Йорт аты
Йорт аты | |
Халыкара фәнни исем | Equus ferus caballus |
---|---|
Таксономик ранг | астөр[d] |
Таксонның халык атамасы | caballu[1], horse һәм omid |
Йөрәк тибеше ешлыгы | 38 ± 6 ударов в минуту[2] |
Нәрсәнең чыганагы | лошадиный волос[d], ат ите[d], конский навоз[d], лошадиная кожа[d], equine chorionic gonadotropin[d] һәм кобылье молоко[d] |
Халык саны | 58 315 816 (2013)[3] |
Кайда өйрәнелә | Иппология |
Сурәтләнә | лошадь в искусстве[d] |
Походка | йөреш кызулыгы[d] |
Тавыш чыгара | ржание[d] |
Объектның күренешләре өчен төркем | [d] |
Йорт аты Викиҗыентыкта |
Йорт аты (лат. Equus ferus caballus) — атлар ыругына керүче, кешеләр йөртү һәм йөк ташу, азык, чабыш өчен файдаланыла торган йорт хайваны, эре терлек. Ат кымызы һәм ат ите — сәламәтлек өчен иң файдалы ризыклар.
Кыргый атларның сакланып калган бердән-бер төре булып тора (Пржевальский атыннан тыш).
Йорт атлары, Антарктидадан тыш, барлык континентларда да таралган. Тарпаннарны беренче итеп төрки халыклар б.э.к. 7–8 гасырларда кулга ияләштерелгән дип уйланыла. Бу хәл Башкортстанның Дәүләкән районы территориясендә булган дип фаразлана.[4] Аурупада бозлык чоры тәмамлану белән кешеләр тарпаннарны кырып бетерәләр, анда атлар булмый. Шуңа күрә, мәсәлән рус һәм башка телләрдә ат лексикасында татар сүзләре күп: рус. лошадь, мерин, табун, каурый, буланый һ.б.
Атамалар
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Яшь һәм җенескә карап ат атамалары:
- Айгыр — үсеп җиткән (4 яшьтән) печтерелмәгән иркәк ат.
- Алаша — печтерелгән иркәк ат.
- Бия — үсеп җиткән (4 яшьтән) теше ат.
- Байтал — яшь теше ат.
- Дүнән — 4 нче яшьтәге ат.
- Конан (конаҗын) — 3 нче яшьтәге ат.
- Тай — 2 нче яшьтәге ат.
- Колын — 1 яшькә кадәр ат.
Ат төрләре
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- Олау атлары — авыр йөкләр ташый торган атлар (мәсәлән, совет олау аты).
- Җигем атлар — җигелә торган атлар (мәсәлән, беларус җигем аты).
- Юртак атлар — елдам юртаклауга тумыштан сәләте белән җиңел җигем атлар (мәсәлән, орлов юртагы).
- Менге атлар — менеп йөри торган атлар (мәсәлән, асыл менге ат).
- Йөк атлары — аркасында йөк йөртә торган атлар.
Ат токымнары
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Дөньяда 200 артык ат токымнары бар.
- Асыл атлар — чабышкы атлар (ахалтәкә, гарәп, асыл менге)
- Юртаклар — узыш атлары (орлов, рус, америка, француз)
- «Ярым токымлы» алман атлары — спорт атлары (ганновер, ольденбург, тракенен)
- Җирле токымнар — эшкә ярый һәм ит-кымыз бирә торган атлар (башкорт, казакъ, монгол) һ.б.
-
Ахалтәкә аты
-
Башкорт аты
-
Брабансон
-
Монгол аты
Искәрмәләр
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- ↑ http://www.sabencia.net/nomenclator.php
- ↑ Physiologie du cheval
- ↑ Porter V., Alderson L., Hall S. J. G. et al. Mason's World Encyclopedia of Livestock Breeds and Breeding — 6 — CAB International, 2016. — 1107 p. — ISBN 978-1-84593-466-8
- ↑ Матюшин Г. Н. Археологический словарь. — М.: Просвещение: АО «Учеб. лит.», 1996. — 304 с.: ил. ISBN 5-09-004958-0.
Чыганак
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- Татар теленең аңлатмалы сүзлеге (өч томда). — Казан, 1977.