Илшат Вәлиулла
Илшат Әхәт улы Вәлиуллин — татар шагыйре, публицист.
Ул 1967 елның 19 мартында Татарстанның Яшел Үзән районы Олы Ачасыр авылында туа. 1984 елны Олы Ачасыр урта мәктәбен тәмамлап, ул Казан дәүләт университетының татар теле һәм әдәбияты бүлегенә укырга керә. 1985-1988 елларда Тын океан Хәрби диңгез флотында хезмәт итә.
Илшат Вәлиулла 11 яшеннән шигырьләр яза башлый. 1984-1985 елларда, Казан дәүләт университетында укыганда, шигырьләре белән сәхнәләрдә, әдәби радиотапшыруда чыгыш ясый. Студентларның «Әллүки» әдәби түгәрәгендә актив катнаша.
Бу мәкаләнең сыйфатын арттырыр өчен түбәндәгеләрне эшләргә кирәк?:
|