Кече Мәме авыл җирлеге

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Кече Мәме авыл җирлеге latin yazuında])
Кече Мәме авыл җирлеге
Ил

 Россия

Статус

Россиядәге авыл җирлеге

Төбәк

Татарстан Республикасы

Административ үзәк

Кече Мәме

Нигезләү датасы

31 гыйнвар 2005 ел

авыл җирлеге башлыгы

Тамара Токсарова

Халык саны  (2010)

606

Кече Мәме авыл җирлеге (рус. Маломеминское сельское поселение, чуаш. Кӳлпуç ял тăрăхĕ ) — Татарстан Республикасының Кайбыч районы составына керүче муниципаль берәмлек. Административ үзәгеКече Мәме авылы.

Татарстан Республикасының 2005 елның 31 гыйнварында № 25-ЗРТ «„Кайбыч муниципаль районы“ һәм аның составындагы муниципаль берәмлекләрнең статуслары һәм территорияләре чикләрен билгеләү» кануны нигезенедә оеша (2008 елның 29 декабрь үзгәрешләре белән)[1].

Җирлеккә дүрт авыл керә:

Исеме авыл төре (рус телендә) Халкы (2010) Милли составы
Кече Мәме авыл (село), үзәге 380 чуашлар
Бортас авыл (деревня) 164 татарлар
Малалла авыл (деревня) 50 чуашлар
Яңа Патрикеево бистә (поселок) 12 руслар

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]