Наталья Калишек

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Наталья Калишек latin yazuında])
Наталья Калишек
Туган 17 май 1996(1996-05-17) (27 яшь)
Торунь, Польша
Ватандашлыгы Польша байрагы Польша
Һөнәре спортчы (фигуралы шуу)
Ата-ана
Кардәшләр Michał Kaliszek[d]

 Наталья Калишек Викиҗыентыкта

Наталья Калишек (пол. Natalia Kaliszek; 1996 елның 17 мае, Торунь, Польша) — Польша тимераякта фигуралы шуучысы. Бозда биюдә Максим Сподырев белән җиде тапкыр Польша чемпионы (2015—2021).

Карьера[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Наталья 1996 елның 17 маенда Польшаның Торунь шәһәрендә туа. Фигуралы шуу белән 2000 елда шөгыльләнә башлый[1].

Кечкенә вакытында Наталья ялгыз шууда чыгыш ясый. 2007 елдан абыйсы Михал Калишек белән парлы шууда ярышларда катнашкан, 2010 елдан алар бозда биюдә чыгыш ясый башлыйлар. 2012 елда Польша чемпионатында пара көмеш медальләр яулый, 2013 елда — бакыр медальләр. Бергә алар 2012 елгы яшьүсмерләр дөнья чемпионатында катнашалар һәм анда 28 нче урында урнашалар. Соңрак Михал карьерасын тәмамлый, ә Наталья карьерасын дәвам итә һәм Ярослав Курбаков белән чыгыш ясый. 2013—2014 сезоны дәвамында алар ярышларда катнашалар.

2014—2015 сезоныннан бозда биюдә Максим Сподырев белән чыгыш ясый башлый. 2015 елның декабрь аенда алар беренче тапкыр Польша чемпионатында алтын медальләргә ирешәләр. Пара беренче тапкыр Европа һәм дөнья чемпионатында катнаша. 2015 елгы Европа чемпионатында алар 14 нче булалар, дөнья чемпионатында 24 нче урында урнашалар.

2016—2017 сезонында алар Гран-при этапларында беренче тапкыр чыгыш ясыйлар: Кытайда 5 нче урынны яулыйлар, Япониядә — 7 нче. 2017 елның мартында дөнья чемпионатын 14 нче урында тәмамлыйлар һәм Олимпия уеннарына квалификация узалар. 2018 елгы Олимпия уеннарында 14 нче урында урнашалар.

2019 елда Минскта узган Европа чемпионатында ритм-биюдә һәм ирекле биюдә яхшы чыгыш ясыйлар һәм ярыш нәтиҗәләре буенча 5 нче урынны яулыйлар. 2019 елгы дөнья чемпионатында 11 нче урында урнашалар.

2021 елгы дөнья чемпионатында пара 12 нче урында урнаша һәм 2022 елгы Олимпия уенарына бер урын яулый ала. 2022 елның февралендә Пекинда узган Олимпия уеннарында чыгыш ясыйлар һәм ярышны 17 нче урында тәмамлыйлар[2].

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Биография. www.isuresults.com.(ингл.)
  2. Competition Results. www.isuresults.com.(ингл.)

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]