Пешмәргә

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Пешмәргә latin yazuında])
Пешмәргә

көрдчә پێشمەرگە
Төр

кораллы көчләр

Нигезләнгән

1890 еллардан

Көчләр саны

150 000—200 000

Ил

Гыйрак Көрдстаны

Максат

Көрдстанның бәйсезлеге

Җитәкче

Мәсгуть Барзани

Үрнәк: КарауБәхәсҮзгәртү

Пешмәргә (көрдчә Pêşmerge - پێشمەرگە — , pêş - «алды» + merg - «үлем» + e - «булу», ягъни - «үлем алдыннан булган») — Гыйрак Көрдстанындагы көрдләр кораллы көчләре. Тарихи Көрдстан җирләре өчен көрәш итә.

Пешмәргә гаскәриләре Т-55 танкында, Кәркүк, Гыйрак, 2014

Оешма[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Пешмәргә оешмасының формаль җитәкчесе Гыйрак Көрдстанының президенты, ләкин Пешмәргә көчләре бик бүленгән һәм аерым төркемнәре Көрдстан Демократик фиркасе һәм Көрдстан Ватанпәрвәр Берлеге тарафыннан җитәкләнәләр, формаль рәвештә алар Көрдстан төбәге хөкүмәтенә буйсыналар.

Канун буенча Гыйрак гаскәренә Гыйрак Көрдстанына керү тыелган, шуңа күрә Пешмәргә Көрдләр Төбәгендә иминлек өчен җаваплы була.

2003 елда Гыйрак сугышы дәвамында Пешмәргә АКШ ягында Сәддам Хөсәен көчләренә каршы сугышта мөһим роль уйнаган. Әл-Кагыйдә террор оешмасына каршы сугышта катнаша.

2014 елдан Пешмәргә ИГИЛга каршы актив сугыша, Сүрия ватандашлар сугышында катнаша.

Тарих[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1890 елларда көрдләр бәйсезлеге өчен хәрәкәте барлыкка килгәннән соң, Пешмәргә оеша.

1920 елларда Госманлы империясе таркалганнан соң, Пешмәргә хәрәкәте зур үсеш ала.

Көрд язучысы һәм шагыйрь Ибраһим Әхмәд Пешмәргә атамасын уйлап таба.

1961-1975 елларда даими гаскәргә әйләнә.

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]