Миңлекамал (спектакль)

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Миңлекамал (спектакль) latin yazuında])
«Миңлекамал»
Автор режиссёр Хөсәен Уразиков, рәссам Петр Сперанский
Сюжет чыганагы Мирсәй Әмирнең «Миңлекамал» драмасы
Иҗат итү елы 1943
Беренче куелыш 1944 елның 27 апреле
Беренче куелыш җире Казан, Камал театры

«Миңлекамал» — язучы һәм драматург Мирсәй Әмир пьесасы буенча куелган спектакль. Драма 2 пәрдәдә. Премьерасы 1944 елның 27 апрелендә Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры сәхнәсендә күрсәтелә. Режиссёры – Хөсәен Уразиков. Рәссамы – Петр Сперанский.

Тарих[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Миңлекамал ролен беренче башкаручы Галия Булатова

Язучы Мирсәй Әмир 1943 елның җәендә ике айга якын Татарстан АССР авылларында йөри, халык тормышы белән таныша. Сугыш чорында әдип драматургия өлкәсендә каләмен сынап карый. Әсәр материалы шул вакытта табыла.[1] 1944 елда дөнья күргән «Миңлекамал» драмасында Мирсәй Әмир ил азатлыгы хакына бар авырлыкларны да җиңә ала торган нык ихтыярлы, рухи яктан бай һәм оптимист хатын-кызларның реалистик образын тудыра. [2]

Драмадагы төп героиня Миңлекамалның прототибы:

  • Салкын Алан авылында (хәзерге Әлмәт районы) 1931 елда оешкан «Политотдел» колхозы рәисе булып эшләгән Миңлекамал Миңлехан кызы Сөләйманова (1902―1983). Сугыштан соң туган авылы Баткактагы (хәзерге Сарман районы) «Авангард» колхозын, Иштирәктәге (хәзерге Әлмәт районы) күмәк хуҗалыкны җитәкләгән, Сарманда район зоотехнигы булып эшләгән. [1]
  • Күп еллар Әтнәнең Бәрәскә авылында колхоз рәисе булган, СССРның Югары Советы депутаты Рауза Касыймова. [3] [4]

Мирсәй Әмир драманы режиссёр Хөсәен Уразиковка 1944 елның башында тапшыра. Миңлекамал роленә Галия Булатова һәм Мәрьям Сульва билгеләнгән. Мәрьям Сульваның (43 яшьтә) Миңлекамалы басынкы, тыйнак, әмма үз дигәненә ирешә торган, көчле ихтыярлы хатын-кыз булса, Галия Булатованың (38 яшьтә) Миңлекамалы ― эчке хәрәкәткә ия, горур, көчле, тормышта күпне күргән, колхоз тормышын яхшы белүче каты куллы җитәкче.[1]


« Бүгенге бөек сугыш чорындагы тыл темасына гаять актуаль булган «Миңлекамал» пьесасы автор Мирсәй Әмирнең дә, аны рекордлы срокта сәхнәгә куйган режиссёр – Татарстан АССРның атказанган артисты Хөсәен Уразиковның да, бөтен театр коллективының да уңышы.
Газиз Иделле, язучы.
«Миңлекамал пьесасы турында». Кызыл Татарстан, 10.05.1944
»


« Әсәрнең идеясе – гади кешеләр, гади татар хатын-кызлары образларында совет патриотизмын, аның күңел байлыгын, аның нинди зур эшләр башкарырга сәләтле икәнлеген күрсәтү
Латыйф Җәләй, тел белгече.
«Миңлекамал». Кызыл Татарстан, 14.05.1944
»


« Отличительная черта Минникамала – её не знающее пределов упорство в достижении поставленных перед собой целей. Это – настоящий полнокровный характер. Основа успеха в том, что автор и театр задались целью показать действительность правдиво, глубоко, во всей её сложности, без лакировки
Е. Гаккель
«Минникамал». Красная Татария, 17.05.1944
»


« Мирсәй Әмир иптәшнең «Миңлекамал» драмасы Татар дәүләт академия театрының 1944 елгы репертуарына колач җәеп килеп керде. Ул хәзер сәхнәдә уңыш белән бара, тамашачыларның җылы карашына очрый. Меңләгән хезмәт ияләре аны дулкынланып карыйлар, андагы дөреслекне һәм авторның кыюлыгын күреп канәгатьләнәләр
Гази Кашшаф, тәнкыйтьче.
«Патриотизм көче». Совет әдәбияты, 1944, май
»

1944 елны Татар дәүләт академия театры җәйге гастрольгә «Миңлекамал» спектаклен дә алып чыга, ул Калинин, Чаллы, Минзәлә, Актаныш районнарында (Сарманда 1945 елда) күрсәтелә. 1945 елда Җиңү көннәрендә Казанда куела. [1]

Драма буенча Башкорт драма театры сәхнәсендә спектакль куелган (1946; режиссер Р. Фәйзи). [2]

1957 елда Мәскәүдә узган Татар әдәбияты һәм сәнгате декадасында Мирсәй Әмир әсәре буенча куелган «Миңлекамал» спектакле дә күрсәтелә. [5] Декададан соң театр Урта Азия (Ташкент һ.б. шәһәрләр) буенча гастрольләренә «Миңлекамал» спектаклен алып чыга. (Миңлекамал ролендә уйнаган Галия Булатовага шул елны РСФСР халык артисты исеме бирелә).

Яңа заман[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Галия Булатовадан соң Камал театрында Миңлекамалны Вера Минкина уйный. Миңлекамалның холкын, үз-үзен тотышын, сөйләшүен, хәрәкәтләрен нәкъ тормыштагыча итеп уйнавы белән аерылып тора. Зөлфирә Зарипова башкаруында Миңлекамал гадәттән тыш батыр йөрәкле, кыю, чая хатын булып истә кала. [1]

Соңгы тапкыр «Миңлекамал»ны 1975 елда Камал һәм Әтнә халык театрлары сәхнәләштергән. [6]

2013 елда Әтнә татар дәүләт драма театрында «Миңлекамал» спектакле куелган. Премьера датасы – 2013 елның 27-28 декабре. Режиссер Р. Фазлыев, рәссам С. Скоморохов, композитор М. Әхмәтшин, Миңлекамал ролендә Рәзинә Ибраһимова. 1975-1977 елларда Әтнә халык театры Бөтенсоюз үзешчән сәнгать иҗаты фестивалендә «Миңлекамал» спектакле белән катнашкан булган. [7]

Уңышлары[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1945 елда режиссёр Хөсәен Уразиковка, Миңлекамал ролен югары дәрәҗәдә башкарган өчен Галия Булатовага Татарстан АССР халык артисты, автор Мирсәй Әмиргә Татарстан АССР атказанган сәнгать эшлеклесе исеме бирелә. [1]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. 1,0 1,1 1,2 1,3 1,4 1,5 Легендар Миңлекамал. Казан утлары
  2. 2,0 2,1 Әмир Мирсәй. «Башкортстан» төбәк интерактив энциклопедик порталы(башк.)
  3. Миңлекамал. Әтнә татар дәүләт драма театры
  4. Әтнә «Миңлекамал»ы ызгыштырды. Әтнә таңы, 29.04.2015
  5. Мәскәүдә татар әдәбияты һәм сәнгате декадасы. Татарская энциклопедия TATARICA
  6. «Миңлекамал». Сәхнә, 24.03.2014
  7. «Миңлекамал» кабат Әтнә сәхнәсендә. Әтнә таңы, 31.12.2013

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]