Казан Мәчесе һәйкәле

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Казан Мәчесе һәйкәле latin yazuında])
Казан Мәчесе һәйкәле
Дәүләт  Россия
Административ-территориаль берәмлек Казан
Материал төре әлүмин
Биеклек / буй 3 метр
Карта

Казан Мәчесе һәйкәле - Казанда 2009 елда ачылган һәйкәл[1].

Урнашуы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Һәйкәл җәяүлеләр өчен үзәк урам булган Бауман урамының уртасында (Муса Җәлил урамы белән кисешкән урында, «Казан» кунакханәсенең тарихи бинасы янында) урнашкан. 3 метр биеклектәге һәм 2,8 метр киңлектәге металл скульптура-архитектура композиция кушеткадагы тук мәче һәм чатыр түбәсендәге тычкан сынынан гыйбәрәт. Аны Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Игорь Башмаков ижат иткән, Жуковский шәһәрендәге сәнгать кою заводында алюминийдән ясалган. Скульптура, автор аңлатканча, Казан халкының һәр чак яратып кулланган борынгы металлы булган көмеш төсенә буялган[2]. Конструкциянең колонналары һәм гөмбәзләре төсле пыяла һәм көзге кисәкләре белән бизәлгән[3]. Ас өлешендә «Казан мәчесе: аҡылы Әстерханныкы, зирәклеге Себернеке...» дигән сүзләр язылган. Бәясе якынча миллион сумга төшкән һәйкәл иганәчеләр-эшмәкәрләр акчасына шәһәр хакимияте ярдәмендә эшләнгән һәм шәһәрнең истәлекле урыннарынның[4] һәм шәһәр символларынның берсе булып тора[5][6].

Тарих[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

«Казан мәчесе: аҡылы Әстерханныкы...»
Кабык. Россия. XVIII гасыр

Тарихи риваятьләрдән мәгълүм булганча, Россия патшабикәсе Елизавета Петровна Казанда тычкан юклыгын белә. Ул вакытта Казанда тычкан аулаучы аерым токымлы мәчеләр булган. Алар "зур башлы, мускуллы муенлы, киң иңбашлыһәм ҡысҡа койрыклы" көсле, актив хайваннар була[7]. Үрдән 1745 елның 13 октябрендә төшрелгән югары боерык буенча Казанның утыз мәчесе Санкт-Петербургка тычкан тоту өчен күчерелә һәм алар анда төзелеп бетмәгән Кышкы сарайда ишәя [8][9]. Патшан лейб-гвардия хезмәтенә тәгәйенләнгән мәчеләр үз бурычын башкара. XVII-XIX гасырлардагы әлеге вакыйга истәлеге итеп, Алабрыс исемен алган Казан мәчесе образы кабыкка рәсем язучыларның иң яраткан персонажына әверелә [10], ә XXI гасырда — һәйкәлләр объекты булып тора[11].

Казан Мәчесе һәйкәлен булдыру идеясе 2005 елның маенда «Урта гасырда һәм иртә яңа вакытта Казан» Бөтенроссия фәнни конференциясендә яңгырай. XVII-XIX гасырларда рус кабынгының иң популяр геройларының берсе булган образ турындагы докладтан соң тарих фәннәре кандидаты С. Ф. Фәизов интервьюда болай ди:

"...бу образ ике халык — татар һәм рус арасындагы мөнәсәбәтләрне киң чагылдыра. ...Мәче бу мөнәсәбәтләр перспективасына һәм ике милләтнең үзара ышанычына җавап бирә. ... Бауман урамында берничә анималистик сурәт: бака һәм лачын белән фонтаннар бар. Бу рәттә Казан мәчесе җитми дип уйлыйбыз. Гомумән, Казан мәчесе Казанның рәсми булмаган символы булырга мөмкин. Шәһәрнең Зилант белән гербы бар һәм бу яхшы. <...> Әмма Зилантның биографиясе юк, анда эчкерсезлек, йортка ияләшү юк... ул халыкка караганда бюрократиягә якынрак. Ә Казанга һәркемгә якын булган символ кирәк. Казан мәчесен үзенә тиешле пьедесталга күтәрергә кирәк»[12].

Һәйкәлләрнең берсе Казанның Бауман урамында (2009 ел), икенчесе шул ук елда - шәһәр читендә, Раиф Богородицкий монастырендә, күл буенда урнашкан[13].

Казан мәчеләре тарафыннан салынган традиция буенча, Елизавета чорыннан аларның токымлары рәсми хезмәттә һәм Дәүләт Эрмитажының подвалларында һәм бүлмәләрендә яши, анда Эрмитаж мәчеләре дусларының махсус фонды эшли һәм ел саен 1 апрель көнне музей хезмәткәрләре «март мәчесе көне» дип аталган традицион бәйрәм оештыра[14]. 1745 нче югары Указ нигезендә, мәчеләр «төп» булырга тиеш булганлыктан, Казан мәчесе аларның символик башлангычы булып тора[15]. Бауман урамындагы "төп" һәм Казан мәчесе — һәйкәлне оештыручы фикере буенча, кабык персонажының җенесен ачклау урынсыз. «Яңалыклар дөньясы» билгеләүенчә, скульпторның образын шушыдай аңлатуы җирле халык тарафыннан аңлап кабул ителми[16].

2009 елның мартында Дәүләт Эрмитажының Казан филиалында, «Эрмитаж-Казан» музей үзәгендә Казан мәчесенә багышланган күргәзмә уза[17]. 2011 елда һәйкәлне булдыручы И. Н. Башмаковка Татарстан Республикасының Халык рәссамы исеме бирелә[18]. Шул ук елда шәһәр укучылары тарафыннан Казанның истәлекле урыннары буенча эшләнгән "Казан мәчесе һәйкәле тарихы» тикшеренү эше нәтиҗәләре «Башлангыч мәктәп: заманча белем бирү стандартлары» Бөтенроссия фәнни-гамәли конференциясендә билгеләнә[19].

Алабрыс мәчесе һәйкәле шәһәрнең тарихи юл күрсәткечендә билгеләнгән[20]. Жирле гореф-гадәтләр буенча, телкләр тормышка ашсын өчен Казан мәчесенең эчен сыйпарга кирәк[22]. "Российская газета" Казан мәчесе һәйкәлен "Татарстанның республиканнан читтә билгеле" сигез симфолы эченә керә[21].

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Коту Казанскому поставят памятник в центре Казани, archived from the original on 2014-10-06, retrieved 2019-04-09 
  2. Кот казанский нашёл себе место
  3. Кот Казанский, ум астраханский, разум сибирский, archived from the original on 2012-05-19, retrieved 2019-04-09 
  4. В центре Казани открыт памятник коту казанскому, archived from the original on 2009-11-25, retrieved 2019-04-09 
  5. Кот казанский
  6. Город Казань. KZN.RU: Официальный портал города, archived from the original on 2016-03-05, retrieved 2019-04-09 
  7. Голь, Н. М., Халтунен, М. Б. Кошкин дом в Эрмитаже / вступ. слово М. Б. Пиотровского. — СПб.: Арка, 2007. — С. 77. — 106 с. — ISBN 978-5-91208-006-7.
  8. Указ о высылке ко двору котов (1745), 1871
  9. Самые необычные указы императрицы Елизаветы Петровны
  10. Фаизов, С. Ф., 2006
  11. Кот Казанский — памятник Лубку или Петру?, archived from the original on 2014-10-10, retrieved 2019-04-09 
  12. Кот казанский
  13. Жил да был серый кот за углом
  14. В Эрмитаже наступил «День мартовского кота»
  15. Кот казанский(үле сылтама)
  16. Матвеева, О., 2010
  17. Коты прогулялись по Эрмитажу
  18. Указ Президента Республики Татарстан № УП-729 «О присвоении почётного звания „Народный художник Республики Татарстан“» (PDF), archived from the original (PDF) on 2014-10-10, retrieved 2019-04-11 
  19. Внеурочная деятельность в рамках реализации федерального государственного образовательного стандарта начального общего образования(үле сылтама)
  20. Казань. Между востоком и западом|ссылка= |викитека= |ответственный= |место=М.|издательство=Вече|год=2013|страницы=223—225|страниц=320|серия=Исторический путеводитель|isbn=978-5-4444-0321-1|тираж=3000|
  21. Восемь символов Татарстана