Квант халәте

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан
Моңа күчү: навигация, эзләү

Квант халәтеквант системасы алырга мөмкин булган теләсә кайсы халәт. Саф квант халәте түбәндәгеләр аркылы тасвирланырга мөмкин:

Бу тасвирламалар математик яктан бердәй. Гомуми очракта квант халәте принципиаль рәвештә дулкынча функция белән тасвирлана алмаска мөмкин һәм ул тыгызлык матрицасы ярдәмендә тасвирланырга тиеш.

[үзгәртү] Халәт векторлары

Бирелгән квант системасынының мөмкин халәтләрен тасвирлау өчен гильберт пространствосы математик аппараты кулланыла. Ул система белән булырга мөмкин барлык әйберләрне тасвирлауда яраклы.

Бу очракта квант халәтен тасвирлар өчен халәт векторы кулланыла. Ул квант системасын тулысынча тасвирлаучы математик зурлыклардан гыйбарәт. Мәсәлән, 4 санның {n \ , \ell \ , m_\ell \ , m_s\,\!} күплеге водород атомында электронның халәтен билгели, алар электронның квант саннары буларак билгеле.

[үзгәртү] Бра-кет билгеләмәләре

\psi халәтенә туры килүче халәт векторын \left|\psi\right\rangle буларак билгелик. \psi халәтенә бәйләнгән векторны \left\langle\psi\right| дип билгелик. \left|\psi\right\rangle һәм \left|\phi\right\rangle векторларының скаляр тапкырчыгышын \left\langle\phi|\psi\right\rangle буларак билгеләрбез. \left\langle\psi\right| символы бра (инг. bra) дип атала, \left|\psi\right\rangle символы исә — кет дип (инг. ket). Бу билгеләүләр Поль Адриен Морис Дирак тарафыннан кертелә һәм bracket (капка) сүзен ике өлешкә (bra һәм ket) бүлү нәтиҗәсендә барлыкка килә.

Шәхси кораллар
Исемнәр мәйданы

Төрләр
Хәрәкәт
Күчү
катнашу
Кораллар
Башка телләрдә