Павел Дельвин

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Павел Дельвин latin yazuında])
Җенес ир-ат
Ватандашлык  СССР
Туу датасы 22 гыйнвар 1902(1902-01-22)
Туу урыны Больше-Кибьинская волость[d], Алабуга өязе, Нократ губернасы, Россия империясе[1]
Үлем датасы 21 сентябрь 1973(1973-09-21) (71 яшь)
Һөнәр төре сәясәтче
Сәяси фирка әгъзасы Советлар Берлеге коммунистик фиркасе
Катнашучы XX съезд КПСС[d] һәм XIX съезд КПСС[d]
Бүләкләр
Ленин ордены Хезмәт Кызыл Байрак ордены

Павел Илларионович Дельвин (22 гыйнвар 1902, Ивановка авылы, Нократ губернасы —  21 сентябрь 1973 ел, Казан) — ССРБ сәясәтчесе, КПССның Актүбә өлкә комитетының беренче секретаре (1955—1958).

Биографиясе[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Дельвин Павел Илларионович 1902 елның 22 гыйнварендә Нократ губернасының Ивановка авылында туган.

1924 елда Алабугада механик-техник училище тәмамлаган, ә 1930 елда Казан энергетика институтын тәмамлаган. 1926 елда ВКП (б)га керә, 1930 елдан — инженер һәм җылылык-электр үзәкләре башлыгы, соңрак Казанда Ленин исемендәге заводның баш инженеры булып эшли.

1941 елның гыйнварыннан 1942 елның сентябренә кадәр - Казан шәһәренд ВКП(б) район комитетының беренче секретаре, 1942 елның сентябреннән 1946 елның декабренә кадәр - Яшел Үзәндә ВКП(б) шәһәр комитетының беренче секретаре, 1946 елның декабреннән 1949 елга кадәр — кадрлар мәсьәләләре буенча ВКП(б)ның Татарстан өлкә комитеты секретаре, 1948 елда ВКП(б)ның Үзәк Комитеты каршындагы Югары партия мәктәбен тәмамлый.

1949 елдан башлап 1952 елның маена кадәр — ВКП(б)ның Татарстан өлкә комитеты секретаре, 1952 елның маеннан алып 1953 елның апреленә кадәр — ВКП(б)/КПСС Чистай өлкә комитетының беренче секретаре, 1953-1954 елларда — КПССның Татарстан өлкә комитеты бүлеге җитәкчесе.

1954 елдан 1955 елның апреленә кадәр - икенче секретарь, 1955 елның апреленнән 1958 елның декабренә кадәр — КПССның Актүбә өлкә комитетының беренче секретаре.

1958—1972 елларда — совет сәүдәсенең Казан читтән торып уку институтының КПСС тарихы кафедрасының өлкән укытучысы, аннары пенсиядә.

Ленин ордены һәм Кызыл Байрак Хезмәт ордены белән бүләкләнгән[2]

1956 елның 14-25 февралендә КПССның XX съезды делегаты була[3]

П.И.Дельвин 1973 елның 21 сентябрендә Казанда вафат була.

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Библиография[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]