Иске Тәрбит мәдәният йорты

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Иске Тәрбит мәдәният йорты latin yazuında])
Иске Тәрбит мәдәният йорты
Дәүләт  Россия
Административ-территориаль берәмлек Татарстан, Кайбыч районы һәм Ырым Тəрбите
Карта

Иске Тәрбит мәдәният йортыТатарстан Республикасы Кайбыч районы Иске Тәрбит авылында урнашкан мәдәният йорты.

Тарихы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Иске Тәрбит авылы клубы  чал тарихлы. 20 нче еллар ахыры-30 нчы еллар башында клуб  авыл уртасында Ырым елгасының уң ярында урнашкан булган.

1936 елларда клуб  чиркәү бинасында эшли башлый. Клуб 1 нче катта, китапханә  2 нче катта була. Клуб мөдире булып Назаров Алексей Назар улы (1904 елгы) билгеләнә.  

Бөек Ватан сугышы башлангач,  Назаров А. Н.фронтка китә, аны  Зайцев Михаил Анисим улы (1910 елгы) алыштыра. Аннан соң клуб мөдире итеп Янсурино авылында яшәүче Тюльмятова Антонина Георгиевна билгеләнә. Бу чорда  клуб эше аеруча  җанланып китә. Ял көннәрендә клубта кинофильмнар күрсәтелә. Киномеханик-моторист булып Тимофеев Иван Тимофеевич (1932 елгы) эшли.  Ул озак вакытлар колхозда электрчы булган, ә кичләрен авыл халкына кино күрсәткән. Аннан соң киномеханик булып Сурнаев Валерий Георгиевич, Пашалов Алексей Петрович, Шаймеев Валерий Семенович, Иванов Владимир Ильичлар  эшли.

1961-1962 елларда клуб мөдире булып Краснова Юра Ивановна (1939 елгы) хезмәт куя. Аннары Иванова Тамара Павловна (1938 елгы,  Никитин Рево Яковлевич (1939 елгы,  баянда бик оста уйнаган) эшләгән. Клубта үзешчән сәнгать түгәрәкләре оештырыла. Агитбригадалар кырда  механизаторлар, фермаларда терлекчеләр алдында  халыкның яраткан җырлары,  бию номерлары,  шигырьләр, юморескалар белән чыгыш ясый.

1971 елда иске клуб сүтелә һәм аның материалы белән  агачтан  яңа урында бер катлы клуб төзелә. Аны төзүдә авыл халкы көченнән килгәнчә ярдәм итә.  Авыл китапханәсе шул ук бинада урнаша.

Мәдәният йорты рәсми рәвештә 1972 елда ачыла, клуб мөдире итеп Еремеев Михаил Еремеевич (1921 елда туган) билгеләнә.

1973 елның июленнән 1975 елның августына кадәр Башурин Петр Валерьянович (1950 елда туган)   клуб мөдире вазифасын башкара.

1974 елның 1 февраленнән 1976 елның 14 августына кадәр  сәнгать җитәкчесе булып Евграфова Вера Ивановна (1953) эшли.  Клуб хезмәткәрләре, укытучылар һәм авыл активы спектакльләр куялар, күрше район һәм Чуашстан авылларына концерт номерлары белән чыгалар. Авыл клубы мәктәп белән тыгыз элемтәдә тора. Һәр сыйныф концерт чыгышы әзерли, укытучылар да, укучылар да үзешчән сәнгатьтә актив  катнаша.

1975 елның сентябрендә  авыл мәдәният йорты директоры булып Герасимов Михаил Александрович (1952 елгы) билгеләнә. Ул 2013 елның июленә кадәр эшли.

1976-1978 нче елларда  сәнгать җитәкчесе булып  Симушкина Лидия Васильевна (1955 елгы) хезмәт куя.

1978 елдан 1998 елга кадәр авыл мәдәният йорты методисты булып Ананьева Роза Васильевна эшли. Бу чорда «Саудияр» ансамбле оештырыла. Ансамбль  барлык район мәдәни-массакүләм чараларда актив чыгыш ясый.

2003 нче елда  клуб бинасында  янгын чыга.  Клуб  һәм китапханә иске мәктәпнең ашханә  бинасына  (1977нче елда төзелгән)  күчерелә.

2013 елның ноябреннән клуб мөдире итеп Тимофеева Любовь Михайловна билгеләнә,   Герасимов М. А. сәнгать җитәкчесе һәм баянчы булып эшли башлый. 2021 нче елда сәнгать җитәкчесе Герасимов М.А. даеклы ялга китә, аның урынына Давыдов Радислав Валерьянович билгеләнә.

2014 нче  елның 18 августында үз түбәсе астында клуб, китапханә һәм Иске Тәрбит  авыл җирлеген берләштергән  күп функцияле  үзәк  ачыла.  Ачылыш тантанасында ТР премьер-министры Илдар Халиков, ТР мәдәният министры, «Бәрмәнчек» халык ансамбле җитәкчесе  А. Поляков,  җырчылар Лидия Әхмәтова,  Алинә Давыдова катнаша.

Урыны[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Иске Тәрбит мәдәният йорты Татарстан Республикасы Кайбыч районы Иске Тәрбит авылы Совет урамы буенча 28 нче йортта урнашкан.[1]

Шулай ук карагыз[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]