Иске Чәчкаб иске мәчете

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Иске Чәчкаб иске мәчете latin yazuında])
Иске Чәчкаб иске мәчете
Нигезләнү датасы 1833
Җитәкче мулла
Дәүләт  Россия империясе
 СССР
 Россия
Административ-территориаль берәмлек Иске Чәчкаб
Материал төре агач
Архитектура стиле Татар архитектурасы
Адрес ТР, Кайбыч районы, Иске Чәчкаб авылы, Клуб урамы, 1а йорт
Рәсми дине ислам
Ябылу вакыты 2015 ел
Карта
 Иске Чәчкаб иске мәчете Викиҗыентыкта

Иске Чәчкаб иске мәчете — Татарстанның Кайбыч районы Иске Чәчкаб авылында 1833 елдан 2015 елгача урнашкан мәчет.

Тарихы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Әлеге мәчет Чәчкабта 1833 елда төзелә[1] һәм 1871 елда яңартыла. Бу бер катлы бина Чәчкабның хәзерге Клуб урамында авыл сәүдәгәре Рәхмәтуллин Сөнгатулла ярдәме белән салынган.

Анганчы Кайбыч районының Иске Чәчкаб авылында мәчетнең Әби патша заманында ук булуын 1771 елгы "Май ае Приговоры"нда әйтелә. Ул мәчет чокырда була, чөнки бу вакыт тау өстенә мәчет салу рөхсәт ителмәгән. Мулла вазифасын бу чорда Габделвәли Габдерахманов үти. Рәсми рәвештә мәхәлләнең барлыкка килү вакыты — 1790 елның җәе.

1899 елда мәчет тагын яңартыла, яңартылганда Казанның Татар бистәсендә яшәүче чәчкаблы Сибгатулла Алкин оештырып йөрүче булган.[2][3]

1938 елда мәчетнең манарасы төшерелә. Шул ук елда бинасы авыл клубына бирелә.[1]

1988 елда бина авария хәленә килә һәм кулланыштан чыгарыла, мәдәният йорты өчен юл аша яңа урында бина төзелә.[1]

Иске мәчет бинасы башка төзекләндерелми, ә 1994—1995 елларда Иске Чәчкаб авылында мәчет яңа урында (Үзәк урам, 25А йорт адресы буенча) төзелә һәм 1995 елның 16 июлендә ачыла.[1]

Иске мәчет XXI гасыр башына кадәр сакланган, әмма анда намаз ишелер чиктә укылмаган. 2015 елның кышында иске мәчет бинасы сүтелә һәм аның урынына 2015 елның 9 маенда ярымайлы Бөек Ватан сугышы геройларына һәйкәл ачыла.[4]

Мәчет муллалары[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Дәмела Мөхәммәд
  • Габделлатыйф Әлкә углы Габделша Бикчур
  • Җәләлетдин Назыр
  • Әхмәдзакир мелла Җәләлетдин
  • Ситдыйк Габдешәкүр
  • Ярхәметдин Җәләлетдин углы Сәйфетдин

Авыл мөәзиннәре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Габделҗәббар Аит
  • Камаретдин Габделгаффар
  • Ситдыйк Габидулла
  • Ярхәметдин Сәйфетдин

Моны да карагыз[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]