Иске Чәчкаб

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан
Моңа күчү: навигация, эзләү
Иске Чәчкаб
Байрак
Байрак
Ил Русия
Җөмһүрият Татарстан
Муниципаль район Кайбыч районы
Координаталар 55°24′1.2″ т. к. 48°06'25.6" кч. о. (G)
Авыл җирлеге башлыгы Рәмис Сафин
Нигезләнде 13 гасыр
Беренче телгә алу 1565 ел
Элеккеге исемнәр Урман Чәчкабы
Халык саны Green Arrow Up Darker.svg459 кеше (2011)
Милли состав татарлар
Дини состав мөселманнар
Этнохороним чәчкаблы́
Сәгать кушагы UTC+4
Телефон коды +7 8437030
Почта индексы 422330[1]
Иске Чәчкаб (Россия)
Red pog.png
Иске Чәчкаб (Татарстан)
Red pog.png


Иске Чәчкаб (tat. İske Çәçqab, Урман Чәчкабы, Urman Çәçqabı, рус. Старые Чечкабы )Татарстан Республикасы Кайбыч районындагы авыл. Олы Кайбыч авылы җирлегенә керә.

Казаннан 100, Олы Кайбычтан 5, Колангы тимер юл станциясеннән 25 чакрымда урнашкан.

Географиясе[үзгәртү]

Бәрле тугае күренеше

Иске Чәчкаб авылына уртача континеталь климат хас. Авыл чокырлар янындагы таучылыкка урнашкан.

Авылның төньягында сазлыклар ята. Биредә торф чыгару карьеры, көтүлекләр урнашкан. Биредә Чәчкаб җирләре Өлҗән, Салтыган, Симәки авыллары җирләре белән чиктәш.

Көнчыгышта һәм көньякта иген кырлары, Түгәрәк урман (Зирекле урманы) урнашкан. Биредә авыл җирләре Өлҗән, Кече Кайбыч, Бәрлебашы авыллары җирләре белән чиктәш.

Авылның көнбатыш кырыенан Бәрле елгасы ага. Бу елга Өлҗән авылы җирлеге белән чик булып тора.

Җәнлекләр[үзгәртү]

Эре кыргый хайваннардан Түгәрәк урман буйларында кабан дуңгызларын, пошиларны, кырларда төлкеләрне очратырга мөмкин.

Кырларда, үзәннәрдә кыр куяны, кыр тычканы, йомраннар кебек вак кимерүчеләр яши.

Су буйларында һәм тугайларда кондызлар, андатралар очрый.

Сазлыкларда, су буйларында үрдәк, торна, ләк-ләк кебек су- саз кошлары яши.

Болыннарда, шулай ук, кәлтәләрне, еланнарны, вак бөҗәкләрне очратырга мөмкин.

Климат[үзгәртү]

Тәүлек буена һаваның уртача температурасы
Гый Фев Мар Апр Май Июн Июл Авг Сен Окт Ноя Дек Ел
-10.5 °C -10.6 °C -5.5 °C 4.9 °C 13.5 °C 18.4 °C 20.4 °C 17.9 °C 12.2 °C 4.5 °C -4.4 °C -9.7 °C 4.3 °C

Климат уртача континенталь. Кёппен-Гейгер климатлар классификациясе буенча климатның коды: Dfb[2]. Уртача еллык һава температурасы 4.3 °C.[3]

Авыл атамасы[үзгәртү]

Чәчкаб атамасы килеп чыгышында берничә караш яши.

Беренче караш буенча, Чәчкаб атамасы, 1552нче елда Казанны Явыз Иван алганда, аңа каршы, Казанны яклап сугышкан чәчкаблы Чәчкә-би исеменнән килеп чыккан дип баралар[4].

Икенче караш буенча, имеш бүген авыл урнашкан жирләр, кайчандыр Казанның чирмеш морзасы Чәчәвинеке булган. Шулай ук, Чәчәви белән Чәчкә-бинең бер үк кеше булуы да ихтимал[5]. Дөрестән дә, элек Тау ягында чирмешләр күпләп яшәве билгеле.

Өченче караш буенча, Чәчкаб авылында кайчандыр чәчкап ясау белән шөгыльләнгән дип баралар. Авыл исеме дә бу хатын-кыз чәч каптырмасыннан чыккан булырга мөмкин[5].

Дүртенче караш. 1740 елда Хуҗа Хәсән авылын чукындырганда җиде кыз шул яктан качып китәләр. Ләкин бу кызлар рус миссионерлары тарафыннан Чәчкаб авылы янында куып тотылып үтереләләр. Әлеге кызлар күмелгән урын бүгенге көндә койма белән уратып алынган зират. Элек, язгы ташу вакытында, бу зиратның яры ишелеп, кайбер каберлекләр күренгәч, имеш аларда чәч каплары табылган икән[5].

Тарих[үзгәртү]

Авыл турындагы беренче мәгълүматлар 1565-1567 елларга сылтыйлар. Авылның борынгы булуын Р.Х. Калимуллинаның «Авылым тарихы» альбомы да дәлилли[6].

Иске Чәчкабта туып-үскән, хәзер Казанда яшәүче Кадыйр Галимов үзенең туган як төбәге, бигрәк тә үз авылының тарихын өйрәнүгә күп тырышлык һәм хезмәт куйган кеше, патша хөкүмәтенең Тау ягы халкын чукындыру тарихын өйрәнүгә һәм Иске Чәчкаб белән Яңа Чәчкап авыллары арасындагы элемтәләрне өйрәнүгә дә әһәмият бирә. Аның раславынча, Иске Чәчкабта Колый (Кулай) нәселе яшәгән. Әле хәзер дә Иске Чәчкабта бер үзән Колый чокыры (Кулайка) дип йөртелә.

Аннан соң ул үз авылы халкы арасында шундый риваять сакланып калганын яза. Иван Грозный Казан ханлыгын яулап алу вакытында Иске Чәчкабта ике морза: Колый (Кулай) би һәм Чәчкә би яшәгән. Колый би Иван Грозный гаскәрләренә кушылып, Казанны яулап алуда катнашкан, шул хезмәте өчен патша аңа толып бүләк иткән. Ә Чәчкә би, киресенчә, Патша гаскәрләренә каршы сугышкан һәм шул сугышта һәлак булган. Авылның исеме дә Чәчкә би дип аталып йөртелә, имеш. Үзенә каршылык күрсәткәне өчен явыз Патша бу авылны яндырып, җир белән тигезләткән, халкын кырып ташларга боерган. Ә котылып калганнары авылдан көнбатышка чокыр-чакырлы урман арасына качып, землянкаларда яшәгәннәр һәм авылларын иске урынга түгел, башка урынга нигезләгәннәр, имеш. Иске Чәчкаб авылының Иван Грозный юк иткән урыны хәзерге Олы Кайбыч авылы урынында булган дип раслый Кадыйр Галимов.[4]

Иске Чәчкаб элек-электән шактый зур авыл булып килгән. И.А.Износков үзенең «Материалы о жителях и селениях Свияжского уезда в 1880 — 90 г.г.» дигән хезмәтендә Иске Чәчкаб авылында 557 кеше яшәвен, шуларның 268 ир, 289 хатын-кыз булуын күрсәтә. Ә чәчү җире бик аз булган.[4]

1877 елда Иске Чәчкабта 87 йортта 206 ир, 198 хатын-кыз яшәгән. Җирнең аз булуы яңа җирләргә күчеп утыру өчен төп сәбәп булуы да мөмкин. XVII гасырның ахырларында патша хөкүмәте үз дәүләтенең көньяк чикләрен ныгыту өчен «Засечная черта» дигән ныгытмалар төзетә башлый. Дикое поле дип йөртелүче буш урын­нарга хөкүмәт халыкны күчереп утырту сәясәтен үткәргән. Ирекле күчеп утыручыларга җир бирелгән. Бирегә күчеп утырырга теләүчеләр аз булмагандыр. Чөнки биредә җирләр уңдырышлы, кара туфраклы, җитмәсә күлле-елгалы, сулы яклар.[4]

18 йөз - 19 йөзнең 1 нче яртысында халкы дәүләт крәстияннәре катлавына керә, игенчелек, терлекчелек белән шөгыльләнә. 20 йөз башында Иске Чәчкабта җил тегермәне, 2 вак-төякләр кибете эшли. Бу чорда авыл җәмәгатенең имана җире 831 дисәтинә тәшкил итә.

1920 елга кадәр Казан губернасының Зөя өязе Ульянково волостенда. 1920 елдан ТАССРның Зөя кантонында. 1927 нең 14 февраленнән - Ульянково, 1927 нең 1 августыннан - Кайбыч, 1963 нең 1 февраленнән - Буа, 1964 нең 4 мартыннан - Апас, 1991 нең 19 апреленнән Кайбыч районында.[7]

Бөек Ватан сугышы еллары[үзгәртү]

Авыл кырларыннан узучы Казан каймасы.

Бөек Ватан сугышында 165 кеше катнаша һәм 111 кеше һәлак булганнар яки билгесез югалганнар исемендә[6].

Ватан сугышы күп чәчкаблыларны үлемгә тарта.Колхоз төзүчеләрнең күбесе сугышка китеп бетә. 1941 елда авыл Советы рәисе итеп Заһидуллин Зиннәтулла сайлана. Аңа кадәр булган Закиров Абдулла июньдә үк сугыша китә. Бу елларда колхозның барлык табышын да хөкүмәт тартып ала.

1943 елдан авыл Советы рәисе булып Хәлил Сәмигуллин тора[5]..

Сугыш елларында авылдан 24 иң яхшы ат сугышка алына. Аларны олы яшьтәге Низаметдинов Гаяз Украинага озата[5].

1943 елда шәхси хуҗалыклардан йомырка, сөт җыеп дәүләткә тапшыру бик кырыс куела. Авылдан бу җыемнарны ат җигеп Ормарга тапшыралар.

Казан каймасы окоплары[үзгәртү]

1941 елның көзендә авыл кырларында Казан каймасы казу башлана. Авыл мәктәбендә белем бирү туктатылып, бинасы штаб итеп кулланыла башлый. Беренче окоп Әптерәшит дигән урында казыла. Аннары Чәчкаб белән Өлҗән арасында тирән окоплар казыла башлый. Окоп казуга бик күп кешеләр китерелә, шул исәптән язучы Гадел Кутуй да биредә була.[8]

Танк үтмәслек чокырлар, дзотлар, землянкалар авыл җирләре аша 7-8 чакырым бара. Бу чокырларның киңлеге 5-6 метр,ә тирәнлеге 3-4 метр була. Соңрак, бу окоп җирләренең күпчелек өлеше күмелеп, эшкәртелә.

Тамгалар[үзгәртү]

Авылда төрле тамгалы нәселләр бар. Алар борынгыдан калган ыру билгеләре. 732 елда ук төркиләрдә тамга тәртибе билгеле.

Чәчкабта тамга куллану аларның хәзәрләргә дә катышы барга дәлил. Чөнки Хәзәр Каһанлыгындагы рун язуы соңрак төрки халыкларның тамгаларына күчүе билгеле.

Авылдагы күпчелек тамгалар Хәзәр, Болгар, Казан тамгаларына охшаш[5].

Топономика[үзгәртү]

Түгәрәк тау (кыш)
Карама тавы (кыш)
  • Түгәрәк тау - бу авыл эчендә урнашкан биек булмаган тау. Риваятьләргә караганда Әлик-бабай дигән алып авыл аша үткәндә ял иткән арада чабатасыннан туфракны коеп бу тауны өеп калдырган.

Түгәрәк тау язын кардан иң алдан ачылганлыктан,элек, иртә язда аның башында кечкенә балалар төрле уенар уйнаганнар. Шулай ук бу тауда "Карга боткасы", "Яңгыр боткасы" кебек бәйрәмнәр үткәрелә.

  • Күләвек - бу авыл белән Бәрле елгасы арасында урнашкан кечкенә җир. Кайчандыр бу җир таллар белән капланган булган һәм халык кырда эшләп арыгач, шул таллар күләгәсендә ял иткән.
  • Карама чирәме- авылдан көнчыгыштарак урнашкан агачлык.
  • Җиде кыз зираты- авылдан төньяктарак чокыр кырыенда агачлар утыртылып киртәләнгән урын.
Акшар чокыры

1740 елда Хуҗа Хәсән авылын чукындырганда җиде кыз шул яктан качып китәләр. Ләкин бу кызлар рус миссионерлары тарафыннан Чәчкаб авылы янында куып тотылып үтереләләр[5]. Әлеге кызлар күмелгән урын бүгенге көндә койма белән уратып алынган.

  • Җанган җир, яки янган җир - бүген агачлар утыртылган бу җир авылдан көньякта урнашкан. Кайчандыр эшкәртүгә яраксыз бу сазлыклы җирдә гел урман булган, әмма бер рус кшесе бу урманны ягып, үзенә җир булдыра, ләкин җир сазлыклы булганлыктан бу җирләрне ташлап китә.
  • Бакый бакчасы - бу авыл эчендә урнашкан сай сулы тирән чокыр. Бүген бу урында бары юан таллар гына үсә.
  • Карама чокыры - кайчандыр карама агачлары белән капланган бу чокырдан түгәрәк урман ягыннан "карама ташуы" төшә.
  • Акшар чокыры - элек бу чокырдан авыл халкы мич акшарлау өчен акшар алып кайткан.
  • Картлар елгасы- авылдан төньяктарак урнашкан, кар сулары белән туенучы күл. Бик кызу җәйләрдә бу күл тулысынча кибеп бетә.
  • Мунчала күле- Бәрле елгасы буенда урнашкан күл. Элеккеге елларда бу күлдә халык мунчала эшкәртә торган була.
  • Олан кичүе- Бәрле елгасы аша Чәчкабтан Салтыган авылына илтүче юлдагы кичү.

Халкы[үзгәртү]

Гомуми демографик күрсәткечләр
1646[9] 1721[9] 1744[9] 1782[9] 1795 1834 1859 1897 1908 1920 1923 1926 1928 1949 1958 1970 1979 1989 2002 2008 2010 2011
5 Green Arrow Up Darker.svg59 Green Arrow Up Darker.svg62 Green Arrow Up Darker.svg74 Green Arrow Up Darker.svg325 Red Arrow Down.svg309 Green Arrow Up Darker.svg411 Green Arrow Up Darker.svg900 Green Arrow Up Darker.svg1 148 Red Arrow Down.svg1 009 Red Arrow Down.svg839 Red Arrow Down.svg726 Green Arrow Up Darker.svg819 Green Arrow Up Darker.svg833 Red Arrow Down.svg734 Red Arrow Down.svg717 Red Arrow Down.svg688 Red Arrow Down.svg512 Red Arrow Down.svg463 Red Arrow Down.svg458 Red Arrow Down.svg442 Green Arrow Up Darker.svg459
Иске күпер
Авыл янындагы иген кыры
Түгәрәк таудан авыл куренеше

Авылның милли составы татарлардан гына тора. Авылда 146 йортта 463 кеше яши[10]. 2010 елда даими яшәүчеләр саны 442 кеше.

Бирегә килеп урнашкан беренче "чәчкаблылар" Болгар дәүләте кешеләреннән булалар, бу хакта кабер өстендәге кырыйлатып төзеп чыгылган ташлар дәлилли. Ләкин шул ук вакытта авылга мишәр халкы да нигез салуы билгеле[5]. Элек авылда шулай ук татарлар белән бергә мордвалар (Агиш ягы), чуашлар яшәгән[5]. Авылда бүген дә мордваларга хас сүзләр кулланыла, мәсәлән: әвен, тирмән, ындыр, ак бал, штан, эшләпә, миләш, быкрак, акчый, кәки һ.б. Ләкин бу халыклар соңрак йә күченеп киткәннәр, йә Ислам дине тәэсирендә татарлашканнар.

1593-1630 елларда авылның күп халкы Буа якларына күченә. Мәсәлән, анда Яңа Чәчкап дигән татар авылына нигез салалар. Шулай ук, кайбер чыганакларда Чәчкаб авылыннан чуашлар хәзерге Буа районы Чурак авылы җирләренә күченгән дип тә уйланыла[5].

Күренекле кешеләр[үзгәртү]

Иске Чәчкаб авылыннан өч кеше Татар энциклопедиясенә дә кертелгән, алар – Габделлатыйф Алкин дин көрәшчесе буларак, Шәйхулла Алкин – милләт көрәшчесе, язучы булганга.[11][12]. Һәм Рәис Борһанов галим буларак.

Тел[үзгәртү]

Иске Чәчкаб авылы халкы Тау ягында таралган татар теленең норлат сөйләшендә сөйләшә. 2002 елгы җанисәп буенча халыкның 100%ы да татарча, 80.5%ы (387 кеше) русча белә.

Икътисады[үзгәртү]

Авыл халкының күбесе район үзәгенә барып, Закиров ис. хуҗалыкта эшли, йорт яны хуҗалыгында авыл хуҗалыгы белән шөгыльләнә. Шулай ук шәхси кибет тотучылар да бар.

Авылда бүгенгәчә колхоз сакланып килә. Шулай ук фермер хуҗалыклары да бар. Авыл хуҗалыгында төп тармаклар: сөт-ит терлекчелеге, сарыкчылык, бал җитештерү, игенчелек.

Социаль өлкә[үзгәртү]

  • Иске Чәчкаб авылы мәдәният йорты;
  • Китапханә;
  • Фельдшер- акушерлык пункты;
  • Ашханә.

Мәчет[үзгәртү]

Авыл мәчете

Иске Чәчкабта мәчетнең Әби патша заманына ук булуын 1771 елгы "Май ае Приговоры"нда әйтелә. Ул мәчет чокырда була, чөнки бу вакыт тау өстенә мәчет салу рөхсәт ителмәгән. Мулла вазифасын Габделвәли Габдерахманов үти.

Рәсми рәвештә мәхәлләнең барлыкка килүе 1790 елның җәе.

Яңа мәчет Чәчкабта 1833 елда төзелә ( Олы Кайбычта 1862 елда) һәм 1871 елда яңартыла. Әлеге бина авылда бүгенге көндә дә дә саклана. Бу бер катлы бина авыл сәүдәгәре Рәхмәтуллин Сөнгатулла ярдәме белән салынган була.

1938 елда мәчетнең манарасы төшерелә. Әхмәтзакир мулла вафат булганлыктан мулла итеп Ситдыйк Габдешәкүр улы сайлана, мөәзин будлып Камаретдин Гыймамедин улы була.

Сугыштан соңгы 1957-1988 елларда мулла булып Җәләлов Ярхәм тора. 1988-2008 елларда Заһидуллин Зиннатулла. Бүгенге мәчет Чәчкабта яңа урында 1995 елның 16 июлендә ачыла. Мәчет ачуда Яңа Чәчкаптан шагыйр Әхмәт Рәшит тә катнаша. Бүген мулла булып 1982 елда туган Казанда һәм Мисырда белем алган Шаһиев Фирдүс тора.

Чәчкаб мәктәбе[үзгәртү]

Төп мәкалә: Чәчкаб мәктәбе
Чәчкаб урта мәктәбе.

Чәчкаб балалар бакчасы[үзгәртү]

Чәчкаб балалар бакчасы 1968 елның 29 ноябреннән эшли башлый[6].

2008 елдан "ТР Кайбыч районы Чәчкаб балалар бакчасы" исемендә йөри.

Балалар бакчасының төп максаты: балалар сәламәтлеген саклау һәм сау тормыш рәвеше формалаштыру.

Биредә бер җитәкче һәм ике тәрбияче эшли.

Төрле яшьтәге балалар бер төркемдә шөгыльләнәләр. Тәрбия һәм укыту эшләре татар телендә алып барыла [6].

Рәсемнәр[үзгәртү]

Панорама[үзгәртү]

Моны да карагыз[үзгәртү]

Чыганаклар[үзгәртү]

  • Кадыйр Галимов "Эзле Чәчкаб" китабы, Казан, 2002.

Искәрмәләр[үзгәртү]