Люксембург (шәһәр)

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан
Моңа күчү: навигация, эзләү
Люксембург
Luxembourg, Luxemburg, Lëtzebuerg
Байрак Герб
Байрак Герб
Ил Люксембург
Район Люксембург
Кантон Люксембург
Координаталар 49°36′42″ т. к. 6°7'48" кч. о. (G)
Мэр Пауль Хельмингер
Беренче телгә алу 963 ел
Мәйдан 51,73 км²
Мәркәз биеклеге 344 м
Халык саны 86 329 кеше (2007)
UTC UTC+1, җәй белән UTC+2
Рәсми сайт Рәсми сайтка ссылка
Люксембург (шәһәр) (Җир)
Red pog.png


Люксембург шәһәре — Көнбатыш Аурупада урнашкан кечкенә (мәйданы 2 586 км²) дәүләтнең — Люксембургның башкаласы.

Табигый шартлар[үзгәртү]

Шәһәр диңгез биеклеге өстеннән 344 м биеклектә, ике зур булмаган елга — Альзет (Сирның көньяк кушылдыгы) һәм Петрус кушылган урында урнашкан.

Климат уртача, диңгезнекеннән континентальга күчүче. Кыш көне җылы, күбесенчә уңай температура була. Ә җәй салкынча, температура +20 градустан сирәк артып китә. Аяз һава торышы сирәк була, ә яңгыр рәвешендәге явым-төшемнәр елның теләсә кайсы фасылында ява.

Флора һәм фауна континенталь, шәһәр буйларында имән һәм бүк урманнары, аларда тиеннәр, кыр кәҗәсекыр кәҗәләре яши. Шәһәрнең бакча һәм паркларында җылылык яратучы үсемлекләр үстерелә.

Халык, тел, дин[үзгәртү]

Люксембургның халкы күп түгел (86 мең кеше), бу ил халкының 1/6 тәшкил итә. Шәһәр халкын ике этник группага бүләргә мөмкин — алманнарга һәм французларга, аларның һәрберсе үз туган телендә сөйләшергә хокуклы. Шулай ук люксембург теле дә бар. Шәһәрнең күпчелек кешеләре католицизм динендә.

Шәһәр тарихы[үзгәртү]

Люксембург турында язма чыганакларда беренче тапкыр искә алулар 963 елга карыйлар. Шәһәр статусы һәм хокукларын исә Люксембург 1244 елда гына ала. Шәһәр берничә тапкыр кулдан-кулга күчкән: 1606-1684 һәм 1697-1724 елларда Испаниягә буйсынган, 1684-1697 һәм 1794-1815 елларда Франция составында була, ә 1714-1794 елларда Австрия кул астында яши. 1815 елда шәһәр мөстәкыйльлек ала. Беренче һәм икенче бөтендөнья сугышлары вакытында Алмания тарафыннан яулап алына. Сугыштан соңгы чорда шәһәр актив үскән, һәм хәзерге вакытта Аурупада иң кыйммәтле шәһәрләрнең берсе булып тора.

Мәдәни әһәмияте[үзгәртү]

Люксембург — бик матур шәһәр. Альзет елгасы аны ике өлешкә — Югары һәм түбән шәһәргә бүлә. Шуңа күрә шәһәр күперләргә бай. Люксембургның ике өлеше Адольф күпере һәм Бөек Герцогиня Шарлотта күперләре ярдәмендә тоташалар. Түбән шәһәрнең йөзе, күренеше шәһәрнең Аурупа берлегендә үтәгән функцияләренә бәйле. Монда күп санлы банклар, компания идарәләре, сыра заводлары урнашкан. Ә Югары шәһәр исә архитектура һәйкәлләренә бик бай борынгы люксембург кирмәне булып тора.

Люксембургның көньяк өлешендә атаклы Люксембург Алла анасы Соборы урнашкан.

Шәһәрнең сурәтләре[үзгәртү]