Ял паркы (Олы Кайбыч)

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Ял паркы (Олы Кайбыч) latin yazuında])
Ял паркы
Сурәт
Дәүләт  Россия
Административ-территориаль берәмлек Татарстан, Кайбыч районы һәм Олы Кайбыч авылы җирлеге
Урын Олы Кайбыч,Olı Qaybıç
Карта

Ял паркыТатарстанның Кайбыч районы Олы Кайбыч авылында урнашкан ял паркы.

Тарихы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Ял паркы 2015 елны Татарстан Республикасында Парклар һәм скверлар елы кысаларында төзелә башлый.[1] Ял паркын төзү Бәрле елгасы буенда сазлыкта чишмә чыккан урында ясалма күл ясау белән башлана.[1] Бу эшне башкарып чыгу өчен республиканың Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалыгы министрлыгы 3,5 миллион сум акча бирә.[1] Парк тирәсенә районның оешма-предприятиеләре хезмәткәрләре яз көне агачлар утырта, аны каты куралардан чистартып торалар.[2]

Парк 2015 елның 30 августында, Республика көнендә ачыла.[3]

2016 елда парк тулысынча кулланышка тапшырыла.[4]

2017 елда Ял паркы Сабан туе паркы белән тоташтырыла.[3][5]

Күренеше[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Олы Кайбыч Ял паркы күл тирәли урнаштырылган беседкалар, фонтан, яктырткычлар, балалар мәйданчыгыннан,[3] таш сукмаклардан гыйбарәт, парк территориясендә агачлар утыртылган.[1][6]

2015 елда төзелеп килүче ял паркында универсаль спорт мәйданчыгы ачыла.[4]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]