Кар

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан
Моңа күчү: навигация, эзләү
Кар бөртекләре
Кар бөртегенең симметриясе

Кар – ул кар кристаллары (кар бөртекләре) формасындагы каты явым-төшем, күбрәк салкын температурада барлыкка килә.

Җил көньякта, океан һәм диңгез өстендә йөзеп йөргән болытларны төньякка куа. Салкын һавага килеп кергән болытлар әкренләп суына, һәм бик вак, җиңел кристаллар – кар бөртекләре хасил була. Кыскасы, су тамчылары боз тамчыларына әйләнә.[1] Болыттагы вак су тамчылары шундый ук тузан бөртекләре белән кушылып бозлангач, кар бөртекләре барлыкка киләләр. Аннан соң 0,1 мм гы кристаллар җиргә төшә башлыйлар һәм әкренләп һавадагы конденсация нәтиҗәсендә үсә баралар. Нәтиҗәдә, барыбызга билгеле булган алты очлы кар бөртекләре барлыкка килә.

Кар бөртекләрендә суның үзенчәлекле молекуляр структурасы аркасында алтмыш − йөз егерме градуслы почмаклар гына булырга мөмкин. Бу кристаллар формалашу процессында атмосферада кабат-кабат вертикаль рәвештә күчеп йөриләр, өлешчә эриләр һәм яңадан кристаллашалар. Шунлыктан дөрес кристалларның даими әйләнеше бозыла һәм кушма формалар барлыкка килә. Нәтиҗәдә шундый геометрик төрлелек барлыкка килә, хәтта ике охшаш кар бөртеген дә очратып булмый.

  • Беренче кар көз ахырында ява һәм дөньяга кыш җитүе хакында хәбәр итә.
  • Рашкы кар – ан-ак төстәге, бозга охшаган кар. Ул бик вак ярма сыман була.
  • Җепшек кар – бераз эреп, көпшәклеген югалткан кар.
  • Ябалак кар – мамык кебек җиңел, күперен торган эре бөртекле кар.
  • Тәңкә кар – йолдыз сыман вак, нәфис кар бөртеге.
Төннә сулыклардан күтәрелгән пардан кар өстенә яткан бәс

Карның әһәмияте[үзгәртү]

Кар җирне каплап ала да андагы җылыны тышка чыгармый, ә суыкны үткәрми. Карның әлеге сыйфаты үсемлекләр һәм хайваннар өчен файдалы. Үләннәр дә, көздән баш калкытып калган уҗымнар да кар астында өшемиләр. Тычканнар, бурсыклар, аюлар да кыш көне өннәрендә рәхәтләнеп җылынып ята алалар. Кар шәһәр һавасын да чистарта. Яуган вакытта ул һаваны сафландыра, төтенне, корымны, тузанны үзенә сеңдерә. Басу кырыйларына кыр ышыклау полосалары – агачлар утырталар. Кыш көне басу уртасына махсус кар тоту җайланмалары да куялар. Алар тирәсенә күп итеп кар сала. Кар ничаклы күбрәк җыелса, җирнең дымы шулчаклы булачак, һәм киләсе елга иген уңачак. Яз көне кар эри һәм ташу яки гөрләвек булып ага, урманнарны, басуларны, бакчаларны дым белән сугара. Ә бу, үз чиратында, үсемлекләр, агачлар өчен файдалы.

Кар күп яву зыян да китерергә мөмкин. Өстәвенә, җил чыгып, буран да бурый башласа. Очкычлар оча алмый, поездлар кузгалмый, автомобиль юллары ябыла. Юлларга салган карны чистартырга күп вакыт кирәк. Күп яуган җепшек кар агач ботакларына, электр үткәргеч чыбыкларга сыланып кала. Аның авырлыгыннан алар сынарга, өзелергә мөмкин.

Кар ташкыны[үзгәртү]

Кар ташкыны

Таулы районнарда кыш көне башка афәтләр – кар шуышу, ягъни кар ташкыннары төшәргә мөмкин. Тау итәкләренә җыелган тонна-тонна кар кояш нурлары яисә ниндидер тавыш нәтиҗәсендә урыныннан кузгалып аска төшә. Якын-тирәдәге урманнарны, басуларны, хәтта авылларны күмеп китә.[2]

Кар ташкыны ишелү Татарстанда да мөмкин. 2008 елда Бөгелмә шәһ. читендә кар 9 яшьтән 16 яшькә кадәрге 9 бала һәм яшүсмер чана һәм чаңгы шуган җирдән дүрт метр калынлыгындагы кар астында кала. Аларның икесе зыян күрми, төрле тән җәрәхәтләре алган өч яшүсмер Бөгелмә район үзәк хастаханәсенә озатыла гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәләре тарафыннан үткәрелгән эзләү-коткару эшләре барышында табылган тагын дүрт баланы коткарып калып булмый.[3]

Искәрмәләр[үзгәртү]

Чыганаклар[үзгәртү]