эшмәкәрлек, эшмәкәр һәм менеджер
Җефет Isobel Theresa Ricketts[d]
Балалар 3
Бүләк һәм премияләре Британ империясе ордены

 Джон Бёрд (John Bird) Викиҗыентыкта

Джон Бёрд (ингл. John Bird; 1946 нчы елның 30 нчы гыйнварында, Ноттинг-Хилл, Лондон, Бөекбританиядә туган) — британ эшмәкәре һәм менеджеры, The Big Issue урам гәҗитенә нигез салучы, аның җитәкчесе һәм төп редакторы.

Биографиясе[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Джон Бёрд 1946 елның 30 гыйнварында Бөекбританиядә, Лондонның Ноттинг-Хилл районында ярлы ирланд гаиләсендә дөньяга килә[1]. Ул алты малай арасында өченчесе була[2].

Ата-аналары торак өчен аренданы түли алмагач, биш яшеннән сукбайлык белән шөгыльләнә башлый[2] һәм җиде яшеннән алып ун яшенә кадәр ятимнәр йортында яши[3].

Яшүсмер чагында урамда яши, урлап дөнья күрә һәм төрмәгә эләгә[2][3]. Төрмәдән чыккач урамда яши һәм тагын төрмәгә утыра[3].

Полиция әзерлекләвеннән качып Парижга (Франция) кача, The Club исемле сәяси партиягә керә[2].

1970 нче елны сәясәттән китә һәм кече эшмәкәрлек белән шөгыльләнә башлый[3].

1991 нче елда Анита Роддик белән Body Shop косметика бизнесыннан табыш алганнан соң, 50 000 АКШ долларына ярлылык мәсьәләләрен чишүгә юнәлгән дөньяның иң танылган The Big Issue гәҗитенә нигез сала[2][4], ә 1995 нче елда The Big Issue Foundation фонды өйсезләргә ярдәм күрсәтә башлый[1].

The Big Issue Invest уңышлары өчен Джон Бёрд берничә бүләк ала: 1995 нче елның июнендә Британ империясе ордены иясе була, 1996 нчы елның маенда БМОның "Яхшы тәҗрибә" шорт-лист премиясен, 2004 нче елның октябрендә UN-Habitat Scroll of Honour Award премиясенә лаек була, 2004 нче елда BBC тарафыннан "Лондон легендасы" дип атала, ә 2006 нчы елда The Beacon Fellowship премиясен ала[5].

2007 нче елда Бёрд үзен Лондон мэры сайлавына ирекле кандидат итеп куям дип белдерә һәм үзенең манифестын игълан итә[6], әмма соңрак бу уеннан баш тарта[7].

2008 нче елның октябрендә Ernst & Young Джон Бёрдны "Елның социаль эшмәкәре" дип атый[8][9].

2009 нчы елда Бёрд, социаль эшмәкәрлеккә ярдәм күрсәтү өчен, үзенең The Big Issue Invest инвестиция фондын ача.

2013 нче елдан Плимут университетының шәрәфле докторы.

Искәрмә һәм сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. 1,0 1,1 1049077 - THE BIG ISSUE FOUNDATION. Charity Commission. 2015-05-06 тикшерелгән.
  2. 2,0 2,1 2,2 2,3 2,4 Nick Davies (1994-03). The big thing about the Big Issue. 2015-05-06 тикшерелгән.
  3. 3,0 3,1 3,2 3,3 John Bird. National Literacy Trust (2007). әлеге чыганактан 2007-09-27 архивланды. 2015-05-06 тикшерелгән.
  4. Boukhari, Sophie (1999-02). The Press Takes to the Street. UNESCO Courier. әлеге чыганактан 2019-04-07 архивланды. 2015-05-06 тикшерелгән.
  5. Beacon Fellows. beaconawards.org.uk. әлеге чыганактан 2017-03-24 архивланды. 2015-05-06 тикшерелгән.
  6. Big Issue owner unveils manifesto. BBC (2007-05-01). 2015-05-06 тикшерелгән.
  7. Big Issue founder targets poverty. BBC (2007-10-18). 2015-05-06 тикшерелгән.
  8. Ernst&Young Entrepreneur 2008 award recipients 2015 елның 24 сентябрь көнендә архивланган.
  9. Richard Harpin, CEO of Homeserve Plc, is Ernst & Young ‘UK Overall Entrepreneur Of The Year 2008’

Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]