Каргалы (Благовар районы)

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Каргалы (Благовар районы) latin yazuında])
(Каргалы битеннән юнәлтелде)
Каргалы, Бәләбәй Каргалысы
Карта
Ил Россия
Регион Башкортстан
Район Болгавар районы
Координатлар 54°33'30"тн, 54°47'3"кнч
Халык саны 450 кеше
Милли состав татарлар
Почта индексы 452731

КаргалыБашкортстанның Болгавар районындагы татар авылы. Рәсми рәвештә ике торак пункты буларак санала: Түбән Каргалы һәм Югары Каргалы. Әдәбиятта Бәләбәй Каргалысы һәм Яңа Каргалы буларак та билгеле. 2010 ел җанисәбен алу буенча биредә 438 кешенең яшәве мәгълүм.

Ике ырудаш авыл: Каргалыбаш, Каргалытамак белән Каргалы авыл җирлеген тәшкил итә.

Тарихи мәгълүмат[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Авылга Төмән өязе морзалары, Идәй авылыннан чыгып киткән Еникеевлар һәм Терегуловлар нигез сала. Күршеләреннән матди хәле буенча ерак китмәсәләр, дә аларның берникадәр өстенлеге булган, чөнки Уфа губернасының башка кайбер татар морзалары белән бергә алар 1796 елда дворянлык хокукларын кайтаралар. Морза балалары рус дөньяви уку йортларына керә алганнар, дәүләт хезмәтенә алынганнар.

1917 елда Яңа Каргалыда (утарлар белән бергә) 3107 кеше яши, шул исәптән 3052 мишәр (434 хуҗалыкта), 20украин (4 хуҗалык), берәр хуҗалыкта 14 удмурт, 14 типтәр, 7 татар яши.[1]

Өч ел узуга, 1920 елда биредә (Чәрмәсән тимер юл тукталышы белән) 477 хуҗалыкта 3149 татар һәм 19 хуҗалыкта 75 рус яши.[2] Совет чорында Каргалыда бары тик татарлар яшәве билгеле. Ә 2002 ел халык санын алуның рәсми мәгълүматларында биредә 30%ка якын башкорт яшәве күрсәтелә.

Икътисад һәм социаль тармак[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Агрофирма «Каргалыбаш».

Атаклы кешеләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Чыгышы буенча Каргалыга нисбәтле кешеләр:

Демография[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Халык саны
2010[4]
259

Географик урынлашу[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]