Зәңгәр күкчәчәк

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Зәңгәр күкчәчәк latin yazuında])
Зәңгәр күкчәчәк
Сурәт
Кыскача исем C. cyanus
Халыкара фәнни исем Centaurea cyanus L., 1753[1]
Таксономик ранг төр[1]
Югарырак таксон күкбаш[1]
Таксонның халык атамасы Cornflower[2][3]
Цвет цветков зәңгәр[4]
...өчен инвазион төр Шаңхай[5] һәм Орегон
Нинди вики-проектка керә ВикиПроект Инвазив биология[d]
Зоны морозостойкости растений 2[d][6]
Ареал таксона Шаңхай[5], Кытай[7], Фуҗиян[d][8], Тиянҗин[9], Шеңҗан-Уйгыр автономияле районы[10], Тибетский автономный район[d][11] һәм Гуандун[d][12]
Ссылка на авторов таксона L.
GRIN URL npgsweb.ars-grin.gov/gringlobal/taxonomydetail.aspx?id=9817[13]
 Зәңгәр күкчәчәк Викиҗыентыкта

Зәңгәр күкчәчәк — Элеккеге СССРның Европа өлешендә, төньяк һәм көньяк районнардан тыш, шул исәптән Татарстан территориясендә дә, Кавказда, шулай ук Себердә, Урта Азиядә һәм Ерак Көнчыгышта таралган үләнчел үсемлек.

Атамасы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Ыруг атамасы буларак Карл Линней үсемлекнең латыйн телендә centaurea (лат. centaureus —кентавр) атамасын бирә. Борынгы грек мифларына караганда, бу үсемлек ярдәмендә Хирон исемле кентавр (бор. грек. Κένταυρος) Лерней гидрасы агуыннан терелә. Икенче версия буенча, әлеге атама әле Гиппократ чорында ук гамәлдә була, һәм бор. грек. κεντέω — чәнчү һәм ταῦρος — үгез сүзләреннән ясалган.[14]

Халыкара ботаник номенклатура кодексы күзлегеннән, 1753 елның 1 маена кадәр бирелгән атамалар рәсми саналмаганга күрә, Линней формаль рәвештә атаманы бирүче булып тора, һәм ыругның фәнни атамасы Centaurea L. буларак языла.

Килеп чыгышы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Бу ыругның күпчелек төрләре Көнчыгыш Аурупада килеп чыккан.

Тасвирлау[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Күкчәчәк — 50-80 см озынлыктагы сабаклы беръеллык яки күпъеллык үсемлек.

Чәчәкләре кәрҗингә оешкан. Ак, зәңгәр, сары, алсу, шәмәхә, кызыл, чия төсендә булалар. Июнь аеннан кара көзгә кадәр чәчәк ата.

Таралуы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Аурупаның бөтен мәйданында, кырда, аеруча арыш басуларында очрый.

Зәңгәр күкчәчәк уҗым кырларында, аеруча комлы туфракта чүп үләне рәвешендә үсә. Озынча йонлач яфраклы, зәңгәр чәчәкле. Ашлык начар чистартылган очракта, орлыклары чәчү вакытында җиргә эләгә, салам эчендә чәчәкләре калганда, тирес белән бергә басуга чыгарыла. Аны юкка чыгару чараларына туфракны известьләү, чәчү орлыкларын яхшылап чистарту, тишелеп чыккан үсемлекләрне тырмалау һәм күкчәчәк җитешкәнче аны утау керә.

Россиянең Кызыл китабына Centaurea dubjanskyi, Centaurea pineticola һәм Centaurea taliewii кертелгән.

Куллану[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Күкчәчәк яфракларын консервлау, тозлауда һәм ит ризыкларын әзерләгәндә тәмләткеч буларак кулланалар. Яфракларга бөтнек, канәфер, лимон исләре хас. Аларны паштетлар, консервлар, казылыкларга өстиләр. Күкчәчәкләр бал бирә торган үсемлекләр рәтенә керә, декоратив үсемлек буларак та кулланыла.

Медицинада зәңгәр күкчәчәк кулланыла, аның чәчәкләре сидек кудыру үзлегенә ия. Бөерләр авырулары белән бәйле шешенү очракларында файдаланалар.

Косметикада кулланыла.

И. С. Шмелёвның «Лето Господне» романында күкчәчәкне төс алу өчен куллану тасвирлана. Чәчәкләр ярдәмендә йомыркаларны зәңгәр төскә буйыйлар.

Символика[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • 1968 елдан Эстониянең милли чәчәге
  • Австрия азатлык партиясе символы.
  • Беларусьның рәсми булмаган символы булып тора. 1994 елдан башлап БЕЛКАРТ символы (Беларусь Республикасының түләү системасы банк карточкалары нигезендә), моннан тыш, чәчәкне ливреяләрдә «Belavia» авиакомпаниясе куллана.
  • «Мария Терезия» СС 22 нче кавалерия дивизиясе эмблемасы.

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. 1,0 1,1 1,2 Linnæi C. Species Plantarum: Exhibentes plantas rite cognitas ad genera relatas — 1753.
  2. Кызыл китап — 1964.
  3. Британ утраулары Ботаника җәмгыяте — 1836.
  4. https://powo.science.kew.org/taxon/urn:lsid:ipni.org:names:190310-1/general-information
  5. 5,0 5,1 张晴柔, 蒋赏, 鞠瑞亭 et al. 上海市外来入侵物种, Diversity of invasive species in Shanghai // 生物多样性 — 2013. — ISSN 1005-0094doi:10.3724/SP.J.1003.2013.06089
  6. https://plants.ces.ncsu.edu/plants/centaurea-cyanus/
  7. 肖翠, 刘冰, 吴超然 et al. 北京维管植物编目和分布数据集, A dataset on inventory and geographical distributions of vascular plants in Beijing, China // 生物多样性 — 2022. — ISSN 1005-0094doi:10.17520/BIODS.2022064
  8. (unspecified title)doi:10.17520/biods.2022537
  9. (unspecified title)doi:10.17520/biods.2023128
  10. (unspecified title)doi:10.17520/biods.2023124
  11. (not translated to zh-hans), (not translated to zh-hans) 西藏维管植物多样性编目和分布数据集, A dataset on inventory and geographical distribution of vascular plants in Xizang, China // 生物多样性 — 2023. — ISSN 1005-0094doi:10.17520/BIODS.2023188
  12. (not translated to zh-hans), (not translated to zh-hans) 广东省高等植物多样性编目和分布数据集, A dataset on inventory and geographical distributions of higher plants in Guangdong, China // 生物多样性 — 2023. — ISSN 1005-0094doi:10.17520/BIODS.2023177
  13. GRIN үсемлекләр таксономиясе
  14. «Флора СССР» китабы буенча

Әдәбият[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Василек // Энциклопедический словарь Брокгауза и Ефрона : в 86 т. (82 т. и 4 доп.). — СПб., 1890—1907.
  • Василёк // Большая советская энциклопедия : [в 30 т.] / гл. ред. А. М. Прохоров. — 3-е изд. — М. : Советская энциклопедия, 1969—1978.
  • Черепанов С. К., Цвелёв Н. Н., Клоков М. В., Сосновский Д. И. Род 1624. Василёк — Centaurea // Флора СССР = Flora URSS : в 30 т. / начато при рук. и под гл. ред. В. Л. Комарова. — М. ; Л. : Изд-во АН СССР, 1963. — Т. 28 / ред. тома Е. Г. Бобров, С. К. Черепанов. — С. 370—579. — 653 с. — 2200 экз.
  • Василек // Биологический энциклопедический словарь / Гл. ред. М. С. Гиляров; Редкол.: А. А. Баев, Г. Г. Винберг, Г. А. Заварзин и др. — 2-е изд. исправл. — М. : Сов. энциклопедия, 1989. — С. 87. — 864 с. — 150 000 экз. — ISBN 5-85270-002-9.
  • Петунников А. О некоторых критических формах рода Centaurea L. // Известия Императорской академии наук. VI серия. — С.-Петербург, 1907. — Т. 11. — С. 353—368.