BBC

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан
Моңа күчү: навигация, эзләү
Ширкәт логотибы

British Broadcasting Corporation, кыскача BBC (Британ тапшыру корпорациясе), шулай ук Би-би-си́Бөекбританиянең радио-, интернет- һәм теле-тапшыруларының хезмәте. Дөньяда иң зур медиа ширкәте[1]. Ширкәттә якынча 23,000 кеше эшли.

BBC дәүләт ММЧы түгел, ул — иҗтимагый оешма. Ширкәт 1922 елда нигезләнә. 1932 елдан ул халыкара тапшыруларын башлый.

Британия эчендә BBC ширкәтенең 20 телеканалы бар. Шуннан тыш аның 14 радиостанция, берничә интернет-сайт, кырыкка якын журнал бар. Ширкәт чит телләрдә теле- һәм радио-тапшырулар алып бара.

Телеканаллар: BBC One, BBC Two, BBC Three, BBC Four, BBC News, BBC Parliament, балалар өчен CBBC һәм CBeebies. Шотланд телендә BBC Alba каналы эшли. Ширкәтнең чит телләрдә эшләгән телеканаллар да бар.

Искәрмәләр[үзгәртү]

Сылтамалар[үзгәртү]