Калининск районы

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Калининск районы latin yazuında])
Калининск районы
БайракИлтамга
Нигезләнү датасы 23 июль 1928
Сурәт
Рәсми исем Калининский район
Дәүләт  Россия
Башкала Калининск
Административ-территориаль берәмлек Сарытау өлкәсе
Сәгать поясы UTC+03:00, UTC+04:00 һәм SAMT[d][1]
Халык саны 30 502 (1 гыйнвар 2018)[2]
Мәйдан 3200 км²
Рәсми веб-сайт kalininsk.sarmo.ru(рус.)
Харита сурәте
Карта
 Калининск районы Викиҗыентыкта

Калининск районы (рус. Калининский район) — Сарытау өлкәсе составына керүче муниципаль район.

Административ үзәк — Калининск шәһәре.

 География[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Чиктәшлек[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Як

Район яки төбәк

Төньяк Аркатау, Екатериновка, Аткар районнары
Көнчыгыш Лысые Горы районы
Көньяк Волгоград өлкәсе
Көнбатыш Самойловка, Балашау районнары

 Тарих[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Район 1928 елның 23 июлендә Түбән Идел краеның Сарытау округы эчендә Баланда районы исеме астында оештырылган. 

1934 елдан — Сарытау крае, 1936 елдан — Сарытау өлкәсе составында.

1958 елда район составына бетерелгән Казачка районы, ә 1960 елда Свердлово районы территориясе кертелгән.

1962 елда район үзәгенә Калининск исеме бирелә, тиешенчә, район Калининск районы дип атала башлый.

Халык[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1939[3] 1959[4] 1970[5] 1979[6] 1989[7] 2002[8] 2010[9]
33315[10] 31772 44488 41305 39739 39732 33302

Милли состав (2010): урыслар (86%), украиннар (5,1%), әрмәннәр (1,6%).[11][12]

Административ бүленеш[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Калининск районы составына 1 шәһәр җирлеге һәм 12 авыл җирлеге керә.

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Тышкы сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]