Калмык сыеры

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Калмык сыеры latin yazuında])
Калмык печелгән үгезе (1896)

Калмык сыеры (рус. калмыцкая) — мөгезле эре терлекнең ит бирә торган токымы. Токым якынча 380 ел элек калмык кабиләләре Монголиянең көнбатыш өлешеннән алып китерелгән терлеген озак камилләштерү белән барлыкка килде.

Төсе төрле төсмерле кызыл (кайвакыт сыртта ак тасма, гәүдәдә ак таплар белән), сирәк кенә җирән. Тән төзелеше нык һәм төзек хайваннар. Үгезләрнең авырлыгы 750–900, сыерларның — 420–500 кг. Терлек ашату һәм асрау шартларына талымсыз, кышлау утлавыкларын яхшы куллана, язын һәм көзен тиз симезә, җәйге корылыкта һәм озак кышлауда симезлеген озак югалтмый тора. 1,5 яшенә токымга асратылган бозауларның авырлыгы 400–450 кг, печелгәннең — 380–420 кг га җитә. Печелгән бозауларның, аранда симертү өчен ашаткач, 18–19 айда — 530 кг га җитә. Сугым чыгышы 57–60 %. Ит югары тәм сыйфатларына ия була. Уртача еллык савымы 650–1000 кг, сөтнең майлылыгы 4,2–4,4 %.

1985 елның 1 гыйнварда хуҗалыкларда 392 мең баш бар иде. Русиянең Калмыкиядә, Ставрополь краендә, Ростов һәм Әстерхан өлкәләрендә, Казакъстанның Актүбә һәм Җамбыл өлкәләрендә үрчетәләр.

Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Сельскохозяйственный энциклопедический словарь (тат. Авыл хуҗалыгы энциклопедия сүзлеге). — М.: Советская энциклопедия, 1989. — 718 с.