Миңлегөл Җәләева

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Миңлегөл Җәләева latin yazuında])
Җенес хатын-кыз
Туу датасы 1910[1]
Туу урыны Курамьял, Куныр авыл җирлеге[d], Балтач районы, Татарстан АССР[1]
Арбур вулысы, Малмыж өязе, Нократ губернасы, Россия империясе
Малмыж өязе, Нократ губернасы, Россия империясе
Үлем датасы 1995 елдан иртә түгел
Һөнәр төре укытучы
Әлма-матер Арча педагогика көллияте һәм Татар дәүләт гуманитар-педагогика университеты
Сәяси фирка әгъзасы Советлар Берлеге коммунистик фиркасе
Әгъзалык Комсомол
Бүләкләр

Жәләева (Хөсәенова) Миңлегөл Жәләевна ― укытучы, хезмәт ветераны, «Почет билгесе» ордены кавалеры (1949).

Тәрҗемәи хәле һәм нәселе[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1910 елда Россия империясенең Нократ губернасы Малмыж өязендәге Арбур вулысы Курамьял авылында туа. Әти-әнисе һәм олы абыйлары – игенчеләр, бер абыйсы хәрби, берсе Жәләев Сибгать укытучы, Түнтәр мәктәбендә директор һәм РОНО мөдире.

Белем алуы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Хезмәт юлы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • 1931-1936 — Арбор башлангыч мәктәбендә укытучы.
  • 1936-1939 — Чепья районы Чутай жидееллык мәктәбендә башлангыч класслар укытучысы.
  • 1939-1940 — Балтач мәктәбендә тарих укыта.
  • 1941-1945 — Чутай жидееллык мәктәбендә тарих укыта.
  • 1945-1958 — Түнтәр мәктәбенә тарих укытучысы.
  • 1958-1969 — ???
  • 1969-1973 — Түнтәр мәктәп-интернатында төнге тәрбияче (няня).

Иҗтимагый тормыш[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1931 елдан 1939 елгача ВЛКСМ члены була. Шул чакта алты тапкыр төрлечә буләкләнә. 1949 елдан ВКП(б) члены. Моннан тыш зур дәуләт буләкләренә дә лаек була.

Бүләкләре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

«За доблестный труд в Великой Отечественной войне 1941-1945 г.» (1946), «За трудовую доблесть» медале, «Почет билгесе» ордены (1949). «Бөек Җиңүнең 40 еллыгы» юбилей медале (1985). «Бөек Җиңүнең 50 еллыгы» медале һәм «Хезмәт ветераны» медале белән бүләкләнә.

Аерым фактлар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Бөек Ватан сугышы башлангач, хәрби комиссариатка чакырып алалар, ике сагәть әчендә әзерләнеп сугышка чыгып китәргә чакыралар. Тик Казаннан кире борып кайтаралар.
  • Сугыш чорында (башында) аз гына РОНО мөдире булып эшләп ала.

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]