Петр һәм Павел часовнясы (Иске Тәрбит)

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Петр һәм Павел часовнясы (Иске Тәрбит) latin yazuında])
часовня
Петр һәм Павел часовнясы
Ил Россия
Район Татарстан, Кайбыч, Иске Тәрбит
Дин Православие
Мәхәллә Казан епархиясе 
Бина төре агач гыйбадәтханә
Төзелеш еллары 20132014 еллар
Халәте гамәлдә
Петр һәм Павел часовнясы
Дәүләт  Россия
Карта

Петр һәм Павел часовнясы — часовня, Иске Тәрбит авыл җирлеге составына керүче Камыллы, Соравыл, Иске Тәрбит авыллары халкына хезмәт күрсәтә.

Географиясе[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Часовня Татарстан Республикасы Кайбыч районы Иске Тәрбит авылында урнашкан.

Тарихы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Иске Тәрбит  җирлегендә 19нчы гасырда ук чиркәү булган, әмма аның  язмышы башка җирләрдәге кебек аяныч төгәлләнгән. Иске Тәрбит авылында  изге апостоллар Петр белән Павел хөрмәтенә агач чиркәү 1888 ел­да ук салынган. 1897 елда анда чиркәү-приход мәктәбе дә ачылган.

1930 елларда чир­кәүнең чаңын алып атканнар. Бинасы 1972 елга кадәр авыл клубы вазифасын үтәгән. Шушы ел­ны элеккеге чиркәүне бө­тенләй сүтәләр һәм бүрә­нәләреннән яңа урында клуб тө­зиләр. Кызганычка каршы, 2003 нче ел­да ул клуб янып көлгә әйләнә, һәм чиркәүнең соңгы истәлекләре дә юкка чыга.

Иске Тәрбит җирлегенә кергән  авыл халкы 12 чакрым ераклыкта урнашкан Турминскийдагы Изге Троица чиркәвенә йөри башлый. Өлкән яшьтәге кешеләргә службага бару өчен ул араны узу җиңел түгел. Халыкның  теләге – үз җирлегендә  часовня булдыру була.

2013 елда узган авыл җирлеге җыелышында шул мәсьәлә күтәрелә. Инициатив төр­кем җитәкчесе итеп шул авылда туып үскән отставкадагы подполковник Семенов Петр Иванович  билгеләнә. Часовня төзеләчәк участокка истәлек ташы  куела. Часовня төзеләсе урынны Изге Троицк чиркәвенең дин әһеле Николай Ермолаев изгеләндерә.

Нәкъ бер ел дигәндә авылга кергән җирдә ялтырап торган нарат бүрәнәләрдән бик матур гыйбадәт йорты калкып чыга.

2014 елның 21 нче июлендә часовня ачыла. Авыл халкы өчен бу  зур вакыйга була. Әлеге часовняны торгызуда башыннан ахырына кадәр оештыру эшен Семенов Петр Иванович башкара. Аңа ярдәмгә  озак еллар урман хуҗалыгында хезмәт куючы Иске Тәрбиттә  туып үскән Евграфов Виталий Павлович һәм аның гаиләсе, П.И. Семеновның туганнан туган энесе Нижневартовскида яшәүче Макаров Рамил Николаевич кушыла.

Ул вакыттагы агрофирма җитәкчесе Зәйнуллин Минзаит Минсагир  улы техника белән, Иске Тәрбит авылында туып-үскән, авыл хуҗалыгында озак еллар баш бухгалтер булып эшләгән Владимирова Лариса Борисовна, һәм техника белән дә, һәм акчалата да булыша. Тумышлары белән  бу төбәктән булган Мәскәүдә яшәүче   авылдашлар Григорьев М.И., Комаров Ю.В.  һ.б. ярдәм кулы суза. Төзелеш  барышында авыл халкы да читтә калмый.

Изге эшне тормышка ашыруда башлап йөргән Петр Семеновка "Районның Мактаулы граҗданы" дигән исем бирелә.

Шулай ук карагыз[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. «Кайбыч таңнары» газетасы, 16.07.2014;
  2. «Кайбыч таңнары» газетасы, 21.07.2014