Касыйм ханлыгы
Касыйм ханлыгы Qasıym xanlığı قاسم خانليغى Бәйле ханлык | ||||
| ||||
---|---|---|---|---|
Касыйм ханлыгының харитасы | ||||
Башкала | Касыйм шәһәре | |||
Тел(ләр) | татар теле | |||
Халык | касыйм татарлары | |||
Идарә итү төре | хан монархиясе | |||
Касыйм ханнары | ||||
- 1452—1469 (беренче) | Касыйм хан | |||
- 1679—1681 (соңгы) | Фатыйма Солтан | |||
Касыйм ханлыгы, Мишәр йорты (قاسم خانليغى, Qasıym xanlığı) — 1454-1681 елларда бүгенге Россиянең Рязань өлкәсе җирләрендә урнашкан татар ханлыгы. Тарихның башлангыч этабында Казан ханлыгы мәнфәгатьләрен кайгыртучы буфер дәүләт буларак төзелсә, аннары соң Мәскәү кенәзлегенең вассал дәүләтенә әйләнә[1].
Тарих
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Бу мәкаләнең сыйфатын арттырыр өчен түбәндәгеләрне эшләргә кирәк?:
|
1445 елда Олуг Мөхәммәт Мәскәүнең Василий II патшасын әсир итә. Азат булу өчен аңа зур күләмдәге акча түләргә туры килә, һәм Городец-Мещерский шәһәре тирәсендә ханлык төзәргә ризалык бирә. Олуг Мөхәммәт ханлыкны аның халыкара абруен күтәрер өчен һәм акча түләү процессының тәэмин итүе өчен төзи. Ләкин Олуг Мөхәммәт үтерелгәннән соң Казан ханлыгында хакимият өчен көрәш башлана һәм Городец-Мещерский Мәскәү кенәзлеге йогынтысына керә. Олуг Мөхәммәт уллары - Касыйм һәм Якуб Казан ханлыгыннан качып, Мәскәү кенәзе катына килделәр һәм аңа хезмәт итәргә вәгъдә биргәннәр. Мәскәү кенәзе Василий II аларны берничә биләмә чыгара, бераздан, Городец-Мещерскийн һәм тирә-якны аларга тапшыра. Ханлык башы булып Олуг Мөхәммәтнең улы Касыйм билгеләнә.
1520 елга хәтле касыйм ханнары баштан Рязань, ә аннары соң Мәскәү кенәзлегеннән акча алыдлар. Төп халыклар - мордвалар һәм мишәрләр аларга ясак түләгәннәр. Ләкин Касыймның улы Данияр вафат булганнан соң, Касыйм ханлыгына ханнар Мәскәү тарафыннан билгеләнә башлый. Сәяси мөстәкыйльлекне югалтып, ханлык Россиянең бер өлкәсенә әйләнә. Ләкин шулай да, хан булып мөселман кеше генә билгеләнә алган иде, дәүләт дине булып Ислам булган иде.
Касыйм ханлыгы бөтен сугышларда Мәскәү кенәзлегенә булышырга мәҗбүр булды. Бергәләшкән рус-касыйм гаскәре Ливон ордены белән сугышта, Швеция, Казан сугышларында катнашканнар. Россиядә коткы вакытлары булганда Касыйм ханы Ураз-Мөхәммәт Лжедмитрийны яклауганнар. Әмма аның Польша белән бәйләнеш турында белгәч, аңа каршы тозак ясыйлар. Лжедмитрий аны белгәч, Ураз-Мөхәммәтны үтерә. Ләкин коткы вакытлары беткәннән соң, Казан ханлыгы юк ителүеннән соң, үлүеннән соң Касыйм ханлыгының статусы кими. Әстерхан династиясе идарә итү вакытында Касыйм ханлыгы бәйсезлекне тулысынча югалта. Ул Рус патшалыгында кирәксез субъект кебек урнаша.
Ханлык рәсми рәвештә 1681 елда юк ителә һәм Рус паташлыгы эченә керә.
Халык
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Касыйм ханлыгы территориясендә күбрәк татар халкы яшәгән, ләкин руслар да яшәгән, аларның күбесен бирегә башка яклардан хуҗалары - татар феодаллары күчергән. Төп халыклар мордвалар һәм «кара зыбын» мишәрләр салымнар түләүче төп катлам булалар.
Касыйм ханлыгы юк ителгәннән соң өстенлекләргә ия булган «ак зыбын» татарларның тормышы авырлашты. Күпчелеге гади игенчеләр шикелле иген игеп яши башлый. Яңа рус хөкүмәте аларның хокукларын кисәргә тырышты. Күбесе башка якларга китеп барырга мәҗбүр булганнар. Хәзерге вакытта Касыйм татарларырның ватаннарындагы саны - 1100 кеше.
Дин
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]XVI гасырга хәтле Ислам дине рәсми һәм төп булды. XVI гасырда Касыйм ханнарның чукынуы башланды - 1573 елда Саин Булат, ә 1683 елда - Сәет-Борһан чукындырылган. Гомуми христианлаштыру - халык саның киметүнең төп сәбәбе.
Соңгы мөселман динле Касыйм ханы - Фатыйма-Солтан бике.
Касыйм ханнары
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- Төп мәкалә: Касыйм ханнары исемлеге
Ханнар бер-бер артлы 5 нәселдән килгәннәр (билгеләнгәннәр): Казан, Кырым, Әстерхан, Казакъ, Себер нәселләре.
Казан нәселеннән булган Касыйм белән Данияр вакытында ханлык чагыштырмача мөстәкыйльлеккә ия булган. Башка ханнар Мәскәү тарафыннан билгеләнә иделәр.
Казан династиясе
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- Касыйм, Улу-Мөхәммәт хан улы, Касыйм патшасы (1445—1468).
- Данияр, Касыйм улы, Касыйм патша улы (1468—1486).
Кырым династиясе
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- Нур Дәүләт, Хаҗи-Гәрәй, Касыйм ханы (1468—1491 ел).
- Сатылган, Нур Дәүләт хан улы, Касыйм хан улы (1491 ел—1506 ел).
- Джанай, Нур Дәүләт хан икенче улы, Касыйм хан улы (1506 ел—1512 ел).
Әстерхан династиясе
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- Шәйхәүлияр, Бәхтияр солтан улы, Касыйм хан улы (1512 ел—1516 ел).
- Шаһгали, Шәйхәүлияр улы, Касыйм хан улы (1516 ел—1519 ел), (1535 ел—1546).
- Җан Гали, Шәйхәүлияр икенче улы, Касыйм хан улы (1519 ел—1531 ел).
- Саин Булат (чукынуыннан соң Симеон), Бөек Булат султан улы, Касыйм ханы (1567 ел—1573 ел).
- Мостафа Гали, Габдулла Ак-Кубеков улы, Касыйм ханы (1584 ел—1590 ел).
Казакъ династиясе
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- Ураз-Мөхәммәт, Ондан султан улы, Касыйм ханы (1600 ел—1610 ел).
Себер династиясе
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- Арслан, Гали хан улы, Касыйм ханы (1614 ел—1627 ел).
- Сәет-Борһан (чукынуыннан соң Василий Арслан улы), Арслан хан улы, Касыйм патшасы (1627 ел—1679 ел).
- Фатыйма-Солтан бикем, Арслан хатыны, Сәет-Борһан анасы, Касыйм ханбикәсе (1679 ел—1681 ел).
Шулай ук кара
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Искәрмәләр
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- ↑ Рахимзянов Б. Р. Касимовское ханство (1445—1552 гг.): Очерки истории. — Казань: Татарское книжное издательство (Идел-пресс), 2009. — 208 с.
Чыганаклар
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- Рахимзянов Б. Р. Касимовское ханство (1445—1552 гг.): Очерки истории. — Казань: Татарское книжное издательство (Идел-пресс), 2009. — 208 с.
- Рус Википедиясе
Бу мәкалә Татар Википедиясенең яхшы мәкаләләр рәтенә керә. |