Марат Гыйзәтулин

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Марат Гыйзәтулин latin yazuında])
Марат Гыйзәтулин
Туган телдә исем Марат Рөстәм улы Гыйзәтулин
Туган 1960(1960)
СССР, РСФСР, ТАССР, Казан
Милләт татар
Әлма-матер Мәскәү химия машина төзелеше институты
Һөнәре язучы, иҗат тикшеренүчесе

 Марат Гыйзәтулин Викиҗыентыкта

Марат Рөстәм улы Гыйзәтулин (1960 ел) - язучы, иҗат тикшеренүчесе һәм Булат Окуджаваның беренче биографы. "Өмет тавышы" альманахының редколлегия әгъзасы һәм нәшире (2004-2013 еллар).

Биографиясе[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1960 елның 10 маенда Татарстан АССРның Казан шәһәрендә туган. Үзбәкстанда үскән. Йөк төяүче, слесарь, сакчы булып эшли.

1985 елда Мәскәү химия машина төзелеше институтын тәмамлый. Институтны тәмамлаганнан соң берничә ел Үзбәкстанда химия предприятиесендә эшли. Аннары эшмәкәрлек эшчәнлеге белән шөгыльләнә һәм Советлар Союзы таркала башлагач Мәскәүгә күчеп килә.

1998 елда М.Гыйзәтулин үзенең дусты, әдәбият белгече һәм тавыш архивисты Л. А. Шилов белән берлектә Переделкинадагы Булат Окуджава халык музеен үз акчасына төзелиләр. Шагыйрьнең тол калган хатыны Ольга Арцимович Гыйзәтулин тәкъдиме белән музейның беренче директоры була. 1999 елда, музей рәсми статус алгач, музейда эштән читләштерелә.

2006 елдан башлап Кипрда яши.

Булат Окуджава тормышы һәм иҗаты турында тикшеренүләр, шулай ук хикәяләр җыентыклары авторы.

Бүләкләре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Россия космонавтика Федерациясенең Юрий Гагарин медале

Тышкы сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]