Павел Зурков

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Павел Зурков latin yazuında])
Павел Зурков
Туган телдә исем рус. Павел Эдуардович Зурков
Туган 5 (18) ноябрь 1906
Харьков, Россия империясе
Үлгән 3 май 1968(1968-05-03) (61 яшь)
Магнитогорск, Чиләбе өлкәсе, РСФСР, СССР
Күмү урыны Магнитогорск
Ватандашлыгы Россия империясе
 СССР
Әлма-матер Урал дәүләт тау университеты
Һөнәре галим, университет профессоры, тракторист
Эш бирүче Урал дәүләт тау университеты һәм Крывый Риһ милли университеты[d]
Гыйльми дәрәҗә: техник фәннәр докторы[d] (1958)
Гыйльми исем: профессор[d]

Павел Зурков (5 (18) ноябрь 1906, Харьков — 3 май 1968 (61 яшь), Магнитогорск шәһәре, Чиләбе өлкәсе) — тау эше өлкәсендә совет галиме, техник фәннәр докторы (1958), профессор (1959)[1].

Биографиясе[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1906 елның 5(18) ноябрендә Харьков шәһәрендә эшче-слесарь гаиләсендә туган[2].

1918 елда башлангыч мәктәпнең өч классын тәмамлый. Урта хәлле крәстьянда 13 ел батрак булып, китап басу эше өйрәнчеге, Смоленск авылында слесарь өйрәнчеге булып эшли.

1923-1924 елларда Бийскта шәхси остаханәдә эшли, бер үк вакытта кичке мәктәптә укый.

1924-1927 елларда Бийск профессиональ-техник мәктәптә укуын дәвам итә, тракторчы-монтер һөнәрен үзләштерә.

1927 елда комсомол кала комитеты аны Томск дәүләт университетына укырга җибәрә.

1929 елда Себер технология институтына (Томск) күчерелә, ә 1931 елда Свердловск тау институтын күчә. Уку белән бер үк вакытта Кривой Рог шахталарында, «Урал» комбинатында һәм Магнитогорск руднигында эшли[2].

1933 елда Свердловск тау институтын «тау инженеры» белгечлеге буенча тәмамлый һәм шунда ук уку йортлары баш идарәсе (ГУУ) тарафыннан Турин тау техникумы укытучысы, директор урынбасары итеп тәгаенләнә.

1934 елда Свердловск тау институты аспирантурасына укырга керә. 1939 елда «Анализ условий применения тупиковых, спиральных заездов и наклонных подъёмников большой производительности» темасы буенча кандидатлык диссертациясе яклый.

1939-1941 елларда Свердловск тау институтында ассистент, кафедрасы доценты булып эшли.

1942-1943 елларда «Тагилстрой» тау бүлегендә эшли һәм бер үк вакытта Бөек Ватан сугышы елларында Түбән Тагилга эвакуацияләнгән Кривой Рог тау-мәгъдән институтының тау эше кафедрасы доценты, мөдире була. Аннары уку йортлары баш идарәсе тарафыннан 1944 елда Түбән Тагил индустриаль институты кафедраларының берсенә мөдир һәм тау-металлургия факультеты деканы итеп күчерелә.

1947 елда Магнитогорск каласына Магнитогорск тау-металлургия институтына эшкә җибәрелә, гомеренең ахырына кадәр шунда эшли. 1958 елда СССР Фәннәр академиясенең Тау эше институтында «Основные вопросы открытой разработки полезных руд сложного состава» темасына докторлык диссертациясе яклый һәм 1959 елда профессор гыйльми исеме раслана.

1968 елның 3 маенда Магнитогорск шәһәрендә вафат була һәм шунда җирләнә[3].

1961 елда Зурков Хезмәт Кызыл Байрак ордены белән бүләкләнә, 1962 елда «РСФСР-ның атказанган фән һәм техника эшлеклесе» исеме бирелә[2].

Пермь краеның Дәүләт архивында П. Э. Зурковка кагылышлы документлар бар[4].

Мактаулы исемнәре һәм бүләкләре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Зурков Павел Эдуардович., archived from the original on 2017-09-08, retrieved 2022-05-16 
  2. 2,0 2,1 2,2 Зурков Павел Эдуардович., archived from the original on 2017-05-12, retrieved 2022-05-16 
  3. Зурков Павел Эдуардович.
  4. Зурков Павел Эдуардович.

Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Зурков Павло Едуардович // Професори КГРІ-КТУ / Кривий Ріг: Видавничий дім КНУ, 2012. — 190 с. — С. 68. ISBN 978-966-2775-04-4.(укр.)
  • Зурков, Павел Эдуардович // Энциклопедия Криворожья. В 2 т. Т. 1. А—К : [укр.] / сост. В. Ф. Бухтияров. — Кривой Рог : Явва, 2005. — С. 480.

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]