Кызыл (шәһәр)
Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан
| Кызыл (шәһәр) | ||||
шәһәр
|
||||
| Ил | Россия Федерациясе | |||
| Өлкә | Тыва Республикасы | |||
| мэр | Владислав Товарищтайевич Ховалыг | |||
| Нигезләнгән / Беренче телгә алу |
1914 | |||
| шәһәр статусы алу датасы | 1914
|
|||
| Официаль тел | тыва, рус | |||
| Халык саны | 109 986 кеше (2010) | |||
Кызы́л — Россиядагы шәһәр, Тыва Республикасының башкаласы. Халкы — 109 986 кеше (2010 елда).
Эчтәлек |
[үзгәртү] Тарих
Урянхлар төбәге Россияга кергәчтен үк торак пункт буларак 1914 елда Белоца́рск исеме астында рус колонистлары тарафыннан төзелә. 1918 елда (инкыйлаб белән бәйле рәвештә) атамасы Хем-Бельди́рга үзгәртелә, 1926 елда - Кызылга.
1921 елда шәһәр Тува Халык Җөмһүриятенең башкаласы, 1944 елдан — РСФСРның Тува автоном өлкәсенең, 1961 елдан — Тува АССРның, һәм 1991 елдан — Тыва Җөмһүриятенең башкаласы.
[үзгәртү] Географик урнашуы
Кызыл - Азияның үзәге
Шәһәр Тыва казанында Олы Енисейны (Улуг-Хем) барлыкка китерүче Зур Енисей (Бий-Хем) һәм Кече Енисей (Каа-Хем) елгалары кушылган урында урнашкан.
[үзгәртү] Шәһәрнең идарәсе
2008 елның 30 июлендә Кызыл шәһәренең мэры буларак биш елга Владислав Товарищтайевич Ховалыг билгеләнә.