Пакистанның Һинд дине, Җәйничелек һәм Буддачылык мирасы

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Пакистанның Һинд дине, Җәйничелек һәм Буддачылык мирасы latin yazuında])
Җһелум районында Малотта Кашмири стилендә гыйбадәтханә һәм капка юлы.
Пакистанда, Пәнҗабта, хәзерге Таксила янында Сиркап Җәйничелек гыйбадәтханәсе (фараз ителгәнчә җимерелгән)

Пакистанда Һинду һәм Буддачылык архитектура мирасы Пакистанда кеше торак урыннары һәм мәдәниятенең озын тарихы өлеше. The Һинд Үзәне мәдәнияте безнең эраның икенче меңьеллыгында җимерелгән булган һәм аннан соң төньяк Һиндстан һәм Пакистанның күпчелеген колачлаган Ведик мәдәнияте барган.

Ведик период[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Һиндстан тарихында Ведик период яки Ведик чор буларак мәгълүм вакыт периоды Веда дип аталган изге текстларның һәм Ведик Санскритта башка шундый текстларның тезелүе вакыты дип фараз ителә. Ведик мәдәният дип аталган бәйле мәдәниятнең үзәге Пәнҗабта (хәзерге көн Пакистан һәм Һиндстанда һәм Ганга үзәнендә (хәзерге Һиндстан) урнашкан булган. Өйрәнү Ведик чорны безнең эрага кадәр 2-нче һәм 1-енче меңьеллыкларга, безнең эрага кадәр 6-нчы гасырга кадәр дәвам итеп, шул вакытта Һинд диненең классик формаларына трансформацияләнә башлаганга кадәр вакытта урнаштыра. Иртә урта гасыр Һинду авторлары безнең эрага кадәр 4-енче меңьеллык кебек иртә даталарны тәкъдим итә.

Аның иртә фазасы борынгы Һиндстанның төрле патшалыклары формалашуын күргән. Соңгы фазасында (безнең эрага кадәр як. 700 ел), ул Маһаҗанападаларның менеп китүен күргән, һәм аннан соң дәвам итеп Һинд диненең алтын гасыры һәм классик Санскрит әдәбияты, Маурья империясе (як. б.э.к. 320 ел) һәм Һиндстанның урта патшалыкларын күргән.

Гандһара[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Гандһара (Санскрит телендә: गन्धार, Фарсы Гандарасы, Вайһинд) (Урду телендә: گندھارا) төньяк Пакистанда борынгы Маһаҗанапада исеме (Хайбер-Патунхва һәм төньяк Пәнҗаб өлешләре һәм Кашмир) һәм көнчыгыш Әфганстан. Гандһара күбесенчә Пешавар үзәнендә, Потоһар платосында (Таксиланы карагыз) һәм Кабул елгасының төньягында урнашкан булган. Аның төп шәһәрләре Пешавар һәм Таксила булган.[1]

Гандһара патшалыгы безнең эрага кадәр 6-нчы гасырдан безнең эраның 11-енче гасырга кадәр дәвам иткән. Ул биеклегенә 1-енче гасырдан 5-енче гасырга кадәр Буддачылык Кушан Императорлары астында ирешкән. 1021 елда Мәхмуд Газни тарафыннан яулап алынганнан соң Гандһара исеме юк булган. Мөселман чоры вакытында даирә Лаһордан яки Кабулдан идарә ителгән булган. Моголлар вакытында даирә Кабул провинциясенең өлеше булган.

Пәнҗаб[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Нагарпаркарда борынгы Җәйничелек гыйбадәтханәсе

713 елда Мөхәммәд бин Касыйм җитәкчелегендә Омейяд Мөселман Гарәп армиясе Синдһка һәм түбән Пәнҗабка һөҗүм иткәндә Пәнҗабилар Көньяк Азиянең күпчелеге кебек күбесенчә Һиндулар булган. Бу Пәнҗаб халкы арасында, һәм шулай ук Һиндстанда Исламга күчү процессын башлаган. Бу процесс киләсе 10 гасырда дәвам иткән, әмма Һиндуларны һәм соңрак Сикхларны кертеп әһәмияткә ия Мөселман түгел халык булган:

Гыйбадәтханәләр:

Сарайкистан мирасы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Бһутта Ваһан[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Ул Рәхим Яр Ханнан 16 км төньякта, югалган Һакра елгасында урнашкан. Авыл бу урынны Раджа Даһирдан соң кулга алган даирәне Раджа Бһутта хөрмәтенә аталган. Бу авыл шулай ук Сасси-Паннунның мәшһүр хатын-кыз персонажы Сассиның һәм - Мулла Мубарик уллары Аб-уль-Фазал һәм Фиазиның туу урыны дип раслана.

Исламгарһ кальгасы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Исламгарһ, борынгы Бһинвар кальгасы 1665 елда Самбатта Равал Бһим Сингһ тарафыннан төзелгән булган, моны капкасында Бабри хәрефләрендә түбәндәге язма исбатлый "Самабат 1665 Асуҗ Вади 2, Маһараҗ Равал Шри Бһим Сингһ Җи Маһараҗ". Кальга Ханпур Тэһсил даирәсенең Чолистан даирәсендә урнашкан. Ул Багһла кальгасыннан 46 километр көньяк көнчыгышта урнашкан булган. Кальга искергән хәлдә.

Мау Мубарак Кальгасы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Тарих-э-Мурад буенча кальга Мау Мубаракта Радж Һанс Карар тарафыннан әнисе өчен резиденция буларак төзелгән булган, шулай Мау исеме асаба телдә әнигә карый. Кальга 1525 елда Шаһ Аргһун тарафыннан алынган булган. Ул Радж Саһаси 11-нең алты кальгасының берсе булган. Аның 20 бастионы һәм манаралары булган. Туфрак өемнәре әйләнәдә якынча 549 метр булган һәм стеналар көчле һәм калын итеп төзелгән булган. Биредә изге Шәех Хәкимнең изге урыны зур әһәмияткә ия.

Паттан Минара[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Паттан Минара хәрабәләре Рәхим Яр Хан шәһәреннән якынча көнчыгыш көньякта якынча 8 километр арада урнашкан. Ул төрлечә Маурья периоды калдыклары дип тасвирланган булган, ул безнең эрага кадәр 250 елда Буддачылык монастырен төзегән. Якында шулай ук минар, кальга (форт) калдыклары, мәчет һәм кайбер туннельләрне күреп була. Якынча 110 ел элек, элеккеге Баһавалпур штатыныд сәяси агенты бу туннельләрне казуны башлаган, әмма теге яки бу сәбәпләр аркасында казуны туктаткан. Полковник Той буенча ул безнең эраның 10 елында Һинду дәүләтенең башкаласы булган. 18-енче гасырның уртасында Даупаута юлбашчысы Фазал Элаһи Хан Халани аны җимергән һәм аның материалларын Бһагла һәм Дингарһ кальгалары төзелешендә кулланган.

Мианвали[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Кафир Кот хәрабәләре, Марида хәрабәләр, Рохри калдыклары, архитектура объектлары һәм Сиркапп кальгасының калдык-хәрабәләре.

Синдһ[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

52 гөмбәз белән Гори Гыйбадәтханәсе, Нагарпаркар

(Синдһ провинциясендә шулай ук Җәйничелек Ступасы урнашкан.)

Хайбер-Пахтунхва[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Балочистан[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Саклау[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

2017 елның декабрендә, Пакистанның баш судьясы Миан Сакиб Нисар Чаквалда Катас Радж Гыйбадәтханәсе буенча эшне тыңлаганда шулай дип ассызыклаган, "Бу гыйбадәтханә Һинду җәмәгате өчен мәдәни әһәмият урыны гына түгел, әмма шулай ук безнең милли мирас өлеше. Без аны якларга тиеш."[6] Эшне тыңлау дәвамында судьялар эскәмиясе гыйбадәтханәдән потларны алып кую белән риза булмауларын белдерделәр һәм гыйбадәтханәләрдә Шири Рам һәм Хануман сыннары нишләп булмаганны белергә таләп иткәннәр. [7]

Шулай ук карарга мөмкин[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Archived copy.
  2. TEPA to remodel roads leading to Jain Mandir Chowk
  3. Ghauri, Aamir. Demolishing history in Pakistan, BBC News (5 December 2002).
  4. Wikimapia
  5. LIST OF JAIN TEMPLES IN PAKISTAN 2007 елның 27 сентябрь көнендә архивланган.
  6. Katas Raj case: 'Will halt water supply to cement factories if necessary,' says CJP (23 November 2017). 12 декабрь 2017 тикшерелде.
  7. SC bars lower courts from hearing cases on Katas Raj temple (12 December 2017). 12 декабрь 2017 тикшерелде.

Тышкы сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]