Княгинино

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан
Моңа күчү: навигация, эзләү
шәһәр тибындагы бистә (19681998)
шәһәр (17791926 елларда); (1998 елдан)
Княгинино
Герб
Герб
Ил Русия
Өлкә Нижгар өлкәсе
Район Княгинино районы
Координаталар 55°49′00″т.к. 45°02′00″кч.о. / (G)
Беренче телгә алу 1569
Мәркәз биеклеге 100 м
Халык саны 6 708 кеше (2010)
UTC UTC+4
Телефон коды +7 83166
Почта индексы 606340
Княгинино (Русия)
Red pog.png
Княгинино (Нижгар өлкәсе)
Red pog.png


Княгинино (рус. Княгинино, искечә Княгинин) — Түбән Новгород өлкәсендә шәһәр (1998 елдан), Княгинино районының административ үзәге.

Халык саны — 6 708 кеше (2010).[1]

География[үзгәртү]

Corner of Sovetsky Lane & Lenin Street.jpg

Княгинио Имза елгасы (Сыры бассейны) өстендә, Түбән Новгородтан 111 километр көньяк-көнчыгыштарак урнаша.

Тарих[үзгәртү]

Княгинино беренче тапкыр 1569 елда Явыз Иван васыятьнамәсендә Воротынский кензенә бүләкләнгән биләмәсе буларак телгә алына.

1779 елда Княгинино шәһәр статусын ала һәм ул Княгинино өязе үзәге була.

1856 елда Княгининда 5 чиркәү, 232 йорт һәм 19 лавка (кибет) булган.

1926 елдан шәһәр статусын югалта; 1944 елданКнягинино районының үзәге.

1968 елда шәһәр тибындагы бистә статусын, ә 1998 елда шәһәр статусын ала.

Халык[үзгәртү]

1840[2] 1856[3] 1897[4] 1926[3] 1959[5] 1970[6] 1979[7] 1989[8] 2002[9] 2010[10]
1 819 ~6 700 2 737 1 300 1 541 3 393 5 425 6 375 6 832 6 708

Милли состав (2002): руслар — 96,7%, чуашлар — 1,2%.[11]

Милли состав[үзгәртү]

Милләт 2002[12] 2010[13]
руслар 96,7% 94,2%
чуашлар 1,2% 1,3%

Икътисад[үзгәртү]

Княгинино — баш киеме ясау үзәге.

Тегү фабрикасы (гражданнар, армия, милиция һәм тимер юлчылар өчен баш киемнәре); "Княгининское сухое молоко" АҖ, ремонтлау һәм төзелеш предприятиеләре.

Югары уку йортлары[үзгәртү]

Галерея[үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү]