Кукмара районы тарихы

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Кукмара районы тарихы latin yazuında])

Кукмара районы 1930 елда төзелгән.

Тикшеренүләр нәтиҗәсендә Кукмарага кимендә 700 ел булыр дип уйлыйлар. Археологлар Кукмара районы һәйкәлләрен өйрәнәләр һәм казу эшләре алып барып поселок белән янәшә чаңгы трассасы тирәсендә, тау итәгендә кешеләр яшәгән урынны табалар. Казу эшләре барышында Казан ханлыгы чорындагы XVII-XVIII гасырдагы ялтыравык йөгертелгән төсле керамика кисәкләре табылган. Шулай ук кирпеч корылмаларның калдыклары, металл һәм пыяла, тимер әйберләр, керамик савыт-саба, XIII- XVI һәм XVII- XIX гасыр датасы куелган пыяла кисәкләре һәм башка уникаль предметлар очраган. Үрәсбаш авылында яхшы эшкәртелгән һәм шомартылган чакма таштан ясалган эш коралы, Салтык-Ерыклыда мезолит чорының ак чакма ташыннан ясалган пычак формасындагы пластинка, Мәчкәрә авылында сөяк ыргаклы сөңге (гарпун), бакыр акчалар (XIV гасырныкы) һәм башка күптөрле предметлар табылган. Зур Кукмара авылыннан ерак түгел тау куышлыгында шәһәрчек булуы ачыкланды. Янсыбы авылы янында урта гасыр курганы барлыгы билгеле була. Нырья, Туембаш һәм башка авыллар, Кукмара поселогы янында Алтын Урда һәм Казан ханлыгы чорында кешеләр яшәгән зур урын булган.

Барлык бу материаллар Алтын Урда һәм Казан ханлык чорларында Татарстанның төньягында кешеләр яшәгән урыннарның киң челтәре булуын күрсәтә. Кукмарада элек-электән XIII-XVI гасырларда эре һөнәр, сәүдә үзәкләре булуын раслаучы табылдыклар бар. Атап үтелгән табылдыклар һәм археологик казу эшләренең нәтиҗәләре Кукмара җиренең борынгы һәм бай кулҗтурасы тарихы булуы турында искәртә.

Кукмараның урта гасырда кешеләр яшәгән урынның чикләре билгеләнде һәм биредә кешеләрнең кимендә 700 ел элек яшәгәнлеге расланды, ләкин кызганычка каршы археологик яктан регион тулысынча гамәлдә өйрәнелмәгән. Татарстанның археологик картасында 1954 нче елда 2 археологик объект Киндеркүл һәм Кукмара төбәге табылдыклары билгеләнүе турында әйтеп үтелә.

Кукмара районы Чулман буеның көнбатышында Нократ елгасының уң як ярында урнашкан. кукмара атамасы килеп чыгышында марича кок (ике) һәм мара (мари халкының үз-үзен атау исеме) сүзләреннән гыйбарәт дип уйлыйлар. Җирле халык аңа ике мари нигез салган һәм шуңа авыл исеме Кукмара (ике мари) булган дип саный.

Кукмара атамасын борынгы иран теле белән бәйләп аңлатканда “кук” сүзе “тау” төшенчәсен белдергән. III-V гасырда бу якларда мари кабиләләре, аннан арлар килгән. XII- XIII гасырда Болгар бабаларыбызны төрле яклардан төрле яулар кысрыклый башлагач, удмурт, мари кабиләләрен кысрыклап, көнчыгышка таба күчкәннәр. Тарих битләрендә Кукмара авылы исеме беренче тапкыр XVI гасыр башларында телгә алына.

XVI гасыр башларында Кукмара авылы янында бакыр рудалары чыгара башлаганнар. Биредә бер кечкенә завод салына башлаган. Кукмара тирәсендә бакыр рудалары эшкәртү XVII башларында башланса да бакырга ихтыяҗ булмау сәбәпле бу эшкә XVIII гасырда гына ныклап тотынганнар.

1730ынчы елда Янсыбы инешендә Хлынов (Киров) купецы Тряпицын Иван бакыр заводы төзи башлый[1]. Шул ук елны ул үлеп китә, аның улы Дмитрий заводны Хлынов купецы Вяземский Григорийга сата. 1730ынчы елда Янсыбы заводы төзелеп бетә һәм эшли башлый. 1734-1735енче елларда заводка өлешчә Сембер купецы Глазов та хуҗа булганы турында хәбәрләр бар. 1735енче елның 27енче ноябренда Вяземский Григорий белән аның улы Карп заводны Казан купецы Еремей улы Иноземцев Семёнга саталар. Семён заводны күчерергә уйлый. 1738енче елда ул заводның 4тән 1 өлешен туганы Пётрга сата. 1741енче елда алар заводны Норма елгасы буенда Туеш авылы кешеләреннән арендага алган җирдә төзи башлыйлар. 1743 елда[1] купец Иноземцевның “Таишево-Кукмара заводы” эшли башлаган. Завод елына 1600 потка кадәр бакыр җитештергән. Заводка беркетелгән крестьяннар башта 49 булып, ә XVIII гасыр азакларына 100 кешегә җитә. Аннары аларга өстәмә рәвештә шактый санда ирекле кешеләр өстәлә. Бу завод 22 ел эчендә (1775 елдан соң) 50мең поттан артык бакыр эреткән.

1773 елда Кукмара заводы Е. Пугачев гаскәрен сугыш кирәк-яраклары белән тәэмин иткән. Шуның өчен хөкүмәт бу заводны яптырган.

XIX башларында руда гына чыгарылган, ләкин 1812 елда бакыр эретү яңадан, илгә металл кирәк булу сәбәпле, башланган. 327 крепостной эшче һәм 118 ялланган эшче белән бу предприятие 1400 поттан артык бакыр биргән. Ул 1851 елда янып китү сәбәпле яшәүдән туктый.

Заводта эшләнгән эшчеләр тимер эшенең мастерлары булганнар. Завод ябылгач эшчеләр авылга ялланып киткәннәр, тимерчелек бклән шөгыльләнгәннәр.

Кукмара ягы башка һөнәр осталарына да бай була. Берәүләр бакыр самовар, савыт-саба арба, чана җитештерү белән, ә башкалар бау ишү, кием тегү, киез итек басу белән шөгыльләнгәннәр. Крепостное право бирелгәннән сон ялланып киткән крестьяннар яңадан Кукмарага кайтканнар. Кукмарада эшче көче тупланган. Итек басу эше башлап җибәрелгән.

Итек фабрикасы барлыкка килү[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Авылда җирсез крестьяннар яшәгән. Гомумән, авылларда сәүдәгәрләр яшәгән һәм берничә татар – Ахметов Мөбәрәкша, Яппаров Абдулла һәм Фәхретдинов Дәүләтшалар сату иткәннәр. Аларның кибетләре булган. Ахметов һәм Фәхретдиновның Кукмарада йортлары булган. XIX урталарында сәүдәгәрләр Вавилов, бертуган Родыгиннар, Комаров итек фабрикалары ачып җибәргәннәр. Беренче итек фабрикасы Вавиловныкы була. Вавилов үлгәч аның хатыны йортны Родыгиннарга сата. Шушы ук урамда подрядчик Федор Давыдович Изиргин йортында да итек һәм ката басканнар. Икенче итек фабрикасы Николай һәм Сергей Васильевич Комаровлар фабрикасы була. Бу фабриканы Николайның әтисе башлап җибәрә. Әтиләре башта бияләйләр тектерә, бау иштерә һәм аларны Янил базарына алып барып сату белән шөгыльләнә. Соңрак Николай һәм Сергей хәзерге итек фабрикасын салдыралар. Иң элек октябрь урамындагы беренче йорт салына, аннан соң Комаров Николай торган йорт, ә соңрак хәзерге фабрика урынына бина салына. Анда итек баса башлыйлар. Эшчеләр күп булу сәбәпле итекне йортларга таратып эшләткәннәр. Болай эшләгәндә итек басуда бөтен семья катнашкан. Көнгә 3-4 пар итек эшләгәннәр. Бөтен эш Николай кулында булган. Аның туганы Сергей фабрика эшләре белән кызыксынмаган, ауга йөрү белән шөгыльләнгән. Комаров Николай комерческий директор булган.

Бертуган Комаровларга 1889 нчы елда Париж бөтендөнья күргәзмәсендә катнашкан өчен дәрәҗәле бәя биргән. Итек эше белән бертуган Родыгиннар да шөгыльләнгәннәр. Аларның Рудник авылында фабрикасы булган, хәзерге Ленин урамы 3нче йорт. Родыгиннар йорты тегү фабрикасының алгы бинасы төп зданиесе аларныкы булган.

Фабрикада төп кара итек басылган, соңрак бераз чуарлау, чигүләр кертелгән һәм чигү эшләрен авыл апалары башкарган. Фабрикада эш авыр, техника булмаган. Эшчеләр бер караңгыдан икенчесенә кадәр көне буе эшләгәннәр. Яшәү урыннары булмау сәбәпле авылдан килгән эшчеләр эш урынында тукланырга һәм йон өстендә йокларга мәҗбүр булалар. Эшчеләрнең эш хаклары түбән була һәм 1905 елда акчаны арттыру өчен забастовка ясала. Забастовка нәтиҗәсендә 5 тиенгә хезмәт хакы арттырыла, ләкин ул озакка бармый, 1907 елда кире 2 тиенгә киметелә.

Кукмараның кустарчылык үзәгенә әйләнүе[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Кукмарада кустарчылык эше киң тарала. Иске военкомат йортының хуҗасы Володин Василий Николаевич мастерскоенда самовар, поднос, кәстрүл, койган комган ясау, аркан ишү белән шөгыльләнәләр. Аның кибете булган (хәзерге сүтелгән поссовет янында). Анда барлык товарларны сатканнар.

Беренче бөтендөнья сугышы елларында Кукмара аша тимер юл салына. Кукмара сәүдә үзәге булып китә. Анда базар барлыкка килә. Кукмарада бу чорда 7 урам була.

Патша Россиясе чорында шәһәрләр үрнәгендә Кукмараның иң биек урынына чиркәү салынган. Дин укыту мәктәптә алып барылган. Мәктәп 1893 елда салына. Ул халык мәгарифе министрлыгы карамагында була. Беренче ике класслы мәктәп булып анда 5 ел укыганнар. Беренче укытучылар: Тихонов Яков Иванович, Холкин Степан Иванович, Юнусов В.Ф. булалар.

1916 елда ике класслы мәктәп 3 ел уку белән алмаштырыла. Бу хәзерге Майская урамында элекке клуб бинасында була. 1916-1918 еллардагы укытучылар Тихонов Я. И., Черногубова А.Н., Сергеева О.М. Шул ук 1916 елда югары башлангыч мәктәбе ачыла, җитәкчесе Устинов Н.И. була.

1912-1913 елларда һөнәр мәктәбе Вавилов йортында ачыла. Анда тимерче эшенә өйрәтәләр.

Бөек Октябрь революциясе елларында Кукмарадагы үзгәрешләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Патшаның төшерелүен Кукмарада революция елларында капиталистлар һәм интеллекция генә белгән. Якшәмбе көнне фронттан солдат Федор Чулкин кайткан була. Икенче көнне базарда ул бу хакта сөйләгән. Шуннан соң зур халык төркеме җыйналып Родыгин йортына киткәннәр. Бу вакыт полиция начальнигы фабрика конторасында урнашкан була. Халык аның чыгуын таләп иткәч, ул чыгып патшаныкы дип, ялган тилиграм укыган. Кемдер аңа дуга белән бәрү сәбәпле ул аңсыз егылган. Шул вакытта халык кибетләрне талаган.

Бераз вакыттан соң Мамадыштан комиссия килеп авыл старостасы урынына авыл комиссоры исеме белән Голов Михаил Степановичны сайлаган. Кибетләрне туздырганнан соң, калган хуҗалар кибетләрен ачмаганнар, әйберләрен яшереп өйләренә ташып, яшереп сатканнар.

Октябрь революциясе Кукмарага икенче көнне үк ишетелгән, ләкин эшче-крестьян советы башта оешмаган. Бераздан Мамадыштан комиссия килеп 7 кешедән торган ярлылар комитеты оештырган. Председателе Богомолов Иван Никитович була. Фабрикаларда эшче комитеты сайлана.

1918 ел башында контрреволюционерлар яңадан үзләрен хуҗа итәргә теләп, урында таркаулык китереп чыгаралар. Бу вакытта ВЧК оештырыла. Председателе итеп Кузнецов билгеләнелә. Бу комиссия элеккеге кунакларны, кибет хуҗаларын кулга ала башлый. Бертуган Николай һәм Сергей Комаровлар фабрикаларын ташлап качалар.Шулай ук Родыгин да эшен ташлый. Аның малае Александрны эшчеләр яклап калалар. Николай опись төзеп фабриканы эшчеләргә тапшырырга мәҗбүр була. Комаров Николай йон эше мастеры булып казанга трестка соңыннан эшкә алына. Итек фабрикалары берләшә һәм төп Комаровлар фабрикасы кала.

1919 елда Колчак Нократ елгасына килеп җитә. Компартия бөтен Совет халкын Колчакны тар-мар итү өчен көрәшкә өнди. Колчакны тар-мар итү өчен партия чакыруы буенча 10 кеше сугышка китә.

Кукмара районының революциядән соңгы үсеш чоры[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Кукмара ягы халкы Бөек Октябрь революциясен алкышлап каршылый. Хакимият хезмәт ияләренең үз кулына күчә. Кукмарада ярлылар комитеты оештырыла. Аның рәисе итеп агач остасы Иван Богомолов сайлана. 1918 елның октябрендә РКП(б) һәм РКСМ ячейкалары төзелә. 1922 елдан Кукмара авылы эшчеләр бистәсе итеп үзгәртелә. Совет хакимияте беренче елларында Кукмарада промышленность авыр шартларда үсә. Чимал белән тәэмин итү кыен була.

Кукмарада авыл советы 1920 елда төзелә. Шушы елларда комсомол ячәйкәсе төзелеп килә. Ячейканың беренче секретаре Постников Константин булган. Комсомол ячәйкәсе Родыгин фабрикасы бинасында урнаша.

1919 елларда ук авыл активистларыннан рус театр коллективы оеша. Ул вакытта “Народный дом” дип атаганнар. Театрның беренче режиссеры Неустова Олmга Михайловна була. Коллективны оештыруда комсомоллардан Савиных Александр Павлович зур эш башкара. коллектив Л.Н.Толстойның “Власть тьмы” А.Островскийның “Без вины виноватые” әсәрләрен сәхнәләштерә. Кукмара авыл советы 1922 елда эшчеләр поселогы дип үзгәртелгәч председателе Мотнин Мөнид, ә секретаре Голов Виктор Михайлович куела.

Район үзәгенең алдынгы күпкырлы промышленность төбәгенә әйләнүе[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1924-1927 елларда поселокта әртилләр төзелә: “Ярыш”, “ТРШ”, “Итекче”, Кирпичный завод. Шушы елларда итек фабрикасы үзгәртеп корыла башлый.

1924 елда кирпич заводы “Бригадир” төзелә. Ул башта бик кечкенә була. Бөтен эш кулдан башкарыла. Көрәк белән балчык казыйлар, аны сай чокырлага салып изгәннәр, аяк белән таптап, зур чаңга салып әйләндергәннәр. Соңыннан аны формаларга салып, киптереп мичтә кыздырганнар. Мичтә кирпич 15 көн кипкән. 1927 елларда чандагы балчыкны атлар әйләндергән. Изгәндә дә атлар белән таптатканнар. 1940 елларга кадәр көрәкләр белән кискәннәр. Кирпич күләме ягыннан хәзерге кирпичкә караганда зур булган. Көнгә 25 мең кирпич формага салынган. Завод якын тирәгә гнеә җиткән. 1939 елда пресслар кулланыла башлаган. 1941 елдан башлап кирпич механик юл белән ясала. 1951 елдан экскаватор эштә кулланыла.1928 елда әртил “Иль” төзелә. Анда итек басалар. Артель 1928-1942 елларда отделенияләргә бүленә. Байлангар, Купка, Иске йорт авылларына бүленеп кул көче белән бар эшләр башкарыла.

1939 елдан кольцовой һәм молотковый машиналар белән итек басалар. Түшәү цехында тәгәрәтү машинасы кулланыла. 1936 елда агарту машинасы алына.

1928 елда бер генә двигатель булган, 1938 елда 25 ат егәрлекле двигатель алалар, ләкин ул озак эшләми, соңыннан 25-40 ат егәрлекле көчле двигатель белән эшлиләр. Йонны әртилнең 8 кешедән торган агенты җыйган. 1956 елда “Иль” артеле фабрика исемен ала. “Тун-бүрек” артеле белән берләшә. 1961 елда “Иль” меховой дип атала. Артельдә эшләүчеләр саны 35 кеше була, күбрәк инвалидлар эшли. “ТРШ”, “Игенче” әртилләрендә киез һәм күн аяк киемнәре, ат сбройлары һәм бау ишү белән шөгыльләнәләр.

1930 елда Кукмара район үзәгенә әйләнә. Район үзәгендә райбашкарма комитетында эшләү өчен Мамадыштан кешеләр килә. Бу елларда Кукмарада татарлар саны арта, чөнки совет хакимияте елларында фабрикада тырыш эшләүчеләргә квартиралар бирелә. Эшчеләр гайләләрен поселокка алып киләләр.

1930-1931 елларда татар театры барлыкка килә. Беренче тапкыр 1932 елда сәхнәгә Г. Камалның “Беренче театр” әсәре куела. Хәзерге клуб 1929 елда салына башлый. 1933 елда ачылгач “Чаткылар”, “Галиябану”, “Зәңгәр шәл” әсәрләре сәхнәләштерелә. 1936-1937 елларда “8 март” исемендәге әртил төзелә. Соңыннан “8 март”, “Итекче”, “ТРШ” берләшеп “Яңа адым”ны барлыкка китерәләр. Артельдә бау ишү, аяк киемнәре тегү эше оештырыла.

I-II бишьеллыкларда тегү фабрикасы “Кызыл тукучы” исемен ала. Бу елларда итек басу машиналары кайтарыла, беренче һәм икенче бишьеллык планнары поселок предприятиеләре тарафыннан уңышлы үтәлә.

Бөек Ватан сугышы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Өченче бишьеллык чорында итек фабрикасы зурайтыла. Сугыш башлану аны тоткарлый. Бөтен эшче сугышта. Аларны йорт хуҗалары һәм яшьләр алмаштыра. Фабрика фронт өчен эшли.Сугышчылар өчен итек баса, фронттан кайткан, килгән итекләрне ремонтлый. “Ярыш” артеле бияләй, оекбаш бәйли. Сугыш чорында Кукмара халкы фидакяр хезмәте белән фронтовикларга ярдәм итә. Армиягә 429 кеше китә, ә 300 хатын-кыз колхоз кырларында эшләүдә катнаша.

1941-1945 елларда итек фабрикасы 1562929 пар итекне сугышка озата.Фабрика коллективы 6000000 итекне төзәтеп кире сугышка җибәрә. 1941 елда фабрика эшчеләре социаль ярышта катнаша һәм 75% эшче стахановчы һәм ударник исемнәрен алуга ирешәләр. 1942 ела Гөлсем Рахимуллина смена мастеры итеп билгеләнә һәм үз сменасын беренче урынга чыгара. Аның урында Нахар Галиева да эшли, соңыннан ул бригадир була.

1942 ел нәтиҗәләре буенча Н.Галиева “Знак почета” ордены белән, ә Г. Рахимуллина “За доблестный труд” медале белән бүләкләнә. Кукмара районында туып-үскән өч кеше Советлар Берлеге каһарманы исеменә лаек булды. Алар Югары Өскебаштан Сабир Әхтәмов, Танькинодан Петр Воробьев, Байлангардан Фәхретдин Заһидуллин

Сугыштан соңгы еллар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1948 елда төзелгән торф-ягулык Райтоп дип, ә 1965 елда промкомбинат дип үзгәртелә. 1927-1928 елларда төзелгән “Ярыш” урынына 1956 елда тегү фабрикасы (№6) төзелә. Ул башта плащлар (х/б) һәм чалбарлар тегә. Анда барлыгы 650-700 кеше эшли. 1967 ел башына эшчеләр һәм хезмәткәрләр саны 1865 кә тула. Һәр көнне 3000гә якын плащ тегелә. Фабрика бүгенге көнгә кадәрле үз эшен дәвам иттерә. Кукмара тегү фабрикасы язгы-көзге курткалар, плащлар, комбинезоннар тегә.

Мех фабрикасы “Мелита-Кукмор” производство кооперативы мех баш киемнәре, ирләр, хатын-кызлар, балалар киемнәре тегәләр. Хәзерге вакытта Кукмараның гомуми мәйданы 1500 м². Җирле үзидарәнең 2 поселок, 25 авыл советын берләштергән районда 54 меңгә якын кеше яши. Кукмара үзәгендә 17мең чамасы кеше исәпләнә. Район халкының 74% - татарлар, 16% - арлар, 8% - урыслар, 2% - чирмешләр һәм башка милләт вәкилләре.

Кукмара промышленность, производство базарлары төзелеш оешмалары, авыл хуҗалыгы һәм көнкүреш производствосы киң үсеш алган район.

Фабрикалар белән беррәттән “Агрохимсервис”, “Сөт-май”комбинаты, “Азык комбинаты” кебек предприятиеләренең көчле производство базарлары бар. Кукмара шулай ук төзелеш потенциаль куәте булган төбәкләрдән санала. “МСО”, “ПМК-90”, “ПМК-67”, “ПМК-Мелиорация”, “СПМК-Тимер”, “Төзү машиналары заводы”, “УРСШ”, “Юл идарәсе”, “Район газ хезмәте”, “Газсервис” һәм башка күптөрле төзү эшләре алып баручы оешмалар бар.

Төзелеш эшләренә ярдәмгә эшләүче кирпич заводы белән 1970 елдан башлап 30 ел буе Хәсәнов Наил җитәкчелек иткән. Барлыгы 30 ел эчендә 1 млрд. кирпич эшләп чыгаруы билгеле. Хәсәнов Наил Хәсәнович мактаулы рационализатор, Татарстанның атказанган төзүчесе була.

Бүгенге көндә Кукмарада 364 км юл күтәрелгән юл исәпләнә. 278 км юлга асфальт түшәлгән. Хәзер күмәк хуҗалыкларның үзәк авылларына асфальт юллар илтә. Поселок һәм авыл урамнарында юлларны тәртипкә китерү буенча эш алып барыла. Соңгы 15 елларда 42 бетон күпер эшләнде. Районда газны эксплуатацияләү хезмәте 1968 елда барлыкка килә. 1978 елда Кукмараның үзендә газ тутыру пункты файдалануга тапшырыла.

1980-1982 елларда поселогыбызның күп катлы йортлары челтәр газына тоташтырыла. Авылда “Урал”, “Маяк” колхозларына газ барып җитә. Бүген һәрбер йортка газ барып тоташкан. Икмәк, кондитер әйберләре пешерү, кирпич кипшерү, металл эретү кебек эшләр зәңгәр ягулык ярдәмендә башкарыла.

Районның авыл хуҗалыгындагы казанышлары[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Кукмара кыр һәм фирме продукциясе җитештерүне арттыру буенча тотрыклы эшли торган район. 25 күмәк авыл хуҗалыгы предприятиеләре һәм фермерлар файдалануында 101 мең гектар җир, шуларның 89 меңе сөрүлекләр. Колхозлар оешкан елларда (1934 нче ел) районда 7298 баш мөгезле эре терлек була. 1937 елда район колхозлары һәр гектардан 12,2 цетнер гына уңыш җыйганнар. Кукмара бүгенге көндә дә күп тармаклы авыл хуҗалыгы булган игенчелек, терлекчелек, яшелчәчелек алга киткән район. Күмәк хуҗалыкларда бөртекчеләр (бодай, арпа, солы, арыш, борчак) һәм азык культуралары үстерелә.Шулай ук хуҗалыкларда борай, карабодай, тары, кукуруз, көнбагыш үстерелә. Игенче колхозы суган, кәбестә үстерү белән шөгыльләнә. Барлык хуҗалыклар да бәрәңге культурасыннан мул уңыш ала.

Районда елга 4-5 мең тонна сыер һәм дуңгыз ите, 28 тонна сөт җитештерелә. Елдан-ел авылларның материаль – техник базасы ныгый. Җирне, техниканы, ашламаларны рациональ файдалану чаралары күренә.

Кукмара төбәгендә яшәүче халык элек-электән белем алырга омтылган, мәктәп һәм уку йортлары ачылган. 1929 елда училище төзелә. 1934 - №1, 1941 - №2, 1973 - №3, 1983 - №4, 1971 дә музыка мәктәбе ачыла, ә 1934 нче елда 68 башлангыч мәктәп, тулы булмаган 7 урта мәктәп, тулы урта мәктәпләр әле булмый.

Бүгенге көндә районда 64 балалар бакчасы, 90 га якын мәктәп эшли. районда 2 гимназия ачыла. СПТУ – 39, Яниль профлицейда киң профилле механизаторлар, төзүчеләр, повар-кондитерлар, төзүчеләр хәзерлиләр.

Лубян урман техникумы бөтен Россиягә квалификацияле урман белгечләре хәзерли. Шулай ук районда территориаль ярдәи (социаль) күрсәтү үзәге, 50 инвалид балаларга исәпләнгән реабилитация үзәге, картлар һәм инвалидлар интернат йорты эшли.

Районда үзәк культура йорты, 25 авыл культура йорты, 61 авыл клубы, 48 китапханә, музыка һәм сәнгать мәктәпләре, районның тарихи музее эшли.

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Әдәбият[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • История Кукмора. Медные заводы. — Казань: Идель-Пресс, 2013. — ISBN 978-5-85247-626-5.