Диләр Хәлилов

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Диләр Хәлилов latin yazuında])
Диләр Хәлилов
Туган телдә исем Диләр Хәбибулла улы Хәлилов
Туган 1946(1946)
СССР, РСФСР, ТАССР, Яшел Үзән районы, Мулла Иле
Үлгән 7 сентябрь 2023(2023-09-07)
РФ, ТР, Казан
Милләт татар
Ватандашлыгы ССБР байрагы СССР
Россия байрагы РФ
Һөнәре көрәшче, тренер
Балалар кызы Венера, улы Дамир
Бүләк һәм премияләре СССР спорт мастеры ТР атказанган тренеры ТР атказанган физик тәрбия хезмәткәре

Диләр Хәлилов, Диләр Хәбибулла улы Хәлилов (1946 ел, СССР, РСФСР, ТАССР, Яшел Үзән районы, Мулла Иле2023 елның 7 сентябре, РФ, ТР, Казан) ― спортчы, грек-рим көрәше буенча СССРның спорт остасы, Татарстанның атказанган физик тәрбия хезмәткәре, Татарстанның атказанган тренеры.

Тәрҗемәи хәле[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1946 елда Татарстан АССР Яшел Үзән районы Мулла Иле авылында туган.

Германиядә хәрби хезмәттә булганда, СССРның хәрби көчләре чемпионы исемен ала. Шунда ук хәрбиләрне физик культура, спорт белән шөгыльләндерә башлый. Аннан кайткач татар көрәше буенча унбиш еллап шөгыльләнә, бик күп еллар дәвамында Казанның Авиатөзелеш районында «Рубин» спортклубында эшли, бик күп шәһәр малайларында милли көрәшкә мәхәббәт тәрбияли [1].

Яшьлегендә Яшел Үзән, Апас, Кайбыч Сабан туйларының баш батыры булып танылган, Яшел Үзән Сабан туеның өч мәртәбә абсолют батыры, самавыр, велосипед белән бүләкләнгән.

Оста көрәшче һәм ике дистәдән артык ир-егеткә спорт остасы булырга ярдәм иткән остаз. Шәкертләре арасында дәрәҗәле турнирларда җиңүчеләр, чемпионнар, спорт мастерлары бар [2].

« Читтән карап торганда, бик кырыс, усал булып тоелса да, ул бик гадел, туры сүзле, нечкә күңелле, шәкертләре өчен җан атучы остаз иде. Гомере буе үзе дә гадел булды, шәкертләреннән дә шуны таләп итте.[3] »

2023 елның 7 сентябрендә 77нче яшендә вафат. Туган ягында – Яшел Үзән районы Мулла Иле авылы зиратында җирләнгән [4].

Бүләкләре, мактаулы исемнәре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Гаиләсе[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Хатыны, кызы Венера (1970)[5], улы Дамир Диләр улы Хәлилов (18.02.1974), грек-рим көрәшен үзләштергән спортчы, РФ Тхэквондо федерациясе җитәкчесе [6], оныклары.

Хәтер[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Көрәшнең татар-башкорт милли төрен саклап калу максатыннан ел саен Татарстанда Хәлилов Диләр Хәбибулла улы призына яшүсмерләр арасында көрәш буенча республика турниры үткәрелә [7].

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]