Колынчаковлар

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Колынчаковлар latin yazuında])
Колынчаковлар

Колынчаковлар (рус. Кулунчаковы) ― татар аристократиясе, соңрак Россия кенәз нәселе (нәсара диненә күчеп урыслашкан морзалар[1]). Темников кенәзе Колынчак Еникеевтан (үлгән елы: 1608 ел ахыры ― 1609 ел башы) башланган нәсел, ул кенәз Еникей Тенишевның өлкән улы булган һәм аның үлеменнән соң Темниковта (Төмән, Кала, Иске Кала [2]) кенәзлек иткән (1572 һәм 1577 еллар арасында). Колынчак морза әтисе вафатыннан соң кенәз титулын ала, аннан кенәз Колынчаковлар нәселе китә.

Нәсел Россия империясенең Пенза губернасы шәҗәрә (рус. родословная) китабының VI өлешенә кертелгән. Язучы Александр Иванович Купринның әнисе Любовь Алексеевна (1838—1910) Колынчаковлар нәселеннән булган, кыз чагында Колынчакова фамилиясен йөрткән[3]. Александр Куприн ― Колынчаковларның нәсел дәвамчысы[1][4].

1689 елгы отказный китапларыннан күчермәдә стольник Федор Кутлумаметевич (1690) һәм аның улы Лев Федорович Колынчаковлар кенәзләр дип атала[5]. Аларның токымнары барлык рәсми документларда кенәзләр дип аталган. 1833 елның 19 октябрендә Дәүләт Советы карары белән, нәсел китабының VI өлешенә кертеп, коллежский советник Алексей Петрович Колынчаков һәм аның улы Владимир татар кенәзләре дәрәҗәсендә расланган.

Хакимлек итүче Сенатның 1836 елның 11 августындагы, 1855 елның 20 сентябрендәге һәм 1857 елның 28 февралендәге карары белән бу нәселдән кенәзләр Колынчаковлар булып санала:

  • Николай Алексеевич һәм аның улы Алексей.
  • Ротмистр Алексей Павлович һәм балалары: Александр, Сергей, Евдокия һәм Николай[6].

Нәсаралыкка күчмәгән морзалар 1713 елда һәммә җир-биләмәләреннән мәхрүм ителгән[1].

Атюрьево районының Стрельник авылында Кулунчаковларның утары сакланган. 1905 елдан соң кенәз Алексей Кулунчаков немец стилендә ике катлы таш бина төзетә. 1939 елдан биредә 8-еллык мәктәп эшли. Бүгенге көндә авыл советы, китапханә урнашканнар.

Моны да карагыз[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. 1,0 1,1 1,2 Колынчаковлар утарында. «Татар дөньясы / Татарский мир»
  2. Фәүзия Бәйрәмова. Мишәр иле. МТСС
  3. Александр Карасёв. Завещание поручика Куприна 2013 елның 27 август көнендә архивланган. // Новый мир. 2010. № 4.
  4. Альтаф Гюльахмедов. Малоизвестные татарские разности -185. / Проза.ру(рус.)
  5. Алфавитный указатель фамилий и лиц, упоминаемых в Боярских книгах, хранящихся в I-ом отделении московского архива министерства юстиции, с обозначением служебной деятельности каждого лица и годов состояния, в занимаемых должностях. М., Типогр: С. Селивановского. 1853 г. Князья Куланчаковы. стр. 218.
  6. Списки титулованным родам и лицам Российской империи. Издание Департамента герольдии Правительствующего Сената. Тип: Правительствующего Сената. СПб. 1892 г. Татарские и Калмыцкие князья. Кулунчаковы. стр. 284.

Әдәбият[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Саид мурза князь Еникеев. Очерк истории татарского дворянства. – Уфа, 1999, стр.17.
  • Гильдеев Н.А. Татары Пензенского края. – Москва, 2008, стр.19.

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]