Миңнегөл Хисмәтуллина

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Миңнегөл Хисмәтуллина latin yazuında])
Миңнегөл Хисмәтуллина
Туган Чишмә районы
Үлгән Уфа
Әлма-матер Дәүләкән педагогика укуханәсе
Һөнәре шагыйрь, мәктәп укытучысы

Хисмәтуллина Миңнегөл Хәбибҗан кызы (24 ноябрь 1927 ел18 февраль 2004 ел) — башкорт шагыйре һәм прозаигы, 1983 елдан СССР Язучылар берлеге әгъзасы.

Биографиясе[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Миңнегөл Хисмәтуллина 1927 елның 24 ноябрендә Башкорт АССРның Чишмә районы Ябалаклы авылында туган.

Авылларында җидееллык мәктәпне тәмамлагач, Дәүләкән педагогия училищесына укырга керә. Озак еллар башлангыч сыйныф укытучысы булып эшли. Тормыш иптәше хәрби кеше булганлыктан, күп еллар хәрби калачыкларда яши. Уфага кайтканнан соң, башта радиокомитетка эшкә урнаша. Байтак еллар «Башкортстан кызы» журналында әдәби хезмәткәр, аннары тәрбияче, китапханәче булып эшли.

Студент елларына иҗат итә башлый.

1983 елдан СССР Язучылар берлеге әгъзасы.

Китаплары[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Дим тамчысы. Шигырьләр. Уфа, 1976, 64 бит.
  • Песи китте җиләккә. Шигырьләр. Уфа, 1978, 24 бит.
  • Көмеш күл чишмәсе. Хикәяләр. Уфа, 1983, 142 бит.
  • Кала кызы. Повесть һәм хикәяләр. Уфа, 1987, 240 бит.

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Писатели земли башкирской. Справочник / (сост.: Р. Н. Баимов, Г. Н. Гареева, Р. Х. Тимергалина). Переработанные и дополненное второе издание. — Уфа: Китап, 2015. — 672 с. ISBN 978-5-295-06338-1(рус.)(Тикшерелгән 21 ноябрь 2017)
  • Писатели земли башкирской. Справочник / Сост.: Р.Н.Баимов, Г. Н. Гареева, Р. Х. Тимергалина. — Уфа: Китап, 2006. — 496 с. (рус.)(Тикшерелгән 21 ноябрь 2017)
  • Гайнуллин М. Ф., Хөсәенов Г.Б. Совет Башкортстаны язучылары. Биобиблиографик белешмә. Тулыландырылган, төзәтелгән икенче басма. — Уфа: Башкортстан китап нәшрияты, 1988. — 400 бит. (Тикшерелгән 21 ноябрь 2017)