Дмитрий Моисеев (1986)

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Дмитрий Моисеев (1986) latin yazuında])
Дмитрий Моисеев

Тугач бирелгән исеме: Дмитрий Андреевич Моисеев
Туу датасы: 7 октябрь 1986(1986-10-07) (37 яшь)
Туу урыны: СССР, РСФСР, Чуаш АССР, Чабаксар
Ватандашлык: ССБР байрагы СССР
Россия байрагы РФ
Эшчәнлек төре: журналист, язучы
Юнәлеш: проза, публицистика
Жанр: повесть, хикәя
Иҗат итү теле: чуаш
Премияләр: Чуаш Республикасы Дәүләт яшьләр премиясе - 2015

Җырчы Дмитрий Моисеев белән бутамагыз

Дмитрий Моисеев, Дмитрий Андреевич Моисеев (чуаш. Дмитрий Андреевич Моисеев, 1986 елның 7 октябре, СССР, РСФСР, Чуаш АССР, Чабаксар) ― язучы, драматург, журналист, тәрҗемәче, Россия Федерациясенең Журналистлар, Чуаш Республикасының Язучылар, Төрки дөнья яшь язучылар (Азәрбайҗан) берлекләре әгъзасы. Чуаш Республикасы Цифрлы үсеш, мәгълүмат сәясәте һәм массакүләм коммуникацияләр министрлыгының «Хыпар» нәшрият йорты (медиахолдинг) АУ директоры ― баш мөхәррире. Чуаш Республикасы Дәүләт яшьләр премиясе лауреаты (2015).

Тәрҗемәи хәле[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1986 елның 7 октябрендә Чабаксар шәһәрендә туган. 2009 елда И. Н. Ульянов исемендәге Чуаш дәүләт университетының журналистика факультетын һәм журналистика кафедрасының аспирантурасын тәмамлаган. 2006 елдан 2008 елга кадәр «Хыпар» нәшрият йортының «Çамрăксен хаçачĕ» (Яшьләр газетасы) корреспонденты булып эшли, 2009 елның гыйнварында әлеге басманың мөхәррире итеп билгеләнә.

2016 елның гыйнварыннан ― Чуаш Республикасы Цифрлы үсеш, мәгълүмат сәясәте һәм массакүләм коммуникацияләр министрлыгының «Хыпар»[d] нәшрият йорты баш мөхәррире урынбасары. Хәзерге вакытта әлеге медиахолдингның директоры ― баш мөхәррире[1].

2007 һәм 2013 елларда «Яңа исемнәр ачабыз» республика конкурсының «Драматургия» номинациясендә җиңүче була, аның пьесалары Чуашстанның берничә халык театры тарафыннан куелган, хикәяләре Чуашстанның республика газеталарында һәм журналларында, яшь авторларның «Кĕтмен юрату» (Көтелмәгән ярату) җыентыгында басыла.

Әдәби әсәрләр язу белән бергә, төрки язучыларның әдәби әсәрләрен чуаш теленә тәрҗемә итә. Мәсәлән, башкорт язучысы Айгиз Баймөхәммәтовның «Калдырма, әнкәй!» (Ан парах, анне!)[2][3], «Әкиятсез балачак», «Урам балалары» китапларын, татар драматургы Данил Салиховның пьеса китапларын тәрҗемә иткән.

2022 елда «Ют пахчари хăмла çырли» (Кеше бакчасыннан өзгән кура җиләге) китабы басылып чыккан. Шул ук елда әлеге китап «Иң яхшы балалар китабы» булып танылган.

«Казан утлары» журналының 2024 елгы апрель санында (148―153нче битләр) «Кардәш халыклар әдәбияты» рубрикасында Дмитрий Моисеевның «Кеше бакчасыннан өзгән кура җиләге» хикәясе татар телендә басылган (Ландыш Әбүдәрова тәрҗемәсендә).

Бүләкләре, мактаулы исемнәре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • 2009 ― Чуаш Республикасы Президенты стипендиясе
  • 2011 ― Чуаш Республикасы Башлыгы стипендиясе
  • 2011, 2015 ― Чуаш Республикасы Мәдәният министрлыгының Рәхмәт хаты
  • 2013 ― Чуаш Республикасы Дәүләт Советының Рәхмәт хаты
  • 2015 ― Чуаш Республикасы дәүләт яшьләр премиясе ― «Паттaр çуралнa тaрaхра» («Батырның кече ватанында»), «Паллa çынсен çамрaклaхe» («билгеле кешеләрнең яшьлеге») рубрикалары астында чыккан материаллар циклы өчен [4]
  • 2015 ― Чуаш Республикасы Цифрлы үсеш, мәгълүмат сәясәте һәм массакүләм коммуникацияләр министрлыгының Мактау грамотасы
  • 2015 ― Башкортстан Республикасы мәдәният министрлыгының Рәхмәт хаты
  • 2019 ― Чуаш Республикасы Башлыгының Рәхмәт хаты

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]