Елга каракошы

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан
Моңа күчү: навигация, эзләү
Елга каракошы
Елга каракошы
Фәнни классификация
Патшалык: Хайваннар
Тип: Хордалылар
Сыйныф: Кошлар
Отряд: Лачынсыманнар
Гаиләлек: Бөркетләр
Ыруг: Диңгез бөркетләре
Төр: Аккойрык бөркет
Латин атамасы
Haliaeetus albicilla
Linnaeus, 1758
Ареал
рәсем

  оялау урыннары

  кышлау урыннары

  ел әйләнәсенә торган урыннар

Wikispecies-logo.svg

Викитөрләрдәге систематика

Commons-logo.svg
Рәсемнәр
Викиҗыентыкта

ITIS 175419
NCBI 8969

Елга́ каракошы́ (аккойрык бөркет, Haliaeetus albicilla) - карчыга кошлар гаиләлегеннән ерткыч кош.

Евразиянең урман һәм урман-дала зоналарының зур сулык ярлары буенда тереклек итә. ТРда, башлыча, Идел һәм Кама елгалары үзәннәрендә очрый. Куйбышев һәм Түбән Кама сусаклагычлары төзелгәч, елга каракошының саны шактый кими, хәзерге вакытта 30 пардан күбрәк исәпләнә. Оя коручы күчмә төр, кайберләре кышлый.

5-6 яшьтә җитлегәләр, гадәттә ике йомыркага утырып бала чыгаралар. Гәүдә озынлыгы 1 м га кадәр. Канат колачы 2,5 м га җитә. Олы бөркетнең авырлыгы 3 тән 6,5 кг га кадәр, ана затлар аталардан эрерәк. 2009 елда Иж елгасы буенда балыкчылар куйган ятьмәләргә уралып, табигать инспекторлары кулына 9,7 кг авырлыгындагы кош эләккән.[1]

Төсе көрән, башы һәм гәүдәнең түбәнге өлеше аксылрак. Канатлары киң, озын. Койрыгы кыска, чөйсыман, ак төстә. Акларының түбәнге ягы каурыйланмаган. Томшыгы зур, ыргаксыман, сары төстә. Елга каракошы биек кәүсәле карт урманнарда оялый. Ояны февраль-апрельдә ясый башлый. Биек агачларга зур оя ясап, аны күп еллар рәттән куллана. Соргылт төстә 1-3 йомырка сала, ояда ана һәм ата кошлар чиратлашып утыра. Балыклар, имезүчеләр (куян, ондатра, йомран), кошлар (үрдәк, акчарлак, кыр тавыклары), үләксәләр белән туклана. Елга каракошы Татарстан Республикасы һәм Русиянең Кызыл Китапларына кертелгән һәм аны саклау чаралыры каралган күп кенә бөтендөнья документларына кертелгән. Татарстанның зур сусаклагычлар һәм елгалар янына урнашкан районнарында күренәләр алар. Март урталарында кайталар, октябрь азагында җылы якларга очып китәләр, сирәк кенә кышлаган экземплярлар да күзәтелә.[2]

Искәрмәләр[үзгәртү]

Чыганаклар[үзгәртү]