Мария Виттек

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Мария Виттек latin yazuında])
пол. Maria Stanisława Wittek
Сурәт
Җенес хатын-кыз
Ватандашлык  Польша
Туу датасы 16 август 1899(1899-08-16)[1]
Туу урыны Мазовия[d], Россия империясе
Үлем датасы 19 апрель 1997(1997-04-19)[1] (97 яшь)
Үлем урыны Варшау, Польша
Җирләнгән урыны Повонзки хәрби зираты[d]
Кабер сурәте
Һөнәр төре офицер
Хәрби дәрәҗә бригада генералы[d]
Сугыш Икенче бөтендөнья сугышы
Гаскәр төре Крайова армиясе
Әгъзалык Польское историческое общество[d]
Бүләкләр
крест Храбрых Варшавский повстанческий крест крест Независимости с мечами серебряный крест Заслуги золотой крест Заслуги серебряный крест ордена Virtuti Militari крест Армии Крайовой Virtuti Militari крест Независимости крест Заслуги
 Мария Виттек Викиҗыентыкта

Мария Виттек (пол. Maria Wittek; шартлы исем: Мира, Пани Мария; 16 август 1899 ел, Трембки авылы, Поляк батшалыгы — 19 апрель 1997 ел, Варшава, Польша) ― бригада генералы хәрби званиесе алган беренче поляк хатын-кызы. Исем аңа пенсиягә чыккач 1991 елда бирелә. 18 яшеннән алып Польша армиясендә һәм төрле хәрби оешмаларда хезмәт иткән. Беркайчан да кияүдә булмаган.

Иртә тормошо[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Мария Виттек Польшаның Россия өлешендә туган. Атасы, Станислав Виттек, балта остасы була, Польша Социалистик партияда тора һәм 1915 елда Россия властьлары тарафыннан кулга алынудан качу өчен гаиләсе белән бергә Украинага күчә. Мария мәктәптә ук Киевта скаут отрядына керә. Соңыннан ул Киев университетында математика факультетының тәүге хатын-кыз — студенты була. Шул ук вакытта, аның яшерен поляк Organizacja Wojskowa (Польша хәрби оешмасы) оешмасына керә ― унтер-офицерларның әзерлек курсында белем ала. 1919 елда армиягә китә, Украинада большевиклар белән сугыша. Аннары, 1920 елда, ирекле хатын-кыз отрядлары солдаты буларак, Львов өчен сугышларда көрәшә һәм беренче тапкыр югары Virtuti Militari поляк медале белән бүләкләнә[2]

Ике сугыш арасында[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1928 елдан алып 1934 елга кадәр Виттек Przysposobienie Wojskowe Kobiet, хатын-кызларны хәрби хезмәткә профессиональ әзерлек оешмасы командиры була. 1935 елда Варшаванан янындагы Беляны шәһәрендә физик тәрбия һәм хәрби әзерлек институтының хатын-кыз бүлеге җитәкчесе итеп тәгаенлиләр[2]

Икенче бөтендөнья сугыш вакытында[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Польшага һөҗүм итү вакытында Мария Виттек хатын-кыз батальоны командиры була. 1939 елның октябрендә ул Кораллы сугыш берлегенең яшерен төркеменә керә, ул соңрак Крайова армиясе итеп үзгәртелә. Генерал Ровецкий штабы янында, соңыннан ― Тадеуш Коморовский янында хатын-кызлар хезмәте бүлеген җитәкли. Варшава ихтилалында катнаша һәм подполковник дәрәҗәсенә кадәр күтәрелә. Капитуляциядән соң немец әсирлегеннән качып китә һәм җыелган халыкка кушылып Варшава җимереклекләрен ташлап китә. 1945 елның гыйнварына бетерелгәнгә кадәр Крайова армиясында үзенең вазифасында хезмәт итүен дәвам итә[3].

Сугыштан соң[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Польшаның коммунистик хөкүмәте Физик тәрбия һәм хәрби әзерлек институты ачканнан соң, ул яңадан хатын-кыз бүлеге начальнигы булып аның киләчәк вазифасына кире кайта. Әмма 1949 елда Виттек властьлар тарафыннан кулга алына һәм берничә ай төрмәдә үткәрә. Азат ителгәннән соң газета киоскысында эшли. 1991 елның 2 маенда коммунистларның властьтан баш тартуыннан соң Польша президенты Лех Валенса аны бригада генералы итеп үрләтә. Шулай итеп, Мария Виттек генерал исеменә лаек булган беренче поляк хатын-кызы була[3].

2007 елның 19 апрелендә аның вафатына ун ел дигәндә Варшавада Польша Гаскәрләре музеенда аның хөрмәтенә табигый зурлыкта бронза һәйкәл куела.

Наградалары[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Virtuti Militar көмеш тәресе (ике тапкыр)
  • Кылычлар белән Азатлык тәресе
  • Батырлар Тәресе
  • Варшаваның баш күтәрүчеләр тәресе

Шулай ук карагыз[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Эльжбета Заварка ― вторая и последняя полька, удостоился звания генерала бригады.

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. 1,0 1,1 Польский биографический онлайн-словарь
  2. 2,0 2,1 made by Łukasz Mydlarski & Marcin Kuhiwczak; design by Patryk Rydzyk || CZST www.czst.wp.mil.pl 2009. ..:: Ministerstwo Obrony Narodowej — serwis internetowy :: Aktualności ::... archiwalny.mon.gov.pl. Дата обращения: 20 мая 2016.
  3. 3,0 3,1 made by Łukasz Mydlarski & Marcin Kuhiwczak; design by Patryk Rydzyk || CZST www.czst.wp.mil.pl 2009. ..:: Ministerstwo Obrony Narodowej — serwis internetowy :: Aktualności ::... archiwalny.mon.gov.pl. 2016-05-20 тикшерелгән.

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]