Кәттәкурган
Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан
Кәттәкурган (үзб. Kattaqo‘rg‘on — «зур курган», рус. Каттакурган) — Үзбәкстандагы Сәмәрканд өлкәсенең шәһәре. Халык исәбе 76,5 мең кеше (2009) тәшкил итә. Шәһәр XVII гасырның ахырыннан билгеле.
Кәттәкурган Зәрәфшан елгасы үзәнендә, Сәмәркандтан төньяк-көнбатыштарак 76 км ераклыкта урнашкан. Ташкәнт — Каган сызыгында тимер юл станциясе. Шәһәр янында Кәттәкурган сусаклагычы («Үзбәкстан диңгезе») урнашкан.
«Хлопкомаш», мамык тазарта торган, керпеч заводлары, май, сөт, ит һәм тегермән комбинатлары, ТЭЦ. Медицина, педагогика, планлы-икътисадый колледжлары, Сәмәрканд чит телләр институты карамагындагы 2 нче академия лицее. «Мәҗиди» үзбәк драма театры.
Сылтамалар [үзгәртү]
- Кәттәкурган шәһәренең гербы (1910 ел) (рус.)
- ЗСЭ: Кәттәкурган (рус.)